поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
05.09.2014 Җәмгыять

100 яшьлек юбилейга открытка табылмаган (ФОТО)

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабызда яши. Соңгы өч айда Татарстанда 22 кеше үзенең 100 яшьлеген бәйрәм итте.

Әлеге кешеләр Арча, Әтнә, Балтач, Тәтеш, Түбән Кама, Мөслим, Зәй, Чүпрәле, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Сарман (һ.б.) районнарында яшәүче әбиләр. Ике бабай да бар – Актанышның Иске Кормаш авылыннан хезмәт ветераны Әнәс Галимов белән Әлмәт шәһәреннән Заһит Нуриев котлаулар кабул итте. Әнәс Галимов турында без сезгә инде язган идек. Бүген исә Әтнә районының Бахтачы авылында гомер кичерүче Хөршидбану Ризванова белән таныштырырга телибез. 5 сентябрьдә ул үзенең 100 яшьлеген бәйрәм итә. Хөсәеновларның дәү әбиләре биредә бердәнбер кызы Люция апа һәм оныклары-оныкчыклары тәрбиясендә яши.

Заманында Бахтачы гөрләп торган авыл булган. Әтнә районы үзәгеннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан авылда инде 10-12 хуҗалык кына сакланган. Авылдагы иң яшь һәм олы кеше дә – Хөсәеновлар гаиләсе әгъзасы.
 
Абзар тулы мал-туар, кош-корт, умарта тоткан хуҗалыкның башлыгы – кырык яшьлек Ирек Хөсәенов. Урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле ул урман хуҗалыгында мастер булып эшли. Гаиләдә бердәнбер малайга әтисе: “Улым йорт нигезендә әрем үстермә”, – дип васыять әйтеп калдырган. Заманында 8 сыйныфтан соң Казанга музыка училищесына керергә киткән гармунчы улын ул, авылга әйләнеп кайтмас дип борчылып, кире мәктәпкә 10 сыйныфка кайтарткан.
 
Саклый Ирек төп йортны, гаилә корып, хәләл җефете Рәмзия белән өч бала үстерәләр. Олы кызлары Энҗе быел КФУга укырга кергән. Икенчесе – Илүзә 4 сыйныфка күчкән, ә уллары Исламга 5 яшь. Ә менә үз төпчегенә авылдан китмәскә киңәш итәр алдыннан, Иреккә җитди уйланырга туры килер, мөгаен. Бүген олы асфальт юлдан Бахтачыга борылып керерлек яхшы юл юк. Яңгыр яуганда басу юлы баткаклыкка әйләнеп, “дөнья” белән элемтәләр өзелә. Мәктәп, кибет, клубы булган күрше авылга – шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган ягы Күлле Кимегә дә басу буйлап 4-5 чакрым барасы. Мондагы халыкның “УАЗ” машинасында олы юлга чыгуы замана байларының яраткан экстрим күңел ачу чарасына – пычракта узышуга охшап кала. Район җитәкчелеге вәгъдәсендә торыр, бахтачылар да һава шартларына карамастан, ниһаять, тигез юлдан атлар дип өметләнәсе килә.
 
– Бахтачыда башлангыч мәктәп ябылгач, район мәгариф идарәсе җитәкчесе тәкъдиме белән авылыбызда өй мәктәбе оештырдык. Авыл балаларына башлангыч белемне мин хәзер үзебезнең өйдә бирәм. Әлеге вакытта кызым Илүзәне укытам, ул башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Күлле Киме урта мәктәбенә йөреп укыячак, һәм шул вакытка 1 сыйныфка инде улым Ислам керәчәк, – дип сөйли башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Рәмзия Хөсәенова.
 
Хөсәеновлар йортында акбур тактасы эленгән һәм укучы партасы куелган мәктәп сыйныфына да, гаиләдәге олысы-кечесенә дә урын җитәрлек: уңайлыклар шәһәр фатирыннан ким түгел.
 
– Әтине хәтерләмим. Ул фин сугышына киткәндә миңа 1,5 яшь булган, – дип сөйли Хөршидбану әбинең кызы Люция апа. – Аннан әтине Бөек Ватан сугышына алганнар. Абыем кечкенә чагында ук мәрхүм булган, шулай итеп әнием Хөршидбануның бердәнбер кызы булып үстем. Әти 1944 елда яу кырында башын салган. Мин кечкенә чакта капка төбенә чыгып әтинең кайтканын көткәнмен. Минем әни яшьли ятим калган. Шуңа күрә кайнана-кайната белән яшәде. Кешедән ким-хур булмаска тырышты, ир-атлар белән беррәттән урман кисте, печән чапты, мал-туар тотты...
 
Берсендә урманда утын кискәндә, Хөршидбану апа өстенә агач төшеп җәрәхәтләгән. Үлем түшәгендә яткан анага күрше хатыннар “Ясин” чыкканда, ул: “Йә Раббым, гомер бирсәң иде, кечкенә баламны ятим итмә, аны кемнәргә калдырып китим”, – дип Ходайга ялварган. “Әни шул авыр хәлендә Ходайга ялварулары аның гомерен саклады дип әйтә”, – ди Люция апа.
 
Бахтачы авылы егете Гаделҗанга кияүгә чыгып, Люция ханым дүрт бала тәрбияли, колхоз эшендә көч түгеп, бүген лаеклы ялда. Кияү Комыргуҗа авылыннан Хөршидбану әбине үзләре янына алып кайтып, дус-тату бер гаилә булып гомер итүләренә дә инде утыз еллар узган. Бу йортта оныклар һәм оныкчыклар йөз яшенә сау-сәламәт килеп җиткән Хөршидбану әби итәгендә – әби мәктәбендә үскән.
 
– Әби олыгайганчы безне гел камыр ризыклары, коймак, өчпочмак, гөбәдия пешереп сыйлый иде, – ди Люция апаның килене Рәмзия ханым. – Мин читтән торып югары белем алганда да балаларны әбиләре карашты. Балаларны итәгенә утыртып тибрәтә-тибрәтә Хөршидбану әбинең әллә ничә күлмәге тишелде.
 
Ул әле дә өйдәгеләрнең хәл-әхвәлен белешеп, исән-сау йөрүләрен теләп тора. Әбинең җылы кочагында милли җыр-көйләүләрне тыңлап үскән оныкчыгы Энҗе үзе дә кечкенәдән шигырьләр яза.
 
– Әни озак еллар йортыбызда “йозак” булды. Без эштә: китәбез-кайтабыз. Әни оныкларын мәктәпкә озатып, каршы алды, хуҗалыкка күз-колак иде. Ишек бикләүне белмәдек, чөнки әни һәрвакыт өйдә. Әле бер елны бөтенебез җыйнаулашып чыршы бәйрәменә барырга җыенгач, ишекне бикләргә йозак тапмадык. Ул кичне күршеләрдән йозак сорарга туры килде, – дип көлеп сөйли Люция апа.
 
Хөршидбану әби бер гасырлык гомер бәйрәмен дүрт оныгы, 10 оныкчыгы һәм оныкчыкларның 4 баласы белән каршы ала. Оныклары кибетләрдән 100 яшьлек юбилейга открытка эзләгән булган, тик андыйлар табылмаган.
 
 
1
 
 
2
Автор һәм гаилә архивы фотолары

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 05.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»