поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.09.2014 Дин

Намаз вакытлары үзгәрде дә, үзгәрмәде дә

Хәер, бик тә үзгәртәсе килүчеләр бар. Ләкин бу – бик күптән килә торган проблема. Бәлки, проблема да түгелдер. Утырып бер сөйләшергә дә, хәл итәргә күптән кирәк иде. Әле һаман сүз дип, сөйләшергә урын калдыралар. Югыйсә бит инде пленумнар да җыеп карадылар. Төпле фикергә килә алмыйлар кебек.

Чөнки моның эчендә мин барыгыздан да күбрәк беләм дигән тәкәбберлек, башкаларны ишет­мәү ята. Намаз вакытлары үз­гәрде диләр дә әйле-шәйле нәр­сәдер көтеп йөргән халыкның башын әйләндерәләр. 22 ел зур тираж белән календарь чыгаручы, намаз вакытларын төзүче буларак, телефоныма бик күп шалтыраталар. Баштарак аңлатырга, үзем­нең нәрсәләргә нигезләнеп вакытны шулай төзүемне сөйләсәм дә, чү, әле болар бит минем календарем турында түгел, Татарстан Диния нәзарәте төзегән намаз вакытлары турында сорыйлар, аларның телефонына шалтыратыгыз, дим. Ә аннан Равил Бикбаевның телефонын бирәләр, мин дә шулай эшлим. “Ватаным Татарстан” журналисты да мөф­тияткә шалтыраткан. Анда бүлек башлыгы Нияз Сабиров, четерек­ле мәсьәләләргә җавап бирү аның вазыйфасына туры килмә­вен әйткән һәм Равил Бикбаевка юллаган.

Үзеннән үзе сорау туа. Кем соң ул Равил Бикбаев? Ул 25 ел хезмәт иткән Россия солдаты кебек, сакалы биленә җиткәнче, 14-15 ел чит илдә укып кайткан шәкерт. Ул хәтта аннан диплом да яклап кайтты. Галим дип аны хәтта милләтебезнең рухи хә­зинәсенә – Милли китапханәнең борынгы кулъязмалар бүлегенә эшкә дә алдылар. Ул андагы календарьларны намаз вакытларын үзгәр­тергә мисал итеп ки­термәкче. Революциягә кадәр 20 төрле календарь чыккан, ди. Безгә дә 30-35 ел элек, остазыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев җитәк­челегендә өйрәнергә, рефератлар, курс эшләре язарга насыйп булды. Аларда исә остазыбыз Каюм бабай Насыйри намаз вакытларына зур игътибар бирми һәм ул аңа кирәкми дә. Шулай булгач, Равил Бикбаевка алар нигез була алмый бит инде. Хәер, ул күтәр­мәгән бит. Фән буенча укыйбызмы дигәнгә кул күтәргәннәр. Әйе, без 20 елдан артык календарь чыгару дәверендә кояш чыгу һәм бату, ай калку һәм бату вакытлары, айның фазалары буенча намаз вакытларын Казан универси­тетының Энгельгардт исемендәге Астрономия обсер­ваториясен­нән алынган мәгъ­лүматлар буенча эш­ләдек. Безгә аны Нәүфәл Ризванов белән Маргарита Кибардина язды. Шул “бата”, “калка”лар бе­лән утыра-утыра Нәүфәл әфәнде үзе дә намаз әһеле булып китте. Аннан соң баш казыебыз Габделхак хәзрәт Саматов, аннан эстафетаны кабул итеп алган Җәлил хәзрәт Фазлыев, киңәшергә сал­лы-саллы хәзрәтләребез бар иде. Без – үзе бер дөнья бәясе кеше булган Шәех Зәбиров һәм мин әнә шундый кешеләр белән эшләдек. Ә бүген Равил хәзрәт ястү намазын Арчада ниндидер ышанычлы кешеләр шәфәкъ кызыллыгын күрүгә дә, бер әбинең шалтыратуына нигезләнмәкче була.
 
Әйе, безнең әби-бабайлар акыллы шул! Әби дә: “Мин гомерем буена ястү намазын ике сәгать аралыгы белән укыдым...” – дигән. Ник ике сәгать кенә? Мин ике, өч, дүрт сәгать аралык белән дә укыйм. Әйе, без 18,0 градуста 67 параллельгә дә туры килмибез. Бездә җәен, кышын шәфәкъ кызыллыгы бетми. Юк, намаз вакытларын үзгәртеп булмый, без гарәпләрчә укый алмыйбыз. Бездә төннәр кыска, көннәр озын. Ә бит аларда көн белән төннең аермасы бер сәгатьтән артмый.
 
Без Кояш буенча намаз укыйбыз, Ай календаре буенча яшибез. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре буенча гыйбадәт кылырга тырышабыз. Ул әйткән (Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ган­һү тапшырган): “Шәүләңнең озын­лыгы гәүдәңә тигез булганда өйлә намазын укы. Шәүләңнең озынлыгы гәүдәңнең озынлыгыннан ике тапкыр озынрак булгач, икенде намазын укы. Кояш баегач, ахшам намазын үтә. Төн­нең өчтән бер өлеше үткәнче ястү намазын укы. Караңгылык беткәнче иртәнге намазны укы”. Әле бит ястүне таң беленгәнче укырга ярый дигән хәдисләр дә бар.
 
Нәрсә үзгәртте соң безнең мөфтият? Әйе, ястүне 15-20-30 минутка соңрак укырга кирәк. Моңа бер кеше дә каршы түгел. Ә ник ел буена сәхәрне бирәләр, ник аның вакыты кояш чыкканчы өч сәгать алдан ашарга? Ул бит елга бер ай була торган гыйбадәт. Ярый, ярый, әнә Нияз хәзрәт Сабиров та: “...безнең мөфти һәм мөфтият бар, без аңа буйсынырга тиеш”, – ди. Әлбәттә, шулай. Кайда соң мөфти кул куйган фәрманыгыз, ник ул һаман юк? Ә инде буйсынмау турында сүз булырга да мөмкин түгел. Буйсынырга кирәк, буйсыну гына түгел, хөрмәт итәргә кирәк. Ләкин әмерләр әмир булмаганнардан гына чыкмасын. Ул чакта тынычлык, бәрәкәт, муллык, иминлек китә, яңгырлар яумый. Әле моңа кадәр бик рәхәт яшәгән идек. Аллаһ Үзе юл күрсәтсә, Үзе сакласа иде. Әнә Равил хәзрәт үзе белән килешмәүче кешеләргә: “Кыямәт көнендә җавап би­рәсегез бар”, – ди.
 
Ул куша дип, өч сәгать алдан сәхәр ашармынмы икән? Әле бит безгә Мәккә вакыты белән ураза тотарга яки кояш баеганчы 3-4 сәгать алдан авыз ачтырырга хыялланучылар да бар. Сораулар бик күп. Баш казый да никтер дәшми, әллә аны ишетмиләр, әллә ишетергә теләмиләрме? Намаз хәлләре турында сорасаң да, мөфтияткә шалтырат, ди. Ә бит астрономияне аннан да яхшырак белгән кеше юк. Фән буенча укый­быз дибез икән, фәнчә, ләкин тәмугта янмаслык итеп укырга кирәктер инде, бере­безнең дә оҗмахка чиратсыз үтәргә юлламасы юк.

Шәехҗан Фәния ХУҖӘХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 128 | 05.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»