поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
24.03.2009 Җәмгыять

ШӘФКАТЬЛЕГӘ ХОДАЙ РӘХМӘТЛЕ

“Кытлык еллары – үзең кадерләгән кыйммәтләрне барлау, илаһият турында уйлану вакыты ул”, – ди бүген бөтен дин руханилары һәм әһелләре. “Хәсән” хәйрия үзәге менә өченче ел инде тормышында матди кытлык бетеп тә тормаган кешеләргә ярдәм итә.

Кемнәр генә кичерми ул кыенлыкларны бүгенге кризиста: аз керемле пенсионерлар да, эшсез калган ир-егет һәм хатын-кыз да, ата-анасы үлеп китүе яисә эчкечелеккә сабышуы аркасында ятим калган оныкларын беръялгызы тәрбияләп үстерүче әби-бабай да, йорт-җире булмаган бичаралар да. Чаллыда мохтаҗларга кием-салым, аяк киеме, тормыш-көнкүреш кирәк-ярагы, дару һәм дәвалау чаралары, китаплар һәм, мөмкинлек булганда, спорт җиһазларын да бушлай өләшә торган олы җанлы кешеләр бар икән, дигән хәбәр соңгы өч елда шәһәр урамнарына гына түгел, әйләнә-тирәдәге бөтен авылларга да барып иреште инде. Хәтта Кукмара районыннан да ярдәм сорап килүчеләр булган...

 

Рамил Фәсхетдинов – “Хәсән” үзәгенең җитәкчесе. Диндар милләттәшебез бу хәйрия оешмасын 1999 елда үзе бүлге милиционеры булып эшләгән 32 нче мәхәлләдә төзегән иде. Ә милициягә килер алдыннан егет ике ел буе армия хезмәтендә булган. Әфганстанда, совет гаскәрләре бу илдән чыгарылыр алдыннан. Рамилнең тәртип һәм хокук сагындагы ун еллык хезмәтен фаҗигале хәл өзә.

 

“Хәтерлисезме, туксанынчы еллар азагында берничә бала, “Гренада” паркы янындагы коллекторларның берсенә төшеп, тереләй кайнар суда куырылганнар иде, – дип искә ала ул вакытны Рамил. – Сабыйларның гәүдәләрен өскә чыгару эшен безгә, бүлге милиционерларына йөкләделәр. Мәетләрне мин үзем менгезеп тордым. Шунда аягым тайпылып китеп, аска егылдым, аркамны бик каты авырттырдым. Үзем моңа әллә ни игътибар бирмәгәнмен...”

 

Берничә атна үткәч, Рамил бөтенләй йөри алмый башлый. Табиблар куйган диагноз: умыртка баганасы сынып җәрәхәтләнгән. Атналар, айлар буе дәваланганнан соң да ир-егет инвалид булып кала һәм милиция хезмәтеннән китәргә мәҗбүр була. Баштарак терелеп киткән кебек булып тоелса да, беркадәр вакыт үткәч, ул яңадан аяктан яза. Табиблар сүзе – хөкем карары кебек: аяклар хәрәкәтсез калачак...

 

“Ходайга ялвардым, Хак Тәгаләдән ярдәм сорадым, – ди Рамил. – Нәзер әйттем: терелсәм, аякка бассам, мохтаҗ кешеләргә хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәчәкмен, дип”.

 

Тырыша торгач, 2006 елда “Хәсән” хәйрия үзәге барлыкка килде. Моннан бер ел элек Чаллы мөхтәсибәте оешмага ГЭС бистәсендәге өченче мәхәллә мәчетендә урын бирде. Җылытылмый торган берничә бүлмәдә