поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.09.2014 Матбугат

Ислам Әхмәтҗанов: Китәм, миңа ирек һәм вакыт кирәк

“ТАТМЕДИА” ширкәтенең генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов лаеклы ялга китә. Әлеге карарының сәбәпләре турында ул “Intertat.ru” хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстанда Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановны белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә матбугат өлкәсендә “кайнаучылар” аның белән яхшы таныш. Республика суверенитет алган елларда Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры булып эшләгән, соңрак “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры вазифаларын башкарган Ислам Әхмәтҗанов Татарстан матбугатын алга җибәрүдә озак еллар дәвамында зур эшләр башкарган шәхес.

- 42 ел гомерем журналистикага багышланган. Шушы вакыт эчендә бик күпне күрергә туры килде. Совет елларында журналистларның әйткән һәрбер сүзне хуплап торуларын да, сүз иреге килгәч, шушы ирекнең кайберәүләрнең бугазына сөяк булып кадалганын да яхшы хәтерлим. Сатлык журналистларны да күрергә туры килде... - дип башлады сүзен җитәкче. – Ниятләгән эшләрем шактый. Аларны тормышка ашыру өчен миңа ирек һәм вакыт кирәк. Шуңа күрә әлеге карарны кабул иттем дә инде. Күпмедер дәрәҗәдә язу эше белән дә шөгыльләнергә җыенам, - дип белдерде Ислам Әхмәтҗанов эшеннән китүенең сәбәбе хакында.
 
Җитәкче әлеге эшләрнең нидән гыйбарәт булачагы турында җентекләп сөйләргә теләмәде. Матбугатның бүгенге хәле турында фикерләүгә күчте.
 
- Журналистиканың бүгенге торышына килгәндә исә, сүз иреге булу шатландыра. Тик әлеге иректән белеп һәм сак файдаланырга кирәк. Ник дигәндә, сүз белән кешеләрне берләштереп тә, бәрелештереп тә була... Соңгы вакытта республикада яңа басмалар барлыкка килә башлады. Журналистиканың шушы рәвешле төрлеләнүе шулай ук сөенечле күренеш , – дип сөйләде Ислам әфәнде.
 
Шул ук вакытта ул бүгенге журналистиканың проблемалы якларына да тукталып узды.
 
- Беренчедән, матбугат чараларының тиражлары кими. Икенчедән, кайбер басмаларда гонорар системасы шактый аксый. Каләм ияләре үзләренең хезмәтләре өчен каләм хакы алырга тиеш. Ә безнең кайбер әдәби журналларыбызда, хәтта газетларда да, бу система шактый фәкыйрь дәрәҗәдә дияр идем. Кадрлар мәсьәләсендә дә уйланырга җирлек бар, чөнки бүгенге көндә журналистика хатын-кызлар һөнәренә әйләнеп бара кебек. Тик ничек кенә булмасын, бу мәсьәләләрнең барысының да уңай якка хәл ителәчәгенә ышанам, - дип фикерләре белән уртаклашты Ислам Әхмәтҗанов.
 
Белешмә:
 
ӘХМӘТҖАНОВ Ислам Галиәхмәт улы
 
- 1948 елның15 апрелендә туган.
- «Журналист-политолог» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган.
- Тарих фәннәре кандидаты.
- "II  дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медале, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнгән.
- Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2014 елда Журналистлар берлеге тарафыннан уздырыла торган иң мәртәбәле конкурсларның берсе – “Бәллүр каләм” бәйгесендә Гран-прига лаек булды.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 17.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»