поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
08.10.2014 Җәмгыять

Ринат Мөхәммәдиев: “Гаиләдә дә шәхес булып калырга кирәк” (ФОТО)

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән аның Казандагы йортында очраштык. Искиткеч гүзәл урын, матурлыгы турында адресы ук сөйли кебек – Ясмин урамы.

“Шушындагы 30 сутый бакчамда 70ләп төрле агач үсә. Монысы төче чия, менә фундык чикләвегеннән авыз итегез, алманың бу сорты искиткеч тәмле...” – дип керә-керешкә бакчасына экскурсия ясарга тотына ул. Аннары шул бакча уртасына куелган түгәрәк өстәл артына утырып, самавырдан чәй эчә-эчә әңгәмәбезне дәвам итәбез.  

“Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк”

“Мәскәүдә 15 көн яшим дә, аннары 10 көнгә Казанга – шушы йортыма кайтып торам. Бу – ял һәм иҗат урыным, әлеге җирне алганыма 17нче ел китте. Мәскәүдә бер генә әсәр дә яза алганым юк, барлык китапларымны Казанда иҗат иттем”, – дип сүз башлый Ринат Мөхәммәдиев. – Киләчәктә бирегә бөтенләйгә күченеп кайту теләге дә бар. Әмма бу процесс һаман киләсе елга дип кала, кичектерелә. Казан сагындыра, тик Мәскәүдәге эшләрне дә ташлап китеп булмый. Яшь чакта да ике арада йөрергә туры килде: Казанда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгәндә, Мәскәүдә парламентта идем...”

Ринат абый гына түгел, кызы Зөләйха да Казанны үлеп ярата икән. Бу юлы да әтисе Казанга кайтып китүгә, икенче көнне үк шалтыратып: “Уку башланмады бит әле, синең яныңда бер атна булса да торып китим”, – дип шалтырата да самолетка утырып кайтып та җитә. “Казандагы бакчабызны яратам, үз йортым белән тору ошый. Ә Мәскәүдә фатирда яшибез, – ди Зөләйха, безнең янга килеп утырып. – Әниемнең эше тыгыз, ул Казанга еш кайта алмый. Ләкин без әтием белән, кайчан карама, монда. Казанда дусларым бар, Азнакай һәм Мамадыш районнарында яшәүче әбиләремә кунакка кайтып киләбез. Казан ял итү өчен әйбәт, бик тыныч шәһәр, атмосферасы шәп. Ләкин Мәскәүдә мөмкинлекләр зуррак, театрлар, күргәзмәләр... Шуңа күрә киләчәктә Мәскәүдә каласым килә”.

“Мин күргәнне башкаларга язмасын”

Чү, Зөләйха белән якыннан танышырга өлгермәдек ич! Хәер, Ринат абыйның “Үз кешеләр” китабы белән танышучылар авторның “фәрештәсен” хәтерлидер. “Киребеткән кыз” хикәясендә вакыйга Таиландның Пхукет утравында бара. Мөхәммәдиевләр ял иткәндә утрауны су баса, бөтен дөньяның асты өскә килә, цунами меңләгән гомерне өзә. Мөхәммәдиевләрне кечкенә кызлары – 7 яшьлек Зөләйха коткара: башта диңгез буенда яшәүдән баш тарта, аннары экскурсиягә бармыйм дип киреләнә һәм иртән әтисен диңгез буена төшмәскә үгетли. Нәтиҗәдә, ир белән хатын киребеткән кызның җаена барырга мәҗбүр була һәм... цунамидан исән-имин котыла. Могҗизамы бу, баланың эчке тоемлаумы? “Интуиция дигән әйбер, безгә ярдәм итеп торучы көчләр бар ул. Аны тыңлый гына белергә кирәк, – ди Ринат абый, әлеге вакыйгаларны искә төшереп. – Цунами булган көнне безне өч төрле үлем сагалап торган. Беренчедән, су буена төшеп, урын алып яткан идем – Зәләйха артыннан кире мендем. Икенчедән, экскурсиягә китәсе көн, акчасы да түләнеп куелган иде. Ул автобус капланды, кешеләре юкка чыкты. Өченчесе – без диңгез ярындагы корпуста яшәргә тиеш идек, ул корпус та юк булды. Зөләйхада һәр кешегә хас булган тоемлау хисе уянгандыр, интуиция үземдә дә бар. Игътибар иткәнегез бардыр, кайбер кеше белән аралашасы килми, күңел тартмый. Ярар инде, хөрмәт итеп килгән бит, дип сөйләшеп утырасың. Башка килгән беренче фикер ахыр чиктә дөрескә чыга”. Әлеге хәлләр турында Зөләйхадан да сораштырабыз. “Юк ла, нидер сизенгәнемне хәтерләмим! Без яшәгән корпуста менә дигән бассейн иде, шунда ятасым килде. Балалык кирелеге генә булгандыр”, – дип елмая ул.  

