поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
17.10.2014 Шоу-бизнес

Диләрә Ваһапова: «Федераль каналда татарча җырлау – үзе бер җиңү» (ИНТЕРВЬЮ)

Узган атнада Диләрә Ваһапова, «Голос» проектында татарча җыр башкарып, жюрине генә түгел, бар тамашачыны шаккатырды. 29 яшьлек кыз, федераль каналда татарча җырлауны үзе бер җиңү, дип белдерде.

– Бүген Диләрә гастроль мәшәкате белән кайный. Без шалтыратканда, аларның «Мураками» төркеме Төмән өлкәсеннән Курганга юл тота иде.

– Диләрә, «Голос» проектында ярымфиналга үтүең белән котлыйм. Гастрольләр белән бәйгене ничек берләштермәкче буласың?


– «Голос» – телевизион проект, күп әйбер яздырып төшерелә. Алга таба күз күрер инде. Әле аның турында уйлаган юк. Минем директорым да хәлгә керә белә торган кеше.

– Ни өчен чыгыш ясар өчен нәкъ менә «Солдат» җырын сайладың? Җырның татарча тәрҗемәсенең авторлары кем?


– Бу җырны кайчандыр дустым Йолдыз Федорченко апам Карина белән «Йолдызлык» фестивалендә чыгыш ясар өчен махсус тәрҗемә иткән иде. Аннан соң бик күп вакыт үтте. Текст та онытылган. Татар телендә дөрес җырларга шулай ук иптәш кызым Алия Насыйрова ярдәм итте. Ләкин җырлавымда башкорт акценты сизелде. Минем әби башкорт, шуңа да сөйләмем татарларга хас булмаган каты (бас) тавыш белән чыга.

– Проектта кайсы жюри әгъзасы төркеменә керергә теләгән идең?


– Пелагея яки Леонид Агутин төркемендә үземне сынап карыйсым килде. Пелагеяның иҗаты якын миңа. Ләкин мине Дима сайлады, аның өчен дә чиксез шатмын.

– Алга таба да проектта синең татарча җырлавыңны ишетербезме?


– «Пятница» төркеменең җырын тәрҗемә итеп сәхнәгә чыгу да минем тарафтан үзе бер җиңү, шул ук вакытта чиктән тыш «оятсызлык» та иде. Миңа кадәр «сукыр» тыңлауларда татарча җырлаучы булмады. Алга таба урысча яки инглизчә җыр башкарырбыз дип уйлыйм.

– Без, казанлылар, никтер сине гел гитара белән истә калдырган. Проектта да син үзеңә яхшы аккомпонировать иттең. Гитара белән ничә яшьтә «дуслаштың»?

– 12 яшемдә «Носки» дигән беренче җырымны яздым. Аны Андрей Малаховның «Большая стирка» программасында да башкарырга туры килде. Шуннан бирле гитарадан аерылган юк инде. Мин кечерәк, әле уен коралларында уйный алмаган вакытымда да, апам Каринаны, бишәр тапкыр гитарада уйнап, бишек җырларын җырлатып тилмерткәнмен.

– Сине «Сәләт» лагере «сәлкешләре» дә яратып искә ала. Ә синең үзең өчен бу лагерь нинди хатирәләр саклый?


– Мин «Сәләт»не бик яратам. Кызым бераз үскәч, аны да телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклаучы шушы лагерьга бирәчәкмен. Ел саен фестиваль була торган Биләр шәһәре дә мәңге күңелемдә бер якты хатирә булып истә калыр. Минем өчен «Сәләт» ул – искиткеч мохит, иң яхшы балалар һәм шул балаларны туплап, сәләтле шәхесләр тәрбияли торган җиргә нигез салучы Җәүдәт абый Сөләйманов.

– Синеңчә, күп җирдә татарның кем икәнен дә белмәгән заманда, яшь буында мили үзаң тәрбияләү кирәкме?

– Мин үз халкымның бер генә традицияләрен дә калдырмаска тырышам. Татар тамырларын саклап калу безнең киләчәк өчен бик мөһим.

– Син җырчы гына түгел, шагыйрә дә бит әле. Иҗат итәр өчен илһам чыганагын каян аласың?


– Минем өчен илһам чыганагы ул – мәхәббәт. Тормышка, дөньяга, әйләнә-тирәмдәге кешеләргә мәхәббәт. Мин иҗат белән шөгыльләнүче бөтен хатын-кызлар кебек хаоска бирелүчән, беркатлы кеше, шуңа шигырьләрем дә бераз сәеррәк. 


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»