поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.10.2014 Авыл

Без Януковичтан ким мәллә?

Көз көне умарталыкта бал кортларын күзәткәнегез бармы? Әнә, ике эшче корт үзләреннән хәйран зур гәүдәле соры кортны ике канатыннан эләктереп алганнар да, баскыч башына өстерәп чыгарганнар һәм җиргә ыргытып маташалар. Шул рәвешле эшче кортлар сентябрь ахырына ояда бер генә соры кортны да калдырмыйлар.

Эшче кортлар җәй көне берничә йөзгә җитүче, хәтта аннан да артып китүче соры кортларны көзгә кергәч, бер почмакка кысрыклап, бер атна тирәсе ач тоталар һәм тегеләр хәлсезләнгәч, тышка чыгарып ташлыйлар. Корт гаиләсендә ана кортның бары тик берәү генә булганын беләбез. Эшче кортлар төп көчне тәшкил итә. Соры кортлар – ата кортлар. Әмма аталану өчен аларның меңнән бере генә файдаланыла. Чөнки ана корт үз гомерендә бары тик бер генә мәртәбә аталана. Соры кортлар ояда бернинди хезмәт тә башкармый дип саныйлар. Ә яшәү өчен балны алар эшче кортка караганда биш тапкыр күбрәк ашыйлар – гәүдә зур бит. Шунлыктан кайбер умартачылар, күреп алуга, соры корт күзәнәкләрен пычак белән кисеп ташлыйлар. Галимнәр шундый тәҗрибә ясаганнар. Көчләре тигез булган ике төркем корт гаиләсе алганнар. Беренче төркемдә соры кортларны булдырмыйча, аларның күзәнәкләрен кисеп, юк итеп барганнар. Икенче төркемдәге соры кортларга тимәгәннәр. Нинди нәтиҗәгә ирешкәннәрме? Соры кортлары калмаган гаиләдә бал табышы сизелерлек әз чыккан. Нәтиҗә: берни эшләмичә ашап кына ятсалар да, соры кортларны юк итәргә ярамый. Алар гаиләне эшкә дәртләндереп, эшче кортларга “команда биреп” торалар булса кирәк. Моңарчы гаиләдә “команда бирүче” ролен ана корт башкара дип саналган.

Умарта гаиләсендә эш бүленгән. Яшьрәкләре күзәнәкләрне чистарта, бала карый (личинкаларны ашата). Үсә төшкәннәре корт икмәге (чаршын) хәзерли, нектарны җилләтеп балның дымлылыгын киметә, күзәнәктәге балны берсеннән икенчесенә күчерә, бал өлгергәч аны пичәтләп-ябып куя. Өченчеләре ишек төбендә сакта тора, дошман һәм каракларны кертми. Кесәсенә нектар тутырып, хәлдән таеп, баскыч төбенә килеп төшкән чит корт башын иеп, борынын тактага төртә. Сакчылар андый юлаучыны җитәкләп алып керәләр һәм табышын бушатып, матур итеп озатып җибәрәләр. Разведчик кортлар сәфәрдән кайткач, табышның кайсы урында икәнен нектар яки чәчәк серкәсе җыючыларга хәбәр итәләр: кәрәз өстендә сигезле цифр ясап бииләр. Сигезленең симметрия күчәре – юнәлешне, ә бию тизлеге ераклыкны аңлата. Нектар җыючы кортлар кояшка һәм җирнең магнит кырына карап ориентлаша.

Умарта ризыклары


Умарта кортлары җитештергән продукция табигать байлыгы. Ул мең төрле авырудан дәва. Балның шифалы үзлекләрен санап тормыйм. Шуны гына искәртәм: кайнап суынган бер стакан суга бер бал кашыгы балны эретеп, ач карынга эчү венага глюкоза кадатуга тиң диләр. Халык медицинасында тома балавыз (аны корт җилеме дип тә йөртәләр, урысчасы – прополис) үпкә чирләрен, ашказаны ярасын, бавыр авыруын дәвалауда һәм башка күп төрле максатларда кулланыла. Даруханәләрдә сатыла торган тома балавызның спиртлы төнәтмәсе ун процентлы гына. Һәвәскәр умартачылар мондый төнәтмәне аракыда егерме процентлы итеп, яисә спиртлы катнашма кертмичә (шулай ук егерме процентлы) сары майда ясыйлар. Мондые авызга кабарга да уңайлы, тышкы яраларны дәваларга да кулай. Рам өстендә торып, тома балавызга катып беткән киндерне пар өстендә җылытып, сызлаган урыннарга куялар. Кортлар умартада тома балавыз белән ярыкларны сылыйлар. Умартада ул күп булмый. Аны оядан тулаем кырып алырга киңәш ителми. Төрле авыруларны кертмәү өчен кирәк ул. Кортлар аякларына чорнап чәчәк серкәсе җыялар. Аның өстенә бал коеп корт икмәге ясыйлар. Анысы балалар (личинкалар) үстерү өчен кулланыла. Оста умартачылар үзләренә дәвалану максатында чәчәк серкәсе дә җыялар. Дару сыйфатында чәчәк серкәсе (пыльца), чаршыны (перга) кибетләрдә сатыла.

Шулай да умартачылык продукцияләреннән иң кадерлесе ана сөтедер, мөгаен. Ул ана казаны төбендә, күч аеру чорында табыла. Күп булмый. Шундый сөтне ашап үскәнлектән, корт анасы озак яши. Ана сөте (маточное молоко) кушып ясалган дару төймәләре “апилак” дип атала һәм даруханәләрдә сатыла. Ул нык хәлсезләнгән авыруларны аякка бастыру, гомерне озайту, сабый балаларны ныгыту максатында кулланыла. Корт анасы сөтен гади шартларда озак саклап булмый. Күпчелек умартачылар артык ана казанын күргәндә, аны бәләкәй калакчык белән алып, авызларына кабалар. Күбрәк җыю мөмкинлеге булганда, ана сөтен сыек бал белән болгатып, ягъни консервалап куярга кирәк. Бал белән катнаштырылган ризык тиз генә бозылмый.

