поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2014 Авыл

Бәрәңгегә бәя айлап түгел, көнләп үзгәрә

Җырларда җырланган бәрәңгегә бәя айлап түгел, көнләп үзгәрә. Бигрәк тә башкалабызда. Әле яңарак кына килограммын 8-10 сумнан сатып алып булса, хәзер инде яхшы бәрәңгене 15 сумнан кимрәккә алсаң, сөенергә генә кала. Дөрес, ярминкә узган көннәрдә бәрәңгене 10 сумнан да сатып алырга була үзе.

Тик су буе чират торып уздырганчы, күпләр бераз кыйм­мәткәрәк булса да, чиратсыз урыннардан алырга тырыша. Шул ук бәрәңгенең ярминкә белән янәшә генә шактый кыйммәтрәк булуы гына кү­ңел­ләргә тия. Арадашчыларга мөмкинлек бир­сәң, бәяләр күз ачып йомганчы өскә таба үр­мәләячәген көт тә тор...

 
Югыйсә быел Россиядә бәрәңгенең тулаем җыемы 6 миллион тоннадан артып кит­кән. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк дигән сүз. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматтан күрен­гәнчә, әле­гә аның 90 проценты җыеп алынган. Димәк, гомуми уңыш тагын да күбрәк булачак.
 
Татарстан хуҗалыкла­рында да бәрәңгене җыеп алу соңгы гектарларда бара. Саклау урыннарына 120 мең тоннадан артык бәрәңге урнаштырылган. Уңыш – төрле ху­җалыкларда төрлечә. “Татмелиоводхоз” предприятиесе җи­тәкчесе Марс Хис­мәтуллин әйтүенчә, республика буенча уртача күр­сәткеч 117 центнер булса, сугарулы мәйданнарда уңыш 3-4 тапкыр күбрәк.
 
Кызганыч, Татарстанның байтак кына районнарында төрле сәбәпәр белән соңгы елларда бәрәңге үстерү мәй­даннары кими. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бүген бәрәңге үстереп ну­жалан­мас­ка тырышалар. Бу хәл дә, бәягә тәэсир итми калмый, бил­геле.
 
Бүген республика районнарында бәрәңге бәяләре ничек?  Районнардагы авыл ху­җалыгы идарәләренә шалтыратып, шуны ачыкларга тырыштык.
 
Әлки – 9-10 сум.
Әгерҗе – 10-12 сум.
Нурлат – 12-13 сум.
Яшел Үзән – 13-15 сум.
Биектау – 10-12 сум.
Ютазы – 13-14 сум.

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»