поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
04.09.2014 Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова тиздән әни булачак (ФОТО)

Яңа гына табадан төшкән яңалыгыбыз бар. Ул да булса җырчы Гөлнара Тимерҗановадан. Тиздән ул кабат әни булачак! Табу вакытына да санаулы көннәр калып бара. Табиблар вакытын сентябрь ахырына куйган.

- Бала алып кайтасымны бүгенге көнгә кадәр әйтми йөргән идем. Күз тиюдән курыктым. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, мин икенче баламны югалткан идем. “Сагыш” исемле җырымны да дөньяга килергә өлгермәгән балама багышлап җырладым. Беркемгә дә бала югалту хәсрәте теләмим. Тагын шундый хәл булмасын дип, үземне бик сакларга тырыштым. Чит илгә ял итәргә дә бармадык. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, хәтта кунакка да йөрмәдем. Соңгы айларымда ирем Ильер белән улым Идел дә (беренче никахтан) үзләре өйдәге ашарга пешерү, идәннәрне юу эшләрен башкардылар. Бүгенге көндә дә миннән эшләтмиләр! Рәхмәт инде аларга! - дип сөйләде җырчы.

Әле Гөлнара Тимерҗанованың икенче мәртәбә кияүгә чыкканын да белеп бетермиләр икән. “Кайчан бәхетеңне очраттың?” - дип үзеннән сораучылар да бар. Икенче ире Ильер белән ул 2011 елның ноябрь аенда Казанның машина тәгәрмәчләре алмаштыра торган бер салонында таныша. Казан егете Ильер аның җырчы икәнлеген дә белми. Телефонын ала. Күп тә үтми, ир егет аңа шалтырата. Беренче шалтыратуда ук: “Минем балам бар. Телефонны куясың килсә, шундук куя аласың”, - дип әйтә аңа җырчы. Ләкин Ильер куярга ашыкмый. Дөресен әйткәндә, бер дә өйләнмәгән Ильер Гөлнараны бер күрүдә үз итә. Бер ел очрашып йөргәннән соң, алар 2012 елның 16 гыйнварында  никахлаша.
 
- Ильер мин башкарган җырларны ишетеп белгән үзе. “Мәхәббәт ялкыны” җырын күп тапкырлар тыңлаганын әйтте. Ләкин кем башкарганын белмәгән (көлә). Баштагы мәлләрдә мин аңа үз дискымны бүләк итәргә булдым. Ул кулына алды да, мине шаярта дип уйлады. Ышанмады. Дискны дустына күрсәтеп сорашкан. “Әйе, мин беләм ул җырчыны. Ничек инде аны белмәскә?!” - дип дусты танып әйткәннән соң гына ирем ышанды, - диде Гөлнара Тимерҗанова.
 
Аңлавыгызча, җырчының ире Ильер бөтенләй иҗаттан читтә. Бүгенге көндә аның төзелеш эшләре буенча үз бизнесы бар. Әйтергә кирәк, Гөлнара белән алар икәү гаилә бизнесларын булдырганнар. Фасад эшләнмәләре белән бәйле. Әлеге эшләрендә Идел дә ярдәм иткәли. Ильер Идел белән беренче күрүдә үк уртак тел таба. Башка ир баласы дип тормый. Җырчы беренче ире Илдар Муллинның улы Иделгә ярдәм итүен дә әйтеп узды. Быел Идел 9 нчы сыйныфта укый. Бокс белән дә шөгыльләнә икән.
 
Гөлнара Тимерҗанованың бер тик торганы юк икән. Быел ул җәй аенда Казандагы Мәскәү филиалының Хезмәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр академиясендә оешма алып баручысы белгечлеген алып чыккан. Беренче югары белемне Казан дәүләт консерваториясендә алганлыгын беләсездер инде. Монысы – икенче югары белем.
 
Җырчы гаиләсе туачак баланы зарыгып көтә. Гөлнараның үзенә: “Нигә сиңа бала? Нигә кабат кияүгә чыгарга иде?” - дип әйтүчеләр дә булган. “Ялгыз яшәү кызыкмы инде? Тормышның бөтен кызыгы -  гаиләле булуда, бала алып кайтуда”, - дип җавап биргән. Җырчының яше 40 ка җитсә дә, туачак нарасыйны исән-сау табып, тагын берне алып кайту икән. Йөклелеге 5 ай тулганнан соң, ул концертларын туктаткан булган. Бүгенгәчә бары үзен, туачак баласын кайгыртып йөри. Кызмы, малаймы икәне сер икән. Әмма җырчы бер әйберне ычкындырды бит әле... Булачак ире Ильер белән танышыр алдыннан ул Канар утрауларында улы Идел белән ял иткән. Менә шунда улы, булачак ире һәм кечкенә бер кыз төшенә кергән...
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 04.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»