поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.09.2014 Җәмгыять

Кабат алай эшләмәс идем... (төрмәдән репортаж)

Рәшәткә артына килеп эләккән кешеләрнең күбесе белән аралашканда, алар әнә шулай дип антлар эчә. Тик хакыйкать еш кына моның киресен раслый. Хәтта иреккә чыгып, берничә көннән үк кабат җинаять юлына басучылар да җитәрлек. Әмма утырып чыгучыларның барысын да бер чыбыктан сөреп, андыйларның бөтенесен дә өметсезләр рәтенә кертү дә дөрес булмас иде.

Олы кешеләр утыра торган колонияләр бер хәл, ә менә балалар утыра, дөресрәге, тәрбия­ләнә торганында бөтенләй башка рух хөкем сөрә. Андагы та­ләпләр – көндәлек тормыш, ашау-эчү, эш белән тәэмин ителү мәсьәләләре түгел, ә нәкъ менә рухи шартлар турында сүз бара. Әнә шунысы ул балаларның киләчәктә нинди кеше буласына тәэсир итә дә инде. Ник дигәндә, алар теләсә нинди йогынтыга тизрәк бирелә. Күптән түгел Казандагы тәрбия коло­ниясендә Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗти­магый советның чираттагы утырышы узды. Анда җинаять юлына баскан балаларның коло­ниядәге тормышын җиңеләй­түдән бигрәк, аларга иреккә чыккач ярдәм итү турында сөйлә­деләр. Тәкъдимнәр төрле – араларында җитдиләре дә, бүгенге хакыйкатьтән ераграклары да бар. Әмма берсе игътибарны аеруча җәлеп итте. Бәлки, коло­ниягә эләккән һәр егетне аерым эшмәкәргә беркетергәдер? Әнә шул шефлык мөнәсәбәтләре аларга иректәге тормышка тиз­рәк ияләшергә, әйтик, эш табарга ярдәм итәр иде. Тәкъдимне хуп­ладылар, дөрес, аның ничек тормышка ашырылачагы билгесез әле. Бу эшкә “Ватаным Татарстан“ да үз өлешен кертергә булды. Редакция журналистлары коло­ниядәге ике егет белән даими рәвештә элемтәдә торачак. Кем белә, бәлки, әнә шул аралашу аларга ярдәм итәр, һич югы, җаваплылыкларын арттырып, ка­бат тимер рәшәткә артына эләк­мәскә булышыр.

Шәһәр төшенчәләре
 
Раилне белмәгән, беренче тапкыр күргән кеше аның турында мәңге сугыш чукмары дип әйтмәс иде. Сөйләшкәндә йомшак кү­ңелле, хәтта ничектер шигъри җанлы авыл малае инде менә. Шулаен-шулай, әмма Раил ко­лониягә ничектер килеп эләк­кән. Татарстанның зур гына бер шә­һәрендә туган ул, аннары әни­сенең тормышы авыраеп китеп, малайны авылга – әбисе белән бабасы янына кайтаралар. Анда да егет игътибарны җәлеп итәр­лек батырлыклар кылмый. Барысы да ул кабат туган шәһәренә килеп эләккәч башлана. Сала кешесе калада яши башлагач, аның тормышында нинди үзгәрешләр булганын барыбыз да чамалый. Ә инде үсмерлек чорындагы балага мондый үзгәрешләрнең нинди зур йогынты ясаганы турында әйтеп тә торасы юк. “Шә­һәрдә бит ”егетлек төшенчәлә­ре”, русча әйткәндә, “пацановские понятия” буенча яшиләр, – дип сөйли Раил. – Башта мәк­тәптән сугышкан өчен кудылар. Шәһәр малайлары мине “грузить” ит­мәк­­челәр иде. Ә мин бит аларча сөйләшә белмим. Шуңа күрә сугышырга туры килде. Авылда барысы да шулай хәл ителә иде чөнки. Кыскасы, мин дә теге төшенчәләр буенча яши башладым. Өйдән иптәшләргә кунарга дип чыгып китәм, ә үзем урамда сугышып йөрим. Әни сизгән, күрәсең. Башта берсенә кул күтәрдек – анысында сигарет кына сораган идек. “Аралашу“ хастаханәдә теге егеткә 17 җөй салу белән төгәлләнде. Аннары икенче егеткә бәйләндек – анысының чәче озын булуы ошамады. Ә ул барысын да диктофонга яздырып барган. Шул килеш узар дип уйладык, качып йөрмәдем. Өченчесеннән соң эләктем менә. Мине тоткарлаган полиция хезмәткәрләренең машина маркасына кадәр хә­тер­лим“.
 
“Бөтенләй төзәлеп булмады“
 
Әнисе кредит ала-ала, Раил кул күтәргән егетләргә акча түлиләр. Үзен исә шартлы рә­вештә 1,5 елга хөкем итәләр. “Ул вакытта җир тишегенә керерлек хәлдә идем. Әллә авылга кайтып китәргәме дип тә уйладым. Тик анда да җиңел түгел. Авылда да ниндидер “понятие”ләр пәйда була башлаган. Андагыларга кызык әле. Әле менә ишеттем: бер авылдашка карата күптән түгел судта карар чыгарганнар, – дип искә ала Раил. – Судтан соң үз­гәрергә тырыштым. Элек аралашкан егетләр белән очрашмый башладым. Эшкә урнаштым. Әни дә авырый башлады. Безгә акча кирәк иде. Чаллыда, аннары Казанда эшләдем. Әнә шулай йөреп, полиция бүлегендә вакытында билгеләнергә соңга калдым. Инде бу юлы судның карары кырыс иде. Мине колониягә озаттылар. Барысын да аңлап бетермәгәнмен, күрәсең. Тагын үтәр дә китәр дип өметләндем. Әмма әни гел кисәтеп торды. Хәзер барысын да аңлыйм да бит... Әле авылда ук намаз укый башлаган идем. Әни минем үзгәргәнемне шәһәргә килгәч үк сизеп алды. Бервакытны гаилә­безнең таныш күрәзәчесенә алып бардылар. Мине күрү белән, барысын да әйтеп салды ул: ачы су эчәсең, авызыңнан төтен чыгарасың, начар кешеләр белән аралашасың, мәчеткә йөрми башлагансың. Төзәлергә кушты. Бөтенләй үк төзәлеп булмады шул“.
 
