поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.10.2014 Мәгариф

Бүгенге укытучының абруе нинди? (Сораштыру)

Заманында иң үтемле сүз мөгаллимнеке булган. Олысы-кечесе киңәшкә дә, йомышка да аның янына килгән. Укытучы өстенә бихисап җәмәгать эшләре йөкләнүе, һәр өлкәдә мәгълүматлы кеше булуы да үз ролен уйнагандыр. Бүгенге укытучының абруе нинди?

“Җилкәмнән генә җилтерәтә иде”

Римзил ВӘЛИЕВ, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

– Сыйныф җитәкчем – математика укытучысы, фронтовик Муллахмәт Кәримов (Фатих Кәримнең абыйсының улы) иде. Таләпчәнлеге, каты кулы белән тәрбияләде.

Әле дә хәтерлим, үзенә рогаткадан аткан өчен, укытучым җилкәмнән тотып алды да артыма тибеп сыйныфтан чыгарып җибәрде. Башка алай эшләмәдем. Хәзер андый хәлне күз алдыгызга китереп карагыз! Балалар “укытучым сукты” дип телефоннарына төшереп, судка бирәчәк, әти-әниләр хокук даулап йөриячәк. Сугу, тавыш күтәрү – көчсезлек. Болай эшләргә ярамый. Тик укытучы таләп итәргә хаклы. Әмма ул бүген таләпчәнлек күрсәтергә курка, чөнки һәр бала – “кечкенә император”. Гаиләдә күп дигәндә ике бала тәрбияләнә, аны әти-әнисе дә, әби-бабасы да, абый-апалары да Аллаһ урынына күрә. Бала бозыла. Гаиләдә таләпләргә буйсынмаган, берни белән дә куркытылмаган бала мәктәптә дә шул гадәтен куа. Әти-әнисенең барыбер үзен яклаячагын, укытучы гаепле булачагын белеп үсә. Андый буын өчен гаиләнең абруе да, укытучы абруе да кирәк түгел. Алар прагматик. Көч һәм матди факторга табынып, хезмәт куймый гына җиңел акчага омтылып яшәгән балалар үсеп килә. Гаиләдә интеллект түбән, җәмгыятьтә кешене тәрбияләргә тиешле стандартлар юк. Мәктәпкә, җәмгыятьтәге хәлләргә битараф, консерватив, иҗади эшләмәгән, очраклы рәвештә генә бу һөнәрне сайлаучы укытучылар үзләре дә какшата бу абруйны. Белемле, фикерле, табигатьтән бирелгән сәләткә, әхлакый кыйммәтләргә ия чын мөгаллимнәр шәхес буларак барыбер хөрмәтле кеше булып кала.

“Мәктәптә бәхетлеләр генә эшләргә тиеш”

Эльмира ЗАКИРОВА, Алабуганың 10нчы мәктәбе татар теле укытучысы, “Ел укытучысы - 2014” Республика бәйгесе призеры:


– Моннан 10 ел элек булганнар белән чагыштырганда, бүген укытучының абруе күтәрелде. Моны, беренче чиратта, матди хәлнең яхшыруы белән бәйләргә кирәктер. Үз укучыларым арасында да укытучы һөнәрен сайлаучылар байтак. Балалар күрә торып дәрәҗәсез һөнәрне үз итмәс иде.

Мөгаллимнең абруе саклансын өчен укытучы туктаусыз белемен арттырып торырга тиеш. Чөнки замана укытучы алдына зур таләпләр куя. Ул белемле, алдынгы карашлы булсын, бөтен мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерсен, матбугаттан, китаптан аерылмасын һ.б. Икенчедән, укытучыга хөрмәтне бала гаиләдә үк күрергә тиеш. Төп тәрбияне мәктәп бирә дип уйлаучы әти-әниләр ялгыша. Мәктәп гаиләдә сеңдерелгән рухи кыйммәттләрне ныгыта гына.

Өченчедән, укытучыга үз мәктәбендәге коллектив һәм җитәкчесе терәк булырга тиеш. Юк кына сәбәпне күпертеп, шикаять язучы әти-әниләр дә юк түгел. Әгәр бер-береңә теләктәшлек, ярдәмләшү булмаса, яклау булмаса, ялгызыңа гына абруеңны саклавы кыен.

Дүртенчедән, мәктәптә бәхетле укытучы эшләргә тиеш. Үз эшеңнән тәм тапмасаң, бирелеп эшләмәсәң, нәтиҗәсе дә булмый, хөрмәт тә казана алмыйсың. Ә синдәге канәгатьсезлек хисе балаларга күчә.

“Укытучың ни әйтер?!”

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры:


– Дәүләтнең мәктәпләргә йөз белән борылуы, ремонт, җиһазландыруга игътибар артуы, мөгаллимнәр хезмәтен бәяләү җәмгыятьне бизи. Укытучы хезмәтенә мөнәсәбәт элек тә начар түгел иде, ул хезмәт хакы белән генә үлчәнә торган күренеш түгел. Ныклы белемле, үз эшен җиренә җиткереп башкарган укытучы һәрчак хөрмәтле кеше булды.

Баланы кешеләрне яратырга өйрәтергә кирәк. Гаиләдә ялган, имансызлык күреп үсмәсен. “Укытучы апаң нәрсә әйтер, алай ярамас бит”, – дип тәрбияләү начарга илтми.

“Мин мөгаллим яклы!”

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:


– Баланың киләчәген укуына карап кына ачыклап булмый торган заман килде. Яхшы укып та, үзен таба алмаган кешеләр күп. Өстәвенә, игътибарны укудан читкә юнәлтүче факторлар бихисап. Бу шартларда эшләгән укытучыларга сабырлык кына телим. Аларның хезмәтен хөрмәт итәм. Балаларым да шуны күреп үсә. “Укытучыңны тыңла”, – дип гел әйтеп торам, мин мөгаллимнәр яклы. Укытучы белән ата-ана бер сүздә булганда, максатка ирешү җиңелрәк.

“Бераз шүрләргә кирәк”

Камилә ТИМУРШИНА, Казандагы 18нче мәктәпнең 5Б сыйныф укучысы:


– Кырыслыгы, таләпчәнлеге сәбәпле, укытучыга кырын караучы яшьтәшләрем бар. Миңа калса, алар шулай үзләренең ялкаулыгын акламакчы була. Янәсе, укытучы – начар, мин ялкау түгел. Укучы укытучыдан бераз шүрләп торырга тиеш. Минем өчен укытучы – икенче әти-әни, киңәшче, булышчы, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүче, хөрмәткә лаек кеше ул.
 


Рәйхан ФӘҮКАТОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»