поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
29.09.2014 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: “Күп кенә талантлы егетләр продюсерлар кулына эләгеп юкка чыга” (Әңгәмә)

Айдар Фәйзрахмановны күпләр уникаль артист һәм музыкант дип йөртә. Күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый, теләсә нинди музыка уен коралларында уйный, көйләр яза, филармониянең сәнгать җитәкчесе булудан тыш, фольклор ансамблен җитәкли, профессор – студентларны җырларга өйрәтә... Эш бүлмәсендәге чисталык-пөхтәлек, зәвыклык та артистның тырыш, хезмәт сөючән, матурлык һәм тәртип яратучы кеше булуын күрсәтеп тора кебек.

– Айдар абый, сезнең курай, кубыз, тальянда уйнап җырлаганыгызны кечкенәдән хәтерлим. Халкыбызның фольклорына, музыка уен коралларына мәхәббәт кайчан туды?

– Ул чорлар тормышымда әллә кайда калган сыман тоела. Бу этапны матур уздым: эстрада сәхнәсе һәм Опера театрында параллель эшләдем (Айдар абый опера һәм балет театрына 27 ел гомерен багышлый, – авт.). Ул чорда туп¬лаган тәҗрибә хәзерге эшчәнлеккә зур йогынты ясый. Тальян, баян, курай һәм башкаларда уйнап җырлаучы бердәнбер җырчы идем. Аккомпанемент буларак та бик күп язмаларым бар. Шуларның йөзгә якыны радионың Алтын фондында саклана. Опера театрыннан киткәч, 2002 елда миңа оешып кына килүче ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамблен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Ул чагында “Яңа Гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып бара идем инде. Телевидениедә эшләгән 12 ел эчендә бик күп үзешчән музыкантлар, җырчылар белән аралашырга туры килде. Бу да бай тәҗрибә бирде. 
 
– Төркемгә артистларны үзегез җыйдыгызмы?
 
– 12 ел эшләү дәверендә утыздан артык кеше алышынды. Барлыгы 16 артист. Төп таләбем – тәртип саклау. Минем таләпчәнлеккә ияләшергә, куйган тәртип кысаларына сыярга теләмәүчеләр никадәр генә талантлы булсалар да эшли алмады. 
 
– Сезнең куйган тәртип нидән гыйбарәт соң?
 
– Вакытында эшкә килү, хезмәтеңне ярату, хәмер белән дус булмау. Без Россия төбәкләрендә генә түгел, чит ил вәкилләре алдында да чыгыш ясыйбыз. Аларга татар милләтен тәкъдим итү өчен һәр артистның бөтен яктан камил булуы сорала. Чөнки Татарстан, татар халкы турында башкаларда фикер тудырабыз. 
 
– Заманында филармониянең үз эстрада бүлеге булган. Ул әле дә кирәкме?
 
– Замана үзгәрде, хәзер болай да эстрада белән шөгыльләнүчеләр күп. Һәр журналист шул дөньяда кайный, алар инде продюсерга әйләнеп бетте. Мин бит музыкаль белемем белән авыл хуҗалыгына барып тыгылмыйм, анда берәр ширкәтне җитәкләргә җөрьәт итмим. Сәхнәгә чыгып басу белән кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен чамалыйм. Кызганыч, күп кенә талантлы егетләр продюсерлар кулына эләгеп юкка чыга. Моннан гыйбрәт алам, яшьләр әрәм була дип уңайсызланам. Аларны йөз елга бер туа торган җырчы дип зурлыйлар. Болай дип әйтергә ул кешеләргә кем хокук биргән? Бу – оятсызлык, сәнгать өлкәсен хөрмәт итмәү, аңа аяк сөртү. 
 
– Күпләр профессиональ сәнгатьтә акча юк дип зарлана... 
 
– Гомумән, татар эстрадасында зур акча эшләп булмый. Аның тамашачысы кысынкы күләмдә. Дөнья күләмендәге сәнгатьтә фольклор – иң мөһим әйберләрнең берсе. Шушы 12 ел эчендә 40ка якын чит илдә чыгыш ясадык. Кая гына барсак та үзебезгә күрсәтелгән мөнәсәбәт белән горурланам. Шул ук вакытта гарьләнәм дә. Чөнки зур-зур чаралардан кайтып төшәбез, ә монда игътибар итүче дә юк. Кайвакыт журналистларга үзем шалтыратам, телевидениегә барып соранып йөрим. Татар милләтен танытуда фольклор ансамбленең хезмәте зур. Моны эстрада җырчылары эшли алмый, аларның моңа аһәңе җитми. Бер җырчы җырлаганда унбиш кешене аның янында биетеп йөртеп кенә Европа дәрәҗәсенә менеп җитеп булмый. Ул клипларны карагыз! Берсе Төркиядә, икенчесе Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән. Кемгә кирәк бу? Нәфис сүзне бөтенләй көлке кәмит алыштырды. Күбесен карый да алмыйм, залга кереп утырган җиремнән чыгып китәм. Алып баручылар сөйләгән билдән түбән мәзәкләрдән оялам.
 
