поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.10.2014 Медицина

Канлы кеше талагы тотып ФОТОга төшү - чирме, әллә балалыкмы?

Казан медицина көллиятендә укучы студент Гөлназ Җәләлованың кеше талагы тотып төшкән фотосурәте Instagram челтәрендә пәйда булуга, ул рәсем бәхәс куерта торган темаларның берсенә әйләнде. Кыз ак халат, башлык, битлек кигән, йөзе ап-ачык таныла, ике учына каны саркып торган талак тоткан, үзе елмая.

Рәсем астында сырхау турында мондый мәгълүмат та биргән: “Кызга 16 яшь, сигезенче каттан сикергән, авыр хәлдә. Кабыргасы сынган, башы җәрәхәтләнгән, талагы өзелгән. Ул “шизофреник”, гәүдә авырлыгы – 125 килограмм!” Интернет челтәренә әлеге сурәтне һәм язманы урнаштырганда, 20 яшьлек кыз үз өстенә кара болыт куып китергәнен бөтенләй уйлап карамаган, күрәсең. Сурәт тиз арада социаль челтәрләр буенча таралды һәм китте комментарий яудырулар... Башкортстанда туып үскән Гөлназ, укудан тыш, бер үк вакытта Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә санитар булып та эшләгән. Дөрес, моннан соң инде аны бу дәвалау оешмасына якын да җи­бәр­мәячәкләр. Яхшы укуына карамастан, көллияттән дә куарга мөмкиннәр. Менә берничә көн инде аны көллият җи­тәкчелеге эзли, аның белән психолог­лар сөйләшмәкче, ләкин кызны таба алмыйлар, ул суга төшкән кебек юкка чыккан.

Медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова да аптырашта. Килеп туган күңелсезлекне җитәкчелек болай аңлата: “Кызның психикасында тайпылыш булырга мөмкин яки бу гамәле аша табиблык һөнәренә туры килми торган кешелексезлек сыйфатлары чагыла”. Кыз янәшәсендә бүтән студентлар да булган, һәрхәлдә, аны кемдер фотога төшергән бит инде. Ике учына талак тоткан килеш ул үзен үзе төшерә алмый. Ул минутларда бүтәннәр дә фотога төшкән булуы ихтимал.  Гомумән, бала-чаганың, яшьләрнең нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, ни эшләгән, һәр гамәлен фотога төшереп, Интернетка сала баруы модага әйләнде. Селфи (үз-үзеңне фотога төшерү) өчен компьютер да кирәк­ми, кесә телефоны җитә. Гөлназның да замана шаукымыннан ерак тормаганлыгы күренә. Тик бу юлы “табиблык этикасы” сак­ланырга тиеш иде бит. Комментарий язучыларның да фикере төрле: берәүләр, ул табиб булырга лаек түгел, дип гаепләсә, кемдер, нәрсәгә шаулыйсыз, Интернет мондый сурәтләр белән тулган, диде. “Миндә дә андый фотолар бар, моргта мәетләр арасында да төштем, аның өчен мине кем гаепләр?” – дигән язу калдырган бер студент. Яшьләр үзенчә кабул итсә, өлкәнрәкләр гомердә күзәтелмәгән хәл дип бәяләде.
 
“Кырык ел табиб булып эшләдем. Төрлесен күрдем, андый оч­ракның булганын хәтерләмим. Авыру турында мәгълүматларны читкә чыгару катгый тыела. Акылга сыймаслык очрак бу”, – ди табиб-терапевт Минзаһит Якупов. Аның фикеренчә, ул кыз медицина хезмәтен сайлап дөрес эшләмәгән. “Әлеге гамәлне психик тайпылыш белән аңлату дөрес түгел. Ул кыз әле балалыктан чыгып җитмәгән. Бар нәрсәне Интернетта яктырту үсмерләргә хас. Берзаман, эшкә күмелгәч, бу гадәт үзеннән-үзе бетәчәк. Студент белән яхшылап сөйләш­мичә торып, аны көллияттән куып чыгару да дөрес түгел дип саныйм”, – ди психотерапевт Гомәр Зыятдинов. Психолог Гөлнара Ибраһимованың фикере белән килешүчеләр дә, аны кабул ит­мәүчеләр дә булыр. – Instagramга сурәтләр салып ба­руның бернинди начарлыгын күрмим. Без болай да һәркайсыбыз үз эчебезгә йомылдык, аралашудан биздек. Ә Интернет аша кеше ачыла. Әйе, бу кыз авы­руның әгъзасын куеп, арттырып җи­бәр­гән, ләкин ул аны явыз нияттән, кемгәдер начарлык эшлим әле дип башкармаган.
 
Мин Гөлназны акларга җыенмыйм, ләкин кызганып куйдым, чөнки аңа бөтен дөнья ябырылды. Зинһар, кичерегез, Ходай Тәгалә инде әллә кайчан кичергәндер.Казан медицина көллияте студенты Гөлназның уйлап җиткермәгән адымы бик күпләр өчен сабак булыр төсле. Медицина уку йортларында гына түгел, мәктәпләрдә дә, БДИдан беркавым аерылып торып, тәрбия сәгатьләре үткәреп алсалар да комачауламас. Балама телефон, смартфон алып бирдем дә, шуның белән вәссәлам, эшем бетте, дип уйлаучы әти-әниләр, бу көннәрдә булса да, ул-кызлары белән сөйләшүне кирәк табар. Акны карадан аерырга өйрәтү – аларның да төп эше ләбаса. 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 146 | 08.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»