поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.10.2014 Җәмгыять

Җомга көнне дә ял итәр идегезме? (Сораштыру)

Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертеләчәк. Бу атнада мәгълүмат чараларында шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Берәүләр әлеге яңалыкны шатланып кабул итсә, икенче берәүләр исә атнага өч көнлек ялны күпсенде. Headhunter үзәге инде бу уңайдан халык арасында сораштыру уздырырга да өлгергән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 60 процентка якыны БМОның хезмәт шартларын саклау һәм көйләү белән шөгыльләнүче махсус бүлеге тарафыннан кертелгән бу тәкъдимне шатланып кабул иткән.

Эш бирүчеләр арасында исә өч көнлек ялны хуплаучылар саны 20 процентка да тулмый. Россия Хөкүмәте исә бу тәкъдимне хыял дәрәҗәсендә генә калдырып, кире какты. Шулай да, бу тәкъдим тормышка ашкан булса, сез җомга көнне дә ял итәр идегезме? 

Резеда Сәлахова, Кә­рим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
 
– Бу яңалыкны ишеттем, әлбәттә. Табибларның: “Әле­­ге график буенча эшли башласа, халык күпкә сәламәт, озын гомерле булачак”, – дигән сүзләре дә колагыма керде. Ләкин бу график безгә – артистларга кагылмый. Нинди генә законнар чыкса да, без аена – утыз бер, атнасына җиде көн, тәүлегенә егерме дүрт сәгать эшлибез. Атнасына өч көнлек ял бирелә башласа, гадәти график буенча эшләү­челәрнең гомере озы­найганга бик куаныр идем.
 
Данил Сәфәров, жур­­­налист, эшмәкәр:
 
– Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм. Әмма шунысын төгәл беләм: эшнең нәтиҗәсе эштә күп­ме вакыт үткә­рүеңә берничек тә бәйле түгел. Күп кенә дәүләт оешмаларында эш көне озаклап чәй эчүдән башлана, аннары сериал һәм “Пусть говорят” геройларына күчә­ләр, баксаң, инде төшке аш та җиткән икән. Ә кичке биш­тә “проходной” халык бе­лән тыгыла. 16:59да аяклар инде марафончы пози­ция­сен­дә тора. Бу очракта дүрт көн эш­лисеңме, бишме – мөһим түгел. Әлбәттә, эш­нең дә төрлесе бар. Кеше­ләр дә төрле. Бе­рәүләр ялларын түзем­сезлек бе­лән көтеп ала, чөнки суыткычта аларны “стресстан арындыргыч” көтеп тора. Икенчеләр исә ялларда да акча эшләү җаен эзлиләр (һөнәрчелек, тамадалык, мал сую, плитә ябыштыру, машина белән “бомбить итү” һ.б.). Кем­гә ничектер, әмма ми­ңа бу яңа тәртип керсә, берничек тә йогынты ясамаячак. Чөн­ки минем эш ат­нам 7 көннең 24 сәга­теннән тора. Ял исә шу­ның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. 
 
Чулпан Гарипова, “Яңа гасыр” каналының “Хәбәрләр” тапшыруы журналисты: 
 
– Бу тәкъдимгә тискәре карыйм. Россия халкы болай да күп ял итә. Бәй­рәмнәр саны буенча без – иң бәйрәмле ил. Эчеп өйдә ятканчы, халык эшләп йөр­сен. Эшләмәгәне болай да ял итәргә җай таба аның. Эшләгәненә кайчак тиешле ял көне дә тәтеми. Шуңа күрә атнасына ике көнлек ял бик җиткән! Аның урынына әнә отпуск ялы озынлыгын арттырсыннар. Укытучы белән табибтан баш­каларның кай җире ким? 
 
Диләрә Ила­летд­и­но­ва, җырчы:
 
– Гаиләле кешеләр өчен бу яңалык бик уңайлы булыр иде. Әй­тик, гаилә белән каядыр барырга җыенсаң, анда рәхәтләнеп өч көн торып кайтырга мөмкин булачак. Икенче яктан караганда, ялларның күп булуы хез­мәт хакын киметеп, эш сәгатьләрен арттырачак. Халык хәзер болай да кө­ненә сигез сәгать эшләп, өенә арып кайта. Кай­чакларда атнасына биш көн эшләп, шимбә-як­шәмбе ял итүчеләргә кызыгып та куям. Артист халкы һәрчак кеше ял иткән вакытта эшли бит. Бер шәһәрдән икенчесенә йө­реп, бөтен гомеребез юлда үтә. Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәр дә эш белән уза. Ләкин үз эшемне яратуым бу минуслардан өстенрәк.
 
Гөлия Галләмет­ди­нова, тарих укытучысы (Лаеш районы):
 
– Атнаның дүрт кө­нен­дә генә эшләп нинди эш барыр икән?! Бездә бәй­рәмнәр болай да күп. Бәй­рәм ял көненә туры килсә, башка көнгә күче­релә. Болай булгач, бө­тенләй эш­ләмик соң! Эшли алганда эшләп калырга ки­рәк. Яраткан эше­ңә барып кайтудан рәхәтрәк нәрсә юктыр ул. 


Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»