Подмор, забур, гомогенат, винивет...

Корт агуы белән дәвалану да бик күптәннән билгеле. Корт агуы кушып ясалган кремнар яки мазьлар куллануны кемдер буыннар сызлаганда отышлы дип саный. Икенчеләргә ул килешми. Тәнне турыдан-туры чактыру ысулын кулланучылар да бар. Аллергия булмаганда, бу эш катлаулы түгел. Умарта каршына утырасың да, махсус эскәк белән кортны тотып аласың. Тәннең врач кушкан урынына куеп, бәләкәй стакан белән каплыйсың. Чакканын көтәргә кирәк. Чактыруны көн саен бергә арттыралар. Үлгән кортлар (подмор) төнәтмәсе белән дәвалану турында каләмдәшебез Фәрит Вафин “Үлгән корт дәвалый” дигән мәкаләсендә (“Т.Я.”, 5 июль) җентекләп язды. Бу ысул XXI гасырда гына кулланыла башлады дип беләм. Соңгы елларда дәвалану өчен умартачылык матдәләренең башка төрләре дә файдаланыла башлады. Шуларның берсе – забур. Бал бакканда без пичәтләнгән кәрәзне кайнар пычак белән уеп алабыз. Менә шул кәрәзне банкага тутырып куялар һәм дәва итеп файдаланалар. Аның составы нигездә балдан һәм балавыздан тора. Өлешчә тома балавыз һәм чәчәк серкәсе дә катнашкан булырга мөмкин. Соңгы елларда умартадан гомогенат җыю тәртибе керде. Бу – соры корт сөте (трутневое молоко). Эшче кортлар май аенда соры кортлар өчен гадәтидән зуррак булган күзәнәкләр үрә. Ана корт бу күзәнәкләргә аталанмаган күкәй сала. Өч көннән күкәйдән личинка чыга. Эшче кортлар әлеге личинкаларны ана сөте, корт икмәге белән туендырып торалар. Янә алты көннән личинка зурая, личинкалы күзәнәкне эшче кортлар пичәтләп куя. Тагын 16 көннән кәрәз капкачын ачып, соры корт чыга. Соры корт сөте алу өчен 24 көнне көтәргә кирәкми. Күкәй салып 9-10 көн үткәч, ягъни, личинка үскән һәм әлегә ачык яки яңа гына пичәтләнгән чорда, кәрәзнең шул өлешен кисеп алалар һәм марляга төреп кысалар. Личинкаларны эскәк белән генә җыйсаң да була. Кысканда алардан ак төстәге сыеклык чыга. Гомогенат менә шул инде. Аны күп итеп җитештергәндә зур күзәнәкле махсус рамнар, кысу өчен махсус кыскычлар кулланыла. Гомогенат составында витаминнар, аминокислоталар, микроэлементлар, ферментлар һәм башка биостимуляторлар бар дип язалар. Интернетта 10 грамм гомогенат 300 сум тора диелгән. Файдалы әлеге сыекчаны өй шартларында балга кушып саклап буладыр дип уйлыйм.

Искергән кәрәзләрне эретеп балавыз алганда пресс астында балавыз чүбе (мерва) кала. Аның бәясе бик түбән. Гадәттә аны ташлыйлар. Берничә ел элек Казан галимнәре шул балавыз чүбеннән кошчылык өчен кыйммәтле биологик актив өстәмә (БАД) ясау технологиясен уйлап таптылар. Аны “Винивет” дип атадылар. Мервадан ясалган әлеге БАД чебиләрне тиз үстерә, тавыкларның күкәй салуларын яхшырта икән. Винивет Питрәчтәге кошчылык комбинатында сынау үткән, лицензия алынган. Кореялылар бу технологияне өйрәнү өчен Казанга килгән. Өй шартларында әлеге балавыз чүбен киптереп, иттарткычтан чыгарып тавык-чебеш азыгына кушып була, минемчә. Чөнки аның составында тома балавыз да, чәчәк серкәсе дә, башка стимуляторлар да бар.

Умарта ятагы


Тагын бер яңалык. Умартачыларның озын гомерле булуы билгеле. Моның сәбәбе системалы рәвештә бал ашаудан гына түгел. Умарта эчендәге һаваны еш сулау организмга бик файдалы. Хәзер мондый һаваны умартачы булмаган кеше дә сулый ала. Моның өчен ике яки өч баш умарта алына, ояларның капкачлары салдырыла һәм оя өсләре тимер челтәр белән каплана. Умарталар өстенә тактадан кеше кереп ятарлык ябык ятак ясап куела. Ятакның аскы өлешендәге тишемнәр оя өстенә тоташтырыла. Шулай умарта һавасы ятакка тулып тора. Корт гаиләләре гадәттәгечә эшли. Ятакка керү ишеге умарталарның арткы ягында булырга тиеш. Ятакка чишенеп кереп яткан кешенең авыз-борыны гына түгел, бөтен гәүдәсе шифалы һава сулый. Аңлашыладыр, ятакка бал кортлары керә алмый, тавышлары гына ишетелеп тора. Мондый умарта ятаклары киләчәктә шифаханәләрдә киң кулланыш табарга мөмкин. Матбугатта: “Җәй көне тәхетеннән чыгып качкан Украина президенты Янукович умарта ятагында сәламәтлеген ныгыта”, – дип яздылар. Без Януковичтан киммени?  


Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»