поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
06.09.2014 Шоу-бизнес

Рөстәм Закиров: “9 капчык бәрәңгедән 7 капчык уңыш җыйдык” (+КЛИП)

Җиләкле җәй дигәннәре бигрәк тиз уза. Алтын көзгә дә керер вакыт җитте бит. Димәк, халык бәрәңге алырга тотына дигән сүз. Күңелле ул бәрәңге алулары. Аеруча туган авылыңа кайтып бәрәңге алганда. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән тормыш юлдашы Люция Мусинаның гаиләсен генә алыйк. Бигрәк тә Рөстәм әфәнденең үлеп бәрәңге үстергәнен белмәгән кеше юктыр.

 Ел саен ул гаиләсе белән туган ягы Арча районының Урта Пошалым авылына кайтып, 20 сотый җиргә бәрәңге чәчә икән. Бер әңгәмәсендә ул: “Эшмәкәрлек белән шөгыльләнмим. Авылдан үзебез утырткан бәрәңгене сатудан башка”, - дип шаяртып алган иде хәтта.
 
 Бәрәңге утырту канга сеңгән инде. Авыл баласы бит без. Ел саен Урта Пошалымга кайтып бәрәңге утыртабыз. Бүгенге көндә әнием Разыя гына исән. Әтием Раиф вафат инде. Бәрәңгенең бар эшен дә Люция белән авылга кайтып эшлибез. Балалар да булышкалый. Матыйклау эшләрен үзебез, ә утырту-алу эшләренә трактор ярдәмгә килә. Бәрәңге уңышлы чыкканда күңелле, әлбәттә. Бүгенгедәй хәтерлим: 1983 елны 9 капчык бәрәңге утыртып, 7 капчык бәрәңге алган идек. Кызганыч, әлбәттә. Минем бөтен җырларым да, клипларым да авыл темасына багышланган. Авылдан мин берничек тә аерыла алмыйм. “Тәгәрәткән бәрәңге” җырыма төшерелгән клип та авыл темасына. Җырчы, клипмейкер Алмаз Нургалиев җитәкчелегендә төшерелде ул. Сценариесен икәү бергә уйладык. Башкаларны яманлап әйтәсем килми. Авыл баласы булгангадыр инде, мин авылдан, аның тормышыннан ерак китә алмыйм, - дип сөйләде җырчы Рөстәм Закиров.
 
Ел саен бәрәңге алып бетергәннән соң, гаиләсе белән бәрәңге тәгәрәтеп ашыйлар. Гармунда авыл көйләрен сузып, җырлап та алалар. Рөстәм әфәнде бәрәңге кушып пешерелгән ризыкларга да тукталып китте. Алар ягы Арчада күбрәк өчпочмак пешерсәләр, Люция ханымның ягы Лениногорскида табынга бәлеш чыгаралар икән. “Бер үк ингредиентлар, шул ук ит, шул ук бәрәңге дигәндәй. Әмма өчпочмакның - бертөрле, ә бәлешнең тәме бөтенләй икенче  була. Бәлешне бит инде табада булган килеш ачасың да, бер гаилә булып ашыйсың. Ә өчпочмакны һәрбер кеше аерым-аерым тотып ашый. Аерым бер кеше булып кына кала. Ә бәлеш булганда тулаем бер гаилә. Гаилә булганда тәрбияви яктан бәлеш әзерләп табынга чыгаруы күңелле дип саныйм”, - дип шул ягын да әйтеп узды Рөстәм әфәнде.
 
Әйтергә кирәк, быел җырчы Рөстәм Закиров Татарстанның халык артисты исемен алды. Профессиональ сәхнәдә 21 ел иҗат итеп килгән җырчы әлеге шатлыгын уртаклашу нияте белән барлык укытучыларын, якташларын, дусларын, иганәчеләрен, якыннарын ресторанга чакырган булган. Әтиләренең уңышлары өчен 7 нче сыйныфта укучы улы Айрат белән 3 нче сыйныфта укучы кызы Миләүшә дә сөенгән. Люция ханымны әйтеп тә торасы юк. Ул чын мәгънәсендә аның киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә.
 
 
 
 
Җырчы гаилә матур көннәр булып бу атнаның ялларында Урта Пошалымга бәрәңге алырга кайтырга җыенып тора. Әле күптән түгел генә Рөстәм әфәнде бәрәңгенең сабакларын чабып килгән. Бәрәңгене исән-сау алып килгәннән соң, җырчы пар җиң сызганып дуэт концертларына әзерләнмәкче. Быелгы программага, Бөек Җиңүнең 70   еллыгы якынлашу сәбәпле, шул темадагы җырлар кертелгән. Менә шулай икән ул! Тырыш кеше шәһәргә дә, авылга да өлгерә.
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»