поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
31.08.2014 Мәгариф

Энгель Фәттахов: Безнең укучылар чит илнекеннән калышмый (ИНТЕРВЬЮ)

Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Яңа уку елы якынлашып килгәндә әлеге һәм башка сораулар буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

– Энгель Нәвапович, якынлашып килүче бәйрәмегез котлы булсын. Әмма бәй­рәмнән соң җитди эш башлана. Яңа уку елында нинди яңалыклар көтелә?

– Мәгариф өлкәсе ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кичереп тора. Бу шулай булырга тиеш дип саныйм. Мәгариф хез­мәт­кәрләренең Сабада узган рес­пуб­лика август киңәш­мә­сендә алдагы уку елына яңа бурычлар куелды. Моңа кадәр мәгариф эшчәнлеген 2015 елга кадәрге “Киләчәк” стратегиясенә ни­гезләнеп оештырдык. Хәзер яңа программа, стратегия булдыру өстендә эшлибез. Моны төзе­гәндә 2020–2030 нчы елларда чыгарылыш укучысына куелган таләпләр дә күздә тотыла.

Хәзерге вакытта районнарда август киңәшмәләре уза, аларда төрле мәсьәләләр күтәрелә. Алга таба эшне шул нәтиҗәләрдән чыгып оештырырга җыенабыз. Узган уку елы математика фәненә багышланган иде. Математиканы белгәннәргә башка фәннәрне өйрәнү дә җиңелрәк. Бу уку елын Физика елы дип игълан итсәк тә, математика буенча да нәтиҗәләр чыгарырга уйлыйбыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз теле буенча белемнәре җитмәү дә борчый. Безнең чит ил компанияләре белән уртак проектларыбыз шактый. Ә аны тормышка ашыру өчен, инглиз телен яхшы белергә кирәк. Балалар бакчаларының күбесендә инглиз теле өйрәтелә, әмма мәктәптә ул икенче сыйныфта гына укытыла башлый. Ике арада өзеклек булмасын өчен, быел инглиз теле дәресләрен 1 нче сыйныфтан ук кертергә булдык. Бездә мәктәпкәчә белем бирү буенча районнарның ничек эшләве турында әлегә мәгълүмат юк. Шуңа күрә алар өчен дә күрсәткечләр билгеләп, рейтинг булдырачакбыз. Сабый­ларның мәктәпкә әзерлеге без­нең өчен бик мөһим. Быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз. Бу исә бакчаларның ничек эшләвен бәяләргә ярдәм итәчәк. Районнардагы мәгариф бүлек­ләре башлыклары белән беренче мәртәбә аерым күрсәткечләр буенча килешү төзедек. Аларның “йомшак” яклары ел дәвамында контрольдә тотылачак. Укытучыларны аттестацияләү буенча да яңалыклар булачак. Быел ул беренче тапкыр кәгазь боткасыннан башка гына, электрон рәвештә уздырылачак. Аны быел 11 мең укытучы үтәчәк.

Республикада быел 814 яшь укытучы эшли башлый

– Быел мәктәпләр дәрес­лек­­ләр белән ни дәрә­җәдә тәэмин ителгән?


– Әлеге мәсьәлә буенча ике ел шөгыльләнәбез инде. Бу яктан проблема юк. Бөтен дәреслекләр дә җитә. Мәктәпләрнең бүген 99 проценты китаплар белән тәэ­мин ителгән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, “кайнар элемтә”­гә җиткерергә мөмкин, без аны хәл итәчәкбез.

– Мәктәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме?


– Педагогларны әзерләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Бөтен мәктәпләрдә дә яхшы укытучылар җитә дип әйтеп булмый. Бигрәк тә математика, физика, химия, биология укытучылары. Соңгы елларда мәктәп­ләргә яшь укытучыларның килүе – сөенечле хәл. Республикада быел 814 яшь укытучы (шуларның 482се – югары уку йортларын, 332се – педагогик көллият тә­мамлаган) эшли башлый. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча грантларның да файдасы бар. Аны отучыларга биш ел дәвамында 10 мең сум акча өстәмә түләнә. Укытучылар сан ягыннан җитә, әмма сыйфат буенча таләпләргә җавап бирү дә кирәк. Быел укытучы белгечлеген сайларга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Вузларда бюджет урыннарына бер урынга 20 кеше дәгъва кылса, көллиятләрдә бу күрсәткеч 6га җитте. Бу соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артуына да бәйле. Педа­гогларның уртача хезмәт хакы – 33, тәрбиячеләрнеке исә 28 мең сумга җитә. Грант алучылар саны да ике тапкыр күбрәк. Мәгариф өлкәсенә килүче ир-атлар арта бара, бүген алар 12 процентны тәш­кил итә. Бу яктан да киләчәктә уңай үзгәрешләр булыр дип кө­тәбез.