“Минем хәтле ыгы-зыгы күргән кеше татар әдәбиятында, гомумән, юк, – ди Ринат абый. – Таиландта цунамида, Төркиядә җир тетрәүнең үзәгендә булдым – Бурса шәһәрендә без яшәгән кунакханә җимерелде. Мәскәүдә Ак йортны аттылар, аның эчендә дә мин... Аннары, кайда гына эшләсәм дә, минем тирәдә һәрвакыт тавыш-гауга оештырырга тырыштылар. Түрәләргә ялагайлану, ярый белү сәләте булмаганнандыр анысы”.

“Бала үз юлын үзе сайларга тиеш”

Цунами вакыйгаларыннан соң төгәл 10 ел үтеп киткән. Кечкенә Зөләйха да зур кыз инде – 11нче сыйныфта укый. “Зөләйханың үсеп җиткәнен быел гына аңладым, моңарчы аны гел бәләкәй дип уйлап йөри идем, – ди әтисе. –Кечкенә чакта телевизор яныннан китми иде, соңгы 2-3 ел эчендә кабызып караганы да юк. “Телевизор вакыт калдыру өчен уйлап табылган, хәзер ул бернәрсә дә бирми. Кирәкле мәгълүмат интернетта, китапта бар”, – ди кызым. Дөрес фикер бит. Әле бер көнне үзе миңа кисәтү дә ясады: “Әти, син соңгы арада бер әйбер дә укымыйсың, артта каласың бит”. Үзе бөтен нәрсә белән кызыксына, бик акыллы кыз, “5”легә генә укый. Машина йөртергә дә өйрәнәсе килә, атка да атлана, йөгерергә дә чыга. Мәктәпне тәмамлагач хокукчы булырга хыяллана. Бу фикере белән килешеп бетмәсәм дә, каршы килмим. Чөнки 17 яшькә бала мөстәкыйль кеше булып формалашып бетә, ул үз юлын үзе сайларга тиеш. Әгәр кешенең белеме, көче, нигезе була икән, теләсә кайсы өлкәдә үз урыныңны табарга мөмкин. Ә ата-ана – терәк инде ул”.

“Әтиең әниеңә хуҗалык эшләрендә булышамы?” – дибез Зөләйхага. “Әни белән әби пешергән коймакка караганда, әтинеке тәмлерәк була. Кичә мин кайтуга борчак ашы пешереп куйган, борчагы катырак. “Тере брчак тәмлерәк икән”, – дип мактый-мактый ашадым, – ди кыз. – Үзем камыр ризыклары ашарга тырышмыйм, иттән баш тарту яклы, яшелчәләрнең дә яхшы җирдә үскәнен генә кулланам. Дөрес яшәү рәвеше белән кызыксынам”.

Тәрбия академиясе

“Беренче хатыныгыздан да ике кызыгыз бар, Зөләйха алар белән уртак тел табамы?” – дип кызыксынабыз. “Юк, бик аралашмыйлар, анысы әниләреннән тора, мин кысылмыйм, – ди әти кеше. – Ләкин үземнең бер көнгә дә балалар белән араны өзгәнем юк, кызларым да шушыннан берничә йорт аша гына тора. Олысы Алсу КФУда икътисад фәннәре докторы, чит телләрне яхшы белә. Өч малае бар. Олы оныкка 19 яшь, яхшы теннисчы. Уртанчысына – 12, төпчегенә – 2. Икенче кызым Чулпан Казанда немец иминиятләштерү компаниясен җитәкли. Аның игезәк балалары үсеп килә – кыз белән малай. Балалар барысы да мине якын итә, ярата. Аларны махсус тәрбияләп утыру да булмагандыр, берсенә карата да кырыслык күрсәтергә тырышмадым – шуны гына әйтә алам. Тулысынча әниләре тәрбияләде дисәм дә, артык булмастыр. Ата-аналар җыелышларына йөрмәдем, һәрвакыт 2-3 җирдә эшләдем, эштән бушамадым. Хәзер дә шулай. Үз рәхәтем өчен генә чит җирләргә чыгып китмәдем, ләкин эш вакытында ялын да оештыра белдем. Матур итеп яшәдем! Махсус ял итәргә бары гаилә белән генә бара идек”. Аннары фикер сөреше авылга күчә: “Тәрбия дигәннән, татар авылы – үзе үк тәрбия академиясе иде бит ул,  – ди Ринат абый. – Хәтерлим, бер классташ малайның урамнан тәмәке пыскытып баруын күреп, өеннән бер абый йөгереп чыкты да тәмәкесе белән тегенең иренен пешерде. Сыйныфташым гомергә дә бүтән тартмады. Үзе дә, әти-әнисе дә бу абзыйга рәхмәтле булды. Хәзер шуны берәр кеше башкарса, судларга биреп, башыңны ашап бетерәләр. Ул заманда авылда бәлки бер югары белемле кеше дә булмагандыр, әмма барысы да тәрбияче иде. Менә шушы академия җитми бүген”.

