поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
16.10.2014 Шоу-бизнес

Мөнир Рахмаев гафу үтенә (ЭКСКЛЮЗИВ)

Нәкъ өч атна элек Intertat.ru җырчы Мөнир Рахмаев белән шау-шу куптарган әңгәмәсен бастырып чыгарды. Ул язмада җырчы тормыш юлдашы Әдилә белән аерылышулары, аралары суынуның сәбәпләре хакында бәян итте. Мөнир 8 ай буе журналистлардан яшереп килгән серен Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләгән иде.

Һәркемнең дә тормышында үкенечле гамәлләре буладыр инде. Халык мәкалендә әйтелгәндәй, хатадан беркем дә хали түгел. Мөнир үзе дә, кызып китеп, ахырын уйлап бетермичә ачылып китүен әйтә. Ә журналист каләме эләктереп алган сүзләр дөньяның астын өскә китерергә сәләтле. Бу очракта да Мөнир үзе дә теләмәстән "капкынга эләккән" булып чыкты.  Хәзер бар сөйләгән сүзләре өчен үкенә... Бик зур хата ясаганына тәмам төшенеп, барлык кешедән гафу үтеүен белдерде.

- Әдиләнең үзеннән, әтисе Айдардан, әнисе Эльмирадан, аларның якыннарыннан, барлык укучылардан, тамашачыларымнан гафу үтенәм... Кызып китеп, ачулык белән сөйләгәннәрем өчен бик үкенәм... Әдилә белән без гел сүзгә килеп яшәдек... Ләкин мин болар хакында сөйләми торып, бераз түзгән булсам, аның белән мөнәсәбәтләребез әйбәтләнгән дә булыр иде. Кызып китүем халык алдында нинди резонанс уятты?! Барысы да мине пиар өчен эшли дип уйлады... Әдиләне бик нык яратканымны хәзер генә аңладым. Аңардан башка яши алмаячакмын. Кешене югалткач кына, аны ничек яратуыңны, аңардан башка яши алмавыңны аңлыйсың икән. Аны ничек тә булса кире кайтарырга телим. Без бу тормышта барыбыз да хата эшлибез. Әдилә белән без бик күп нәрсәләр аша үттек. Ялгышуым аркасында, аны югалтасым килми, - диде Мөнир Рахмаев.
 
 
Бүгенгәчә Әдилә Мөнир белән аралашмый... Хәтта интрига тудырган әңгәмә турында белүгә, Мөнирнең Интернет челтәрендәге барлык битләренә “запрет” куйган. Берничек тә элемтәгә чыга алмаслык итеп эшләгән. Кесә телефонын әйтеп тә тормыйбыз. Мөниргә бик нык үпкәләгән.
 
Мөнир көннәр буе бары шулар хакында гына уйлый. Әдиләнең аны кичерә алу-алмавына бик борчылган чаклары... Хатасы өчен гафу үтенеп, 10 октябрь көнне Әдиләнең туган көненә сюрприз да ясаган булган. Танышлары аша Әдиләнең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган сәгатьләрен белешеп, анда ул аниматор кыз җибәргән. Хәзер шулай котлау модага кереп китте бит. Махсус аниматор әйткән кеше янына килеп, заказ биргән кешенең теләкләрен, бүләкләрен җиткереп китә. Әлбәттә, болар барысы да түләүле хезмәт. Менә Мөнир дә шулай эшләргә булган. Аниматор кыз Әдиләгә Мөнирдән чәчәк һәм алтынчы модель i-phone бүләк иткән. Соңгы модель i-phone турында Әдилә күптән хыялланган булган. Аниматорның Әдиләне ничек котлаганын сез түбәндәге видеодан да күрә алырсыз.
 

 
Мөнир тагын бер сюрприз ясарга тора. 17 октябрь көнне узачак Казанның “LUXOR” төнге клубында җырчы Kristina Siның сольный концертына ике билет алган. Әлеге җырчының концертына бару – шулай ук Әдиләнең хыялы. Мөнир гел аның хыялларын тормышка ашырып килүе турында да әйтеп узды. Кайбер сәбәпләр, бер-береңне аңлап бетермәү, барысы да ызгыш-талашка китергән. Мөнир аерылышудан соң, Әдиләне бик нык яратканын аңлап, аны тизрәк үзенә кире әйләнеп кайтуын тели. Моның өчен барлык киртәләрне дә узып чыгарга әзермен, ди җырчы. Шулай ук Әдиләнең әти-әнисенә гафу үтенергә дип, өйләренә барачагын да әйтеп узды. Нәкъ җырдагыча, бер сүз житә кеше жанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга... Без дә Мөнир белән Әдиләнең кавышуын, мәхәббәт учагын яңадан кабынуын телибез.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 16.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»