– Концерт оештыручылар: “Халыкка шул кирәк, юкса билет сатылмый”, диләр. 
 
– Йөз процент уен-көлке биреп, көнгә бер мәртәбә татар халык җырын яңгыратып ерак китә алмаячакбыз. Кемдер чит илгә кияүгә чыга да, берничә елдан без авыз тутырып аны “Австралия татары” дип сөйли башлыйбыз. Марат Бәшәровны татарча җырлату да милләтне алга өндәү түгел, аннан көлү генә. “Эх, сез матур кызлар” дигән җырны язган удмурт композиторын “Татар җыры”нда лауреат иттек. Бу – маразм. Ничек әле премияне “Калинка-малинка”га бирмәделәр? Жюрида утыручыларны себереп түгәргә кирәк, дияр идем. 
 
– Ринат Мөхәммәдиевнең “Тени в сумерках” дигән әсәрендә сезнең исем-фамилия күзгә чалына. Анда республика җитәкчеләре кәеф-сафа корганда чыгыш ясавыгыз турында языла. Әле дә мәҗлесләргә чакыралармы?
 
– Артист кем алдында гына чыгыш ясаса да, эшен җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. 40 елга якын сәхнәдә эшләү дәверендә бер генә мәртәбә дә авызыма хәмер кабып чыкканым булмады. Әле дә чакыралар. Ләкин читкәрәк тайпылырга тырышам, сәхнә яшьләр өчен дип саныйм. Шуның өчен дә хәзер эшли торган өлкәгә киттем. Юкса, тагын 10-15 ел рәхәтләнеп җырлый ала идем. 
 
– Алда 60 яшьлек юбилеегыз көтә. Иҗат итәргә сезне нәрсә илһамландыра?
 
– Үзем язган 25 җырым бар, шуларны туплап җыентык чыгардым. Фольклор ансамбле башкарган җырлар, әсәрләр тупланган ике китабым дөнья күрде. 
 
– Бик тә яратып җырлаган җырыгыз нинди?
 
– “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Мин сине шундый сагындым”, “Ай, җанаш”, халык җырлары... Болардан мин канәгать. 150гә якын язмамның 10-15ен “монысы әйбәт булган”, дип тыңлый алам. 
 
– Машинада барганда нинди көй яки радио куясыз?
 
– Машина тавышын тыңларга яки тынлыкта барырга яратам.
 
– Айдар абый, сезне филармониянең бичурасы, дияргә мөмкин. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр сез эш урынында. Хатыныгыз “бераз өйдә утыр инде”, дип ачуланмыймы?
 
– Мине ачуланырга түгел, сакларга кирәк. Яшь барган саен сәламәтлек үзен сиздерә. Шулай да өйдәге ир-ат эшен үзем башкарам. Авылдагы төп йортны да үзем тотам. Андагы вак-төяк мәшәкатьләрне эшкә санамыйм, яшәү рәвеше итеп кабул итәм. Бакчабызда йөзгә якын, алтмыш төрле агач утырттым. Төп йорт янына кечкенә генә мунчалы өй салдым. Атна саен кайтып йөрибез. 
 
– Балаларыгыз башлы-күзлеме?
 
– Олы кызым Чулпан кияүдә, ул консерватория тәмамлады. Улы Ирханга биш яшь. Кече кызым Айгөл Англиядә укып кайтты, хәзер үзе тел белгечләре әзерли. Анысы әлегә тормышта түгел. Хатыным нәшриятта бүлек башлыгы булып эшли.
 
– Тормышыгызда иң кадерле киңәшне кем бирде?
 
– Әни: “Кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз”, – дисә, колхоз бакчасыннан бер-ике кыяр кыстырып кайтсак, әти: “Каян алдың, шунда илтеп куй”, – дип өйдән куып чыгара иде. Без хезмәт белән тәрбияләндек. 4 сыйныфта укыганда чалгы күтәреп борчак чабарга барганым хәтердә. Хезмәтне яратуым шулай физик эштән башланды.
 
– Айдар абый, еллар узган саен яшәрә барасыз. Моның сере нидә?
 
– Күңелем белән гел яшь калуда. 
 

Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»