4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез

– Укучыларны БДИга әзер­ләүгә игътибар артачакмы?


– Быел имтихан нәтиҗәләре узган елдан түбәнрәк булса да, ил буенча уртача күрсәт­кеч­ләр­дән югарырак. Аны күпкә га­делрәк итеп үткәрдек. Киләчәктә БДИ бирү буенча стационар пунктлар булырга тиеш. Имтихан пунктлары бездә йөздән артык. Аларның санын киметеп, сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирергә җыенабыз. Укучыларны имтиханнарга психологик һәм белем ягыннан яхшылап әзерләү өчен, 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез. Инша кертү хакында мәктәпләргә җиткерелде инде. БДИга репетитор яллап, акча түләп әзерләнү дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларны сынауларга мәктәптә яхшылап әзер­ләргә кирәк.

– Замана укучысына нинди таләпләр куела?


– Стратегия укучының нинди дә булса фәнне генә яхшы белүен түгел, аларны рухи һәм ватан­пәр­вәрлек ягыннан тәрбияләүне дә күздә тота. Безнең укучылар белем буенча чит илнекеннән бер дә калышмый. Сингапур, Көнь­як Корея, Финляндия, Бөек­британия тәҗ­рибәсен өй­рә­нәбез. Тик безнең укучыларга ли­дерлык сыйфатлары җитеп бет­ми. Һәр кеше, урта яки югары белем алуына карамас­тан, әйдәп баручы булырга тиеш. Соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү йортларына игътибар артты. Быел тугызынчы сыйныфны 36 мең укучы тәмам­ласа, аларның яртысы техникум, көллиятләргә китте. Урта һөнәри белем бирү йортларында яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Республикада хезмәткә өй­рәтү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Югары белем алып та, яшьләрнең эш эзләп йөрүе күңелле хәл түгел. Укучылар үзләренең кайда эш­ләя­чәген, күпме хезмәт хакы аласын, нинди социаль гарантия­ләргә ия булуын алдан ук белеп торырга тиеш.

– Быел республикада тугызынчы сыйныф укучылары арасында сынауларны бирә алмаган йөздән артык бала шул ук сыйныфта утырып калачак. Андый укучыларга игътибар артачакмы?


– Алар бездә күп түгел. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы октябрь аенда имтиханнарны кабат тапшыру мөмкин­леге бирде. Аны уңышлы тап­шыр­ганнар югары сыйныфка күчә алачак.

– Мәктәпләргә ГТО нормалары кертү буенча эшләр ни­чегрәк?

– Безнең төбәктә әлеге нор­­­­­маларны кертү буенча тәҗ­рибә үткәрелә. Беренче тапкыр ярышлар уздырылды. Уку­чы­ларның аларда ничек катнашуыннан, аны ничек тапшыруыннан чыгып нәтиҗәләр ясалачак. Һәр яшь өчен аерым нормативлар булачак.

Урта мәктәптә балалар саны 100 дән ким булмаска тиеш.

– Укучылар аз булган мәктәп­ләргә нәрсәгә өмет­ләнергә?


– Быел рейтингка беренче мәртәбә бер укытучыга ничә укучы туры килүе турында күрсәткеч керттек. Мәктәп эшчәнлеген икътисадый яктан билгеләү өчен кирәк бу. Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсендә авыл халкы, әти-әниләр фикере исәпкә алынырга тиеш. Районнарда эшлисе эшләр бик күп әле. Әйтик, Питрәч районының бер мәктәбен бер укучы бетергән, ул да аттестатсыз калган. Узган уку елында Мөслим районындагы Сикия тугызъеллык мәктәбендә 9 бала белем алган. Урта мәктәптә балалар саны 100дән ким булган очракта, сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? 2018 елда урта мәктәпләрдә стандартлар буенча тиешле шартлар тудыру таләп ителә. База мәктәп­ләрендә капиталь ремонт үт­кәрергә, аларны яхшы җиһазлар, укытучылар белән тәэмин итәргә кирәк. Башлангыч мәктәптә ике бала булса да, аларны саклап калырга тырышабыз. База мәктәп­ләренә якын килергә, яхшы юллар салырга, автобуслар белән тәэмин итү зарур. Болар – алдагы елларда эшләнәсе эшләр.

– Сүз уңаеннан, республикага Украинадан качак гаи­лә­ләр кайта. Ә аларның балаларын бакча, мәктәпләргә ур­наштыру буенча проблемалар тумадымы?


– Хәзерге вакытта республикага барлыгы 500 бала кайтты. Мәктәпләр буенча проблема юк, ә бакчага урнашу өчен исә электрон чиратны көтәргә ки­рәк. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 29.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»