|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2014 Язмыш
Төрмәдән ачык хатВатан алдындагы бурычымны үтәргә 10 ай вакыт калып бара. Тик бер төн шул 10 ай вакытны 10 елга үзгәртте дә куйды... Ничек шулай булды соң бу? Теге вакытта шайтан мине нигә җинаять кылырга мәҗбүр итте? Бу сорауларга башымда җавап табарга күпме тырышам. Ул вакытта килеп чыккан хәлне аңлата алмыйм, әйтерсең минем уйларым белән читтән кемдер идарә итте. Төрмәгә эләгеп, берникадәр вакыт узгач, ул төнне килеп туган проблеманың башка чишелеше булганлыгын аңладым мин. Тик бик соң иде инде... Хөкем чыгарылган: 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә. Бу сүзләрне ишеткәч, моның нәрсә икәнен ахырга кадәр аңламадым да. Бик тиз үтеп китәр кебек тоелды. Тик арттан тимер ишек ябылуга ирегемнән мәхрүм ителеп, аяз күкне һәм кояшны рәшәткә аша гына күреп үткәрәчәгемне аңладым. Беренче көннәрдә, мин мондый шартларда бу кадәр вакыт түзә алмам кебек тоелды. Бу системада физик түгел, ә әхлакый яктан сынуымнан курыктым мин. Биредә психологик яктан бик авыр, тирә-юньнән дә һәрвакыт басым. Төрмәнең үз кануннары һәм алар иректәге тормыштан күпкә аерыла. Үзеңнең көчсезлегеңне күрсәтсәң, синең өстән идарә итәргә әзер тоткыннар бик күп монда. Тик шулар арасында аңлаучан, ярдәм кулы сузарга әзерләре дә бар. Төрмәдәге кебек бердәмлекне минем иректә күргәнем юк иде. Хөкем ителүемнең беренче елларында мин бер карт белән таныштым. Ул вакытка бу карт инде 6 тапкыр ирегеннән мәхрүм ителеп, барлыгы 30 ел төрмәдә утырган иде. Ул миңа: “Бүре кануннары буенча яшәргә өйрәнсәң, көтү (өер) сине беркайчан ташламас. Төрмә күп нәрсәләргә өйрәтә”, - диде. Һәм бу, чыннан да, шулай. Тоткынлык башкача уйларга, фикерләргә өйрәтә. Бар яклап сынап карый. Мин монда кергәндә, 20 яшен тутырмаган егет идем. Биредә үстем дияргә була, тормышка карашым үзгәрде.
Иректә дә тормыш үзгәргәндер инде. Яраклашыр өчен күпме вакыт кирәк булыр икән? Яңадан яшәргә өйрәнәсе бар. Бүгенге көндә күңелемдә бары тик бер теләк - яшәү теләге. Мин моны нинди сүзләр белән аңлатып бирергә белмим. Менә шул теләк минем барлык эчке дөньямны биләп, көч биреп тора. “Күпме калды әле?” - дип сораучыларга: “1 ай”, - дип җавап биргәндә үзем дә ышанмыйм. 10 ел вакыт узар кебек тоелмаган иде. Шушы еллар эчендә Аллаһы Тәгаләдән әти-әниемнең исән булуын һәм минем кайтуымны көтүләрен сорадым. Һәр ата-ана үз сабыен нинди генә кыенлыклар килсә дә якларга, аңларга тырыша. Җавапсыз сораулар күп калса да, әти-әни моңа “күзен йомарга” тырыша. Минекеләр дә шундый! Тик мин аларны 1 дистә ел ут эчендә диярлек яшәттем. Алар өчен бала һәрвакыт бала булып кала. Тик моны без бик соң - әти-әниләргә якты дөньяны бүләк иткәннәре, назлары өчен рәхмәтләр җиткерергә аз гына вакыт калып барганда гына аңлыйбыз. Вакыт аккан саен, алар да картая бит...
Мин кылган җинаятем өчен бик үкенәм. Тик терсәкне тешләп булмый. Яшьлек рәшәткә артында узган. Ә тормыш дәвам итә. Кылган хаталардан сабак алып, алга таба яшисе бар. Заман белән бергә атларга өйрәнәсе бар, Алла боерса!
Барыгызны да һәр адымны уйлап ясарга киңәш итәм. Яшьлектәге юләрлек тормышка тап төшермәсен иде. Ирекнең кадерен белегез.
Исемем редакция өчен генә.
|
Иң күп укылган
|