поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
08.10.2014 Җәмгыять

Дөньякүләм танылган баянчы Айдар Гайнуллин метрода уйнаган (ВИДЕО)

Берничә көн элек «Московский комсомолец» гәҗите дөньякүләм танылган баянчы Айдар Гайнуллин белән эксперимент эшләде. Бу чыннан да шаккатмалы хәл! Мәскәү шәһәренең "Улица 1905 года" метро станциясендәге җир асты күчү юлында Айдар Гайнуллин эшкә ашыгып баручы гади халыкка баянда уйнаган.

– Ниһаять, минем тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин үтеп баручы гади халык алдында баянда уйнадым! Әйтеп бетерә алмаслык хисләр кичердем. Һава торышы да салкынчарак иде. Әмма бу миңа комачау итмәде, - диде Айдар Гайнуллин.

Эксперимент өчен "Улица 1905 года" метро станциясендәге җир асты күчү юлын сайлыйлар. Бу урында үтеп баручылар көн саен диярлек олы яшьләрдәге аккордеончыны күреп өйрәнсәләр, берничә көн элек кара эшләпә кигән бөтенләй яшь баянчыга тап булалар. Экспериментта ике нәрсәне тикшереп карыйлар. Беренчесе: "йолдыз"ның шулхәтле җанлы уйнавы мәскәүлеләрнең йөрәген тетрәндерә алу-алмавы, ә икенчесе: югары дәрәҗәдәге уйнаучы белән гади музыка коралларында уйнаучылардан аера алу-алмаулары.

Һава торышы +2 булуына карамастан, Айдарга бу бер дә комачау итми. Чөнки баянчы гади урам музыкантлары кебек "яшәп" карарга хыяллануы турында да әйтеп узды. Бераз бармаклары өшүен дә яшермәде. Бахны дөрес уйный алмамын дип куркуга да калган. Шулай да үзен кулга алган. Айдарның чын профессионаллар сыман уйнавын, ноталарны дөрес алуын, аркасына скрипка футлярын аскан музыкант кыз да абайлап ала. Моңарчы Мәскәү метросында ноталарга дөрес туры китереп уйнаучыны очратканы булмавын да әйтеп киткән кыз. Бик озак һәм игътибар белән Айдарның уйнаганын карап торган. Аннан соң смартфонын алып төшерә башлаган. Баянчы нинди генә классик музыкантларның әсәрләрен башкармаган?! Кеше җыелганнан-җыела барган! Баянчының уйнавын телефоннарына төшергәннәр, ә кайберләре бии дә башлаган.

Моңарчы Айдар Гайнуллинның мондый форматтагы тагын бер кызыклы концерт биргәне булган. Ул җирдән 10000 метр югарылыкта музыкантлар белән Венециядән Мәскәүгә очканда була. Стюардесса Айдар янына килә дә: "Сезне бизнес-класста уйнарга чакыралар", - дип әйтә. Айдар өске киштәдән баянын ала да, алар янына чыга. Ул уйнаганда барысы да ишетсен дип, стюардесса микрофонын тотып тора. Пьяцолланың "Либертанго" сы бөтен салон буенча тарала. Шуннан соң музыкантка поднос китерәләр. "Сезгә бизнес-класстан бер ханым 2000 доллар акча тапшырды", - дигән стюрдесса. Айдар аптырап калмаган: "Хәзер мин сезгә Монтиның" Чардаш "ын уйныйм", - дигән. "Чардаш" ны уйнап бетерүгә, янә поднос килгән. Анда 10000 доллар акча булган.

Айдар Гайннуллиның метро станциясендәге концерты 30 минутка сузылган. Аның уйнавын якынча 1000 кеше күреп китә алган. Барлыгы 2178 сум акча эшләгән. Акчаның күпмедер өлешен метрода утыручы финанс хәле бик үк яхшы булмаган хатынга биреп калдырганнар. 30 минут эчендә баянчы үз гомерендә бер дә кичермәгән хисләрне кичереп, И.С.Бахның органлы токката ре-минорын, Антонио Вивальдиның "Зима", Астор Пьяцолланың "Либертанго" сын, "Queen" ның рок, классик хитларын, әлбәттә инде, татар халык көйләрен уйнаган. Ә баянчы үзе 15000 евролы баянда уйнап, узып баручы гади халыкның күңелен күтәргән.

Әйтергә кирәк, Айдар Гайнуллин инде 7 елдан артык Берлинда үз гаиләсе белән яши. Тормыш иптәше Лена белән 6 яшьлек Алинә исемле кызларын үстерәләр. Лена шулай ук баянда уйный. Музыка мәктәбендә укыта. Айдар үзе чит илдә яшәүне хуп күрә. Берлин халкының чиста һәм тәртипле яшәүләренә соклана. Анда бөтен нәрсәне дә алып була икән. Кредит, ипотека алган очракта да процентлары безнең илдән күпкә түбән. Барлыгы 1,9 процентны тәшкил итә, ди. 

1

2


Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 06.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»