поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2014 Фаҗига

“Шулай буласы билгеле иде инде“

Дүшәмбе көнне чыккан янгыннан соң исеме генә калган Вьетнам базарының капка төбендә җыелышып торган бер төркем хатын-кыз мине шундый сүзләр белән каршы алды. Хәер, капканың эчке ягына үткәч тә, бу фикерне шактый ишеттем әле мин...

Миллионнан илле сум калды

Дүшәмбе көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә “Вьетнам базарының бер павильоны яна икән“ дигән хәбәр таралды. Шәһәрнең ул почмагында мондый янгыннар еш булып, алар, зурга җибәрмичә генә, тиз арада сүндерелеп торгач, халык бу хәбәргә әллә ни игътибар да бирмәде кебек. Сүндерерләр дә бетәр дип уйлады. Ба­зарның аяк киеме сата торган өлеше генә ут эчендә икән дигән хәбәрне ишеткән эш­мәкәрләр дә бу фаҗиганең зурга китмәсенә ахыргача ышанган. Ләкин көткәннәре чынга ашмый...

“Янгын чыгарга бер сәгать кала гына яңа кайткан товарны бушатып яттык. Эш беткәч, өйгә кайтып кына җитүем булды: “Базар яна!“ – дип шал­тыраттылар. Ничек кире барып җиткәнемне дә сизми калдым“, – дип искә ала ул вакытны эшмәкәр Ля Ту. Эш­мәкәр хатын әле дә шок хә­лендә. “Көне буе аңгыраеп йөрим. Башым эшләми. Нәр­сәдән тотынырга, кая барып бәрелергә белмим. Бер миллион сумлык товарым юкка чыкты бит!“ – дип күз яшьләренә буыла-буыла сөй­ләде ул. Перчатка һәм баш киемнәре саткан Ля Ту биредә Вьетнам базары ачылган көннән бирле сату итә. Шул гомердән бирле инде аның сәүдә ноктасы икенче тапкыр янгын корбанына әверелгән. Моннан биш ел элек Вьетнам базарында чыккан янгын вакытында да аның бөтен товары янып беткән булган. Хәзерге вакытта Ля Туның кулында ун капчык товары бар. Алары да склад янмаганлыктан гына исән калган. “Әлегә аларны “Яңа Ту­ра“да сату итүче бер таны­шымның “точкасы“на илтеп торачакмын. Аннан соң күз күрер инде“, – ди фаҗигадән әле дә булса аңына килмәгән ханым.

Ә менә күптән түгел генә Мәскәүдән күченеп кайтып, Вьетнам базарында әле яңа гына үз сәүдә ноктасын ачып җибәргән Людмила Корчаги­наның хәле тагын да мөшкел­рәк. “Август аенда Мәскәүдән күченеп кайттым. Юньле- рәт­ле эш таба алмагач, үз бизнесымны ачып җибәрергә булдым. Әҗәткә бер миллион сум акча алып эшли генә башлаган идем, эшем бер мизгел­дә юкка да чыкты! Бер миллион сумнан кесәмдә 50 сум акча калды!“ – дип үкси бичара. Ышанмас дип булса кирәк, акча янчыгындагы соңгы 50 сум акчасын да чыгарып күрсәтте ул.

Янгында берьюлы өч сәү­дә ноктасын югалткан эшмә­кәр Фирдәвес Алолов, башкалар белән чагыштырганда, үзен кулга алган. “Ходай бирде – Ходай алды! Берни эш­ләтеп тә булмый. Моннан алты ел элек Татарстанга күче­неп килгәндә, бернәрсәм дә юк иде. Авырлыкларны җи­ңәргә өйрәнгән инде без“, – ди ул. Фирдәвес сәгать һәм каешлар белән сату иткән. Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, янгын аңа ике миллион сумнан артык матди зыян салган.

Бу урын кемгәдер кирәк!

Әлеге базарга катнашы булган һәркем янгын килеп чыгуның бер генә сәбәбен атый. Ул да булса – ут төртү. Мин аралашкан эшмә­кәр, сатучы, сатып алучылар – барысы да бер үк дәлилләрне китерә. Әйтик, янгын нәкъ менә дүшәмбе – Вьетнам базары эшләмәгән көнне килеп чыккан. Янгынның кайчан, ничек башланганын үз күз­ләре белән күргән бер генә шаһитны да табам димә. “Эш вакытында булса, янгын ки­тергән зыян да бу кадәр зур булмас иде“, – ди базардан юл аркылы гына сату итүче Валя ханым.

