поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2014 Мәдәният

"Мунча ташы"ннан Рөстәм Хәсәнов: "Ябык булсам да, кушаматым Толстый" (ФОТО)

“Мунча ташы” эстрада театры артисты Рөстәм ХӘСӘНОВны әйтәм әле, сәхнәгә чыгып авыз ачып сөйләргә дә өлгерми, тамашачы инде көлә башлый. Хәрәкәте, күз карашы, үз-үзен тотышы, кыланмышлары белән сүзсез дә көлдерә белә ул. Бик ябык һәм озын булуы — Рөстәмнең төрле образлар тудырганда иң уңышлы “фишка”сы

Театр директоры Гамил Әсхәдулла, якын итеп, Рөстәмгә Толстый дип кушамат та таккан.

— Ябык булу — имиджым, — дип елмая Рөстәм. — Буем — 183 см, авырлыгым — 68 кг. Тамашачы да мине шулай күрергә ияләште.

— Рөстәм, кайда укыдың дисәм, син урманчы икән...
 
— Ниндидер максат белән кермәдем урман хуҗалыгы факультетына. Шулай да, үкенмим. Гомер буе сәхнәдә кеше көлдереп йөреп булмас бит инде. Урманчы һөнәре дә ярап куяр дим.
 
Укуны тәмамлагач, бер ел белгечлек буенча хезмәт куйдым. Үзебезнең район урман хуҗалыгында эшләдем.

— Ни сәбәпле киттең?
 
— Түбән Камага юбилейга дип килгән идем, шуннан кайтмадым инде (көлә). Монда иптәшләр эш тәкъдим итте. Буйдак чак. Озак баш ватып торыш юк. Шулай уйламаганда Татарстан егетенә әйләндем дә куйдым.
 
Түбән Каманы бик яраттым. Шәһәрдә “Мунча ташы” театры эшләп килгәнен белә идем. Аларны эзләп киттем. Репетиция вакытына туры килдем. Ике-өч көн шулай әзерлек процессын карап утырдым. Элек “КВН”нарда катнаша идем, әмма зур сәхнәдә кайнаган кеше түгелмен. Минем дә уйныйсым килә башлады. “Мунча ташы”на бар белгәнемне сөйләп күрсәттем, әби булып уйнап карадым. Ошаттылар кебек. Бик үк нормаль фигуралы булмагач (көлә), ябыклыкны күреп, кызыклы образлар тудырырга ярар бу, дип эшкә алдылар.

— Рөстәм, “Мунча ташы”ннан тыш, башка эш урының юктыр?
 
— Төркемнең яшь артистлары — Әнфис, Илгиз һәм мин соңгы елларда бергәләшеп тамада булып йөри башладык. Туй-юбилейлар алып барабыз. Билгеле, театрдан бушаган арада, эшкә зыян китерми генә.

— Рөстәм, матур җәй айларында зур эшләр башкарып ятасың икән. Йорт төзелеше төгәлләнү алдында түгелме әле?
 
— Хатын да, үзем дә Башкортостаннан булгач, йортны Уфа янында төзергә булдык. Картая-картая барыбер туган якка тартылырбыз. Гомер буе кеше көлдереп йөреп булмас бит инде. Йорт төзелә торсын, дидек. Тик ул төзелеш дигәннәре бигрәк авыр икән (көлә). Башында гына кызык кебек тоелган иде. Башта яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылган программага эләктек. Тик, төзүче компания банкрот булып, йортыбыз салынмый калды. Акчасы да түләнгән иде инде. Хәзер үзебезнең бар булганын, булмаганын кырып-себереп җыеп, ничек тә очына чыгарга дип тырышабыз. Йортның түбәсе ябылып бетә инде. Ә эченә тотынмаган да әле. Ай-һай мәшәкате күп. Ярар, башлаган эш — беткән эш, диләр. Ашыгыр урыныбыз юк. Кайчан да бер төгәлләнер әле. Сайт - каталог индивидуалок: проститутки Сочи Интимный отдых для мужчин
 
 
1
 
 
2
 

3
 
 
4

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»