поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
09.09.2014 Шоу-бизнес

Алсу Әбелханова туйга әзерләнә (ФОТО)

Әйе, чынлап та җырчы туйга әзерләнә. Бу көнне ул ак чалбарлы кәчтүмнән булачак. Башында йә ак чәчәкләр, йә фата булыр дип көтелә. Әлегә кайсысы булачагын җырчы хәл итеп бетермәгән. Шулай ук лимузинга заказ бирелгән. Бик шәп фотосессия булырга тора.

Аптырашта калмагыз: Алсу Әбелханова белән аның тормыш юлдашы Радикның бергә гаилә корып яшәүләренә 24 сентябрьдә 10 ел тула. Менә шушы вакыйгага әзерләнүләре икән. Бүгенге көндә алар 3 нче сыйныфта укучы уллары Әмир белән 2 яшьлек уллары Солтанны үстерә. Радик үзе Самара шәһәрендә эшләгәнгә, гаиләгә ике шәһәрдә – Казан белән Самарада яшәргә туры килә.

Җырчы 10 ел элек булып узган кызыл туйларын яратып искә ала. Аның бер сулышта узганын хәтерли. Әле бер ел гына үткән кебек, ди. Туйда иң истә калганы шул булган: туй мәҗлесе ахырында Алсу Әбелханова сәхнәдә җыр башкарган, ә Радик бии-бии аның аякларына барлык чәчәкләрне салып, килгән кунакларны шаккатырган. Радик – иҗат кешесе булмаса да, җырчының зур терәге. Бик җаваплы, гаилә җанлы, балаларын үлеп яратканын әйтеп узды.
 
- Зур булмаган компания белән гәрәбә туебызны билгеләп узу иде исәп. Лимузинга утырып, шәһәр буенча йөреп, соңыннан төнге клубларның берсенә барырга ниятлибез. Шулай ук балалардан башка гына Гарәп Әмирлекләренә барып, ял итеп, вакыйганы билгеләп кайтырга уйлыйбыз. Радикның мине аңлаучы, бик тә гаилә җанлы булуына Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Ул үзе бик күңелле кеше. Бер ягы гына бар: бөтен сүзне көлкегә борып җибәрә. Хәтта мин бик нык ачуланганда да, ул аны көлкегә бора да җибәрә. Көлдергәч, минем тагын да ачуым килә башлый, - ди  җырчы.
 
Иҗатына килгәндә, Алсу Әбелханова соңгы вакытта тамашачылардан башка гына сольный концертының телевизион версиясен төшерткән. Концерт Казанның бер концертлар залында 6 камерага һәм махсус режиссер ярдәмендә төшерелгән. Сольный концертка ул бер ел әзерләнгән. Әлеге программага 12 җыр кергән. Шулай ук популяр булган “Сорама хәлләремне” исемле җыры да бар. Һәрбер җырга аерым номер эшләнелгән. Сәхнә куелышы, шулай ук шоу-балет ярдәмгә килгән. Тиздән тамашачы телевизор экраннардан да күрер дип көтелә.
 
Гәрәбә туйларына Радикның җырчыга нәрсә бүләк итәсе билгеле түгел. Алсу Әбелханованың “Пар алкалар” җырындагыча пар алкамы, әллә башкасымы?.
 
 
1
 
 
2

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 08.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»