“Балачакны хәтерләмим...”

Мөхәммәдиевләр үзләре дә күпбалалы гаилә була. Алты малай, бер кыз. “Аллаһка шөкер, бертуганнарымның барысы да исән-сау. Һәммәбез югары белемле, бер мин генә иҗат кешесе. Әниебезгә бүген 97 яшь. 1980 елларда Татарстанда берүзем калган идем, бертуганнар барысы да башка төбәкләрдә иде. Аларга ярдәм итәргә тырышып, бөтенесен Татарстанга җыйдым, чакырып кайтардым. Хәзер үзем генә читтә, – ди Ринат Мөхәммәдиев. – Безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Әтинең вәгазь укып утырырга вакыты булмагандыр, әни исә бер көн декретта утырган кеше түгел. Баласын тапкан да икенче көнне үк колхоз эшенә чыккан. Без шушыларны күреп үскән. Мин, гомумән, балачакны хәтерләмим. Җәй буе печән, әз генә вакыт булса җиләккә барабыз, утын әзерлибез... Хәзер хезмәт белән тәрбияләү мөмкин дә түгелдер, берәү дә сабыен көне-төне эшләтә дә алмый. Иң мөһиме – бала ата-ана үрнәге белән тәрбияләнергә тиеш, дип саныйм. Һәр гамәлең, кылган эшең баланың гайрәтен чигерә торган түгел, ә аның алдында хөрмәт уята торган булсын”.

“Өйдә сәясәт турында сөйләшәсезме? Гаиләгез Борис Ельцин белән дуслыгыгыз турында белеп тордымы, китапларыгызны укыдымы?” – дип кызыксынабыз. “Дөресен генә әйткәндә, сирәк дусларым белән гаилә һәм өй дәрәҗәсендә аралашабыз. Эш темасы өйгә үтеп керергә тиеш түгелдер. Кызларым да эшем турында махсус сораштырырга яратмый. Язганнарымны мыштым гына укыйлар, соңыннан аерым сораулар биреп куялар”, – ди ул. Сүзебез ир белән хатын мөнәсәбәтенә күчә: “Бу мәсьәләдә үземне идеаль дип санамыйм, шуңа күрә кешегә акыл өйрәтеп утырасым килми. Минемчә, гаиләдә һәр кеше үзен шәхес итеп тоярга тиеш. Үзеңне чикләп, икенче сортлы кемгәдер хезмәт итеп кенә яшәүне хупламыйм. Буйсынуга корылган гаилә барыбер бәхет китерми. Үзең бәхетле булмасаң, балаң да, тормыш иптәшең дә бәхетле була алмый бит”.

“Сөт калыр, ватан китәр”

“Без барыннан да бигрәк мөселманмы, әллә татармы?” Язучының бу сорауга җавабы кызыклы: “Бер көнне Мәскәүдә зур түгәрәк өстәл артында утырганда бер кеше шушы ук сорауны биргән иде. Мөфтинең беренче ярдәмчеләреннән берсе: “Әлбәттә, иң элек дин”, – дип җавап кайтарды. Мин исә: “Без, беренче чиратта, татар”, – дидем. Мине 7-8 кеше ахмаклыкта гаепләп чыкты. Югыйсә, без татар булып туган, дин соңрак кабул ителгән бит. Христиан булган татарлар да бар. Дәрдмәнд үз вакытында: “Сөт калыр, ватан китәр”, – дип язган. Сөт, димәк, ата-анадан бирелгән тәрбия, гореф-гадәт. Сөт, ягъни милли рух, моң, тел калырга тиеш.

Диндә яшел ут күрсәтеп, аны төрлечә пропагандалап, культураны икенче планда калдырырга тырышу – безнең дәвердә зур ахмаклык, дип саныйм. Казанга кайткач, гарәпләр кебек ак башлыклар киеп, яулыклар ябып йөрүчеләрне күргәч, тетрәнеп китәм. Үземнең дингә мөнәсәбәтем күңелемдә генә. Кеше үз күңелендә Аллаһы Тәгаләнең булуына ышана, ата-баба диненә хөрмәт саклый икән, цивилизацияле кешегә шул җитә. Барлык диннәргә карата да фикерем шундый, һәркайсын хөрмәт итәм. Ә кысалар интеллигенцияле кеше өчен җәмгыятьтә болай да җитәрлек. Әйтик, татар халкының әхлакый кагыйдәләре...”

“Без Мәскәүгә күченеп киткәндә миңа 3 яшь иде, – дип сүзгә кушыла Зөләйха. – Рус мохитендә үсеп, рус мәктәбендә укысам да, өйдә әти-әни белән бары тик татарча аралаштык. Хәзер берәребез гаиләдә ялгыш русчага күчсә, аңа шундук кисәтү ясыйбыз, татарча сөйләшергә кушабыз. Шулай булмый ни, мин бит татар кызы!”

1

2

3


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»