|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2014 Мәдәният
7 ноябрьдә - Камал театрында төп премьера7 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “сезонның төп премьерасы” – төрек авторы Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” драмасы. Премьера атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуга багышлана. Спетакльне кую өчен Казанга режиссер Максим Кальсин чакырылды. Спектакльдә труппаның әйдәп баручы артистлары катнаша: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Айдар Хафизов, Нәфисә Хәйруллина һ.б. «Минем исемем Кызыл» - тарихи детектив. Биредә вакыйгалар XVI гасырда Төркиянең Госман империясенә кергән вакытында бара. Башваткычтагы сыман, катнашучыларның кыска монологларыннан акырынлап картина җыела - Кара исемле егет ике кешенең үтерүчесен табарга тиеш икәнлеге ачыклана... Спектакль күп тема һәм линияләрдән тукылган чуар төстәге келәмне хәтерләтә. Биредә ни генә юк: мәхәббәт хатлары һәм яшерен запискалар, калын китапларның кечкенә формалары һәм патша китапханәләре, һөнәр һәм сәнгать. Һәм тагын: күп кенә гыйбрәтле хикәяләр, алынма эпизодлар.
|
Иң күп укылган
|