“Кыска ялганыш дисәң, барлык утлар да сүнгән. Тәмәке төпчегеннән чыккан дисәң, дүшәмбе көнне монда кем йөрсен? Эт белән мәче­ләр тартса гына инде“, – дип киная белән әйтеп куйды балалар киеме белән сату иткән Җәмилә Солтангулова. “Безгә күптән теш кайрыйлар инде. Биш ел элек шундый ук янгын чыккан иде. Дөрес, ул вакытта базарның бер павильоны гына янды. Безне Яңа ел алдыннан ябып та карадылар. Менә тагын янгын чыкты. Бу урын кемгәдер кирәк инде“, – дип фаразлый Җәмилә ханым.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә исә әлегә янгын китереп чыгарырга мөмкин булган ике сәбәпне атыйлар. Шуның берсе – электр челтәрендәге хилафлыклар, икенчесе – ут белән сак эш итмәү.

Безнекеләрне бар дип тә белмиләр!


Дөрестән дә, моннан биш ел чамасы элек Вьетнам базарында янгын чыккан иде инде. Ул вакытта янгын базар­ның бишенче павильонында гына чыгып, аны вакытында туктатып калдылар. Ә быелгы янгын базарның язмышын тамырдан үзгәртте. Моннан берничә көн элек кенә гөрләп эшләгән базар­ның бүген инде каркаслары гына утырып калган. Беренче залның түбәсе ишелеп үк төшкән. Базар каршында исә, эшмә­кәрләрнең ярасына тоз салып, янган чүпрәк-чапрак, калайлар аунап ята. Сатучы һәм эшмә­кәрләр­нең күбесе шок хәлен­дә булса да, араларында аек акыл белән эш итәргә тырышучылар бар. Соңгыла­ры складта калган товарларын ташу белән мәш­гуль.

“Калган товарларны әлегә хуҗаларның өенә ташып торабыз. Яңа сәүдә ноктасы таба калсалар, яңадан шунда ташыячакбыз. Хәер, аларны кабаттан сатып булачагына шик­ләнәм. Төтен исен, җил­лә­теп, киемнәргә эләккән пычракны ничек чистартып бетереп булсын?!” – ди Җә­милә ханым Солтангулова.

Икенче бер эшмәкәр­ләр­ калган товарын таныш-бе­лешләренең сәүдә нокталарына куеп торырга ниятли. Ник дигәндә, яңа сәүдә ноктасын кулга төшерү дә проблемага әверелгән хәзер. Эшмә­кәрләрнең сүзләренә караганда, янәшәдә урнашкан “Бик зур”, “Алтын” базарларында буш сәүдә нокталары бөтенләй калмаган. Дөрес булса, “Адмирал” базарына да эшмә­кәр­ләрдән дилбегә буе чират тезел­гән. “Әрсез­легем генә булышты. Юкса, “Адми­рал”да урын алам ди­мә. Иң беренче чиратта вьетнам, таҗик милләтеннән булганнарга урын бирәләр. Без­не­ке­ләрне бар дип тә белми­ләр”, – дип зарланды эш­мәкәр Резеда Хәбибулли­на. Резеда ха­ным­ның сүзлә­ренә караганда, Вьетнам базарында аренда бәясе кыйм­мәт булса да, сату үз-үзен аклаган. “Ә менә, әй­тик, шул ук “Бик зур”да аренда бәясе күпкә арзанрак булса да, анда барасым килми. Кеше йөрми бит анда, шуңа күрә сату да бармый”, – ди эш­мәкәр.

Яңадан торгызылачак


Кайтыр юлда каршыма Вьетнам базары җитәкчесе Дао Тхи Кой очрады. Шәһәр башкарма комитетына барышы. Анда базардагы янгын уңаеннан чираттан тыш киңәшмә узарга тиеш. “Әлегә минем төп максат – булган сәүдәгәр һәм эшмәкәр­лә­рем­не саклап калу. Шәһәр башкарма комитетыннан аларга вакытлыча сату итү өчен бе­рәр урын сораячакмын. Ә базарны исә яңадан торгызырга җыенам”, – дип белдерде ул. Дөрес, әлегә ба­зарның искесе урынында булачакмы, әллә инде го­мумән, башка урында урнашачакмы икән­леге билгесез. Дао Тхи Кой да янгын ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый.

Җитәкче сүзләренә караганда, сәүдә павильоннары гына түгел, бина үзе ими­ниятләштерелмәгән булган. “Янгыннан 800ләп кеше­ зыян күрде. Гомуми матди зыян күләмен якынча бер миллиард сум диеп әйтә алам”, – дип белдерде ул. 


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ 150 | 15.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»