“Әшәкеләнер өчен эләкмәдем“
 
Раил колониядән тәртипле булып чыгасына ышана. Шуның өчен кагыйдәләрне бозмаска, иң мө­һиме, сәламәтлеге какшаган әни­сен борчымаска тырыша. “Әни­емә әйтеп куйдым: элеккеге дусларның берсе белән дә аралашмаячакмын. Тормышны яңа­дан башлыйсы килә, – ди Раил. – Мин монда тагын да ныграк әшәкеләнер өчен түгел, яхшы якка үзгәрер өчен эләктем. Вакытыннан алда чыгарга рөхсәт бирерләр дип өметләнәм. Хәзер менә эретеп ябыштыру һөнәренә өйрәндем. Үземә дә ошый. Кеше өчен түгел бу шөгылем, чыккач нәрсәдер белергә кирәк бит. Кыек юлга кереп китү авыр түгел. Ә менә төзәлү...“
 
“Нәрсә өчен?!“
 
Раил белән бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Ә менә 18 яшьлек Айдар тиз генә ачылып китә торганнардан түгел. Егет күп нәрсәне сөйләп бетерми кебек тоелды. Хәер, бәлки, ул хөкем ителгән статья да йогынты ясагандыр безнең әңгәмәгә. Айдарны Россия Җинаятьләр кодексындагы 132нче статьяның 4нче өлеше буенча – 14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көч­ләү гамәле кылган өчен утыртканнар. Ә зыян күргән кеше булып алты яшьлек кызчык – егетнең туганнан туган сеңлесе. “Мин үзем дә ни өчен шулай килеп чыкканын аңламыйм. Мине нахакка утырттылар, – ди ул. – Бернинди гаебем дә юк. Әти белән апам арасында нәрсәдер аркасында зур тавыш килеп чыккан иде. Туганнарым әнә шул рәвешле үчне миннән алдылар. Нәрсә өчен?! Хәтта тикшереп тә тормадылар. Судка кадәр гадел карар чыгарасыларына өметләндем әле. Ә мәхкәмәнең икенче утырышында утыртасыларына шигем калмады. Мине өч елга хөкем иттеләр. Бер елы узды инде”.
 
“Фермер буласы килә“
 
Айдар Волгоград шәһәрендә туган. Аннары гаиләләре белән Татарстанның көнчыгышындагы кечкенә генә бер калага күченеп кайтканнар. Үзе әйтүенчә, тормышлары башкаларныкыннан бер ягы белән дә аерылмаган. “Бирегә килеп эләккәнче, техникумда укып йөри идем. Электромонтер һөнәре алу иде теләгем. Буш вакытларда әти белән шабашкага йөрдем. Тизрәк “права“ алып, машиналы булу турында хыялландым. Тагын бер зур хыялым бар әле – фермер хуҗалыгы төзеп, атлар тотасы килә. Монысы турында балачактан бирле хыялланам инде“.
 
“Ахмаклык кылмасыннар“
 
Айдар да вакытыннан алда иреккә чыгасына, “тыныч“ тормышка ияләшә аласына ышана. “Төрмә турында фильмнар караган бар иде. Аермасы бар икән. Фильмнарда куркынычрак. Мон­­­да исә тәртип. Колониягә эләккәч, нык үзгәрдем. Яхшы якка дип уйлыйм. Эшли башладым. Авто­слесарьга укып чыктым, 3нче разрядым бар хәзер. Миңа калса, төрмә кешене тәрбияли ала. Кеше кабат бирегә эләк­мәскә тырыша. Чыккач, җиңел булмаячагын, игътибарлырак булырга кирәклеген дә аңлыйм, – ди Айдар. – Дөньядагы вакыйгаларны күзәтеп барырга тырышам. Украинада сугыш бара әнә, анда хакимият бүлешә алмыйлар. Футболны бик карамыйм, әмма безнекеләрнең Дөнья Чемпионатында оттырганнарын беләм. Бөтен вакыйга белән кызыксынырга да вакыт юк. Әмма яшәп китү җиңел булмаячак. Тормыш тиз үзгәрә бит. Кешеләргә мөнәсәбәтем үз­гәрде. Алга таба игътибарлы булырга туры киләчәк. Яшьтәш­ләремә нәрсә киңәш итимме? Ахмаклык кылмасыннар. Тагын нәрсә әйтим инде? Әти-әнинең кыйммәтен аңлый башладым. Аерылгач кына аңлыйсың икән аны. Ә моннан чыккан көнне ни буласын күз алдына да китерә алмыйм. Ул хакта уйлаган да юк әле. Беренче эш итеп нәрсә эшлимме? Әниемне кочаклармын. Аннары, машинага утырып, өйгә кайтып китәрбез...“
 
Ә калганы егет­ләр­нең үзлә­реннән тора...

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 126 | 29.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»