поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.09.2014 Мәдәният

Хайдәр Бигичев истәлегенә багышланган концерт булды (ФОТО)

Яңартылган Уразавыл мәдәният йортында 15 августта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, безнең күренекле якташыбыз (Чүмбәли) Хайдәр Бигичевның 65 яшьлеге уңаеннан аның якты истәлегенә багышланган зур концерт булып узды.

Ул икенче бөек якташ (Актук) артистыбыз Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале кысаларында үткәрелде. Аның төп оештыручысы – Рәшит Ваһаповның югалып барган исемен, данын саклап калып, аның кабатланмас иҗатын, абруй дәрәҗәсен яңа үрләргә күтәргән, бөтен дөньяга таныткан авылдашы Рифат Фаттахов иде. Аңа урында бу концертны оештыруда Нижгар татарлары конгрессының, Нижгар татарлары автономиясенең һәм дә җирле хакимиятнең күрсәт- кән ярдәмнәрен дә әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, тагын бер күренекле якташыбыз (Кочко-Пожар), шулай ук Татарстанның халык артисты Рамил абый Курамшин бу концерт кысаларында китабын халыкка тәкъдим итәргә мөмкинлек тудырганы өчен район хакимиятенә һәм мәдәниятенә чиксез рәхмәтле. Шулай ук иҗатына югары бәя биреп аны бүләкләгән Сергач районы хакимиятенә дә ул олы рәхмәтен җиткерүебезне үтенде.

- Нәкъ менә шушы мәдәният йортында минем абыем Рафаил 1971 елда Хайдәр Бигичевка баянда уйный һәм көчле тавышыннан хәйран калып аны Казанга укырга барырга үгетли. Ә үзем Хайдәр белән 1978 елда гына очрашып таныштым, - дип сөйләде үз чыгышында Рамил Сөләйман улы һәм залда утыручыларны китабы белән танышырга чакырды, чөнки анда атаклы баянчының популяр артистларыбыз турында кызыклы хәтер-хатирәләре урын алган.
 
Ә концертны башлар алдыннан Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов сәхнәгә олы кунакларны чакырды. Өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры вазифасын башкаручы Анатолий Мигунов, өлкә Законнар чыгару депутаты Николай Шкилев, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фаттахов, Америка татарлары вәкиле Илдар Агиш, “Татарстан-Т.Новгород” сәүдә йорты директоры Шамил Мансуров, Сергач районының җирле үзидарә башлыгы Евгений Соколов, тантана сәбәпчесенең туганы Наил Бигичев һәм милли район башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдинов килька балыгын бастырмалап һәм мәҗбүриләп төягән сыман тамаша залын тутырып килгән күп санлы халыкны җылы сәламләделәр. “Күренекле якташыбызны шулай олылап искә алу – тарихыбызны барлауда, мәдәниятебез хәзинәсен саклауда, киләчәк буынны милли җанлы итеп тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия”, - диделәр алар. Әлбәттә, бу көнне шактый рәхмәтләр Рифат Әхмәт улына булды. Аны сәхнәдән өлкә Законнар чыгару җыены да, Нижгар татарлары автономиясе дә Рәхмәт хатлары белән бүләк-ләделәр.
 
Аннары чын мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә “тамаша” башланды. Туры мәгънәдә әйткәндә, концерт, чынлап та, искиткеч яхшы иде, татар сәнгатенең нинди булырга тиешлеген күрсәтте ул. Ә менә күчерелмә мәгънәсенә килгәндә, сыкма суга төшеп чыгыш ясаучы артистлар өчен дә, аягүрә торып концерт караучылар өчен дә “тамаша”, ягъни күрмеш башланды. Чөнки залда алма төшәргә урын, чебен очарга һава юк иде. Әле бит шулкадәр халык сүгенә-сүгенә кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. “Ахмаклык инде бу! Нигә икән шундый яхшы көнне, яхшы концертны клубта куярга карар кылынды? Халыкны санга сукмауга тиң нәрсә бит бу”, - дигән сүзләр адым саен ишетелде. Әйе, бу сораулар һәм борчылулар урынлы дип беләм. Чөнки халыкта моңа карата ризасызлык зур иде. Кысанлыкта, эсселектә безгә дә эшләүләре җиңел булмады. Шулай да бер аякта гына булса да, Зөһрә Сәхәбиеваның, Ришат Төхвәтуллинның, Рөстәм Асаевның, Наилә Фатехованың, Халидә Бигичеваның җырлауларын, Рамил Курамшин белән Ринат Вәлиевнең уйнауларын карый алдык, хәтта фотога да төшергәләдек.
 
Концерт тәмамланганнан соң, К.Октябрь райпосы рәисе Назыйм Юсипов Зөһрә Сәхәбиеваны, Чүмбәли авылы башлыгы Рамил Хәсәнов авылдашы Халидә Бигичеваны бүләкләделәр, ә район башлыклары һәрбер артистка чәчәкләр тапшырды, аннары барысы бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.
 
Менә шулай ике бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның рухлары Уразавылда очрашты һәм бу кичтә алар тарафына сөйләнгән якты истәлекләр, яңгыраган җырлар вакытсыз гүр ияләре булган якташларыбызга хәтем-дога булып барсын иде. 
 

1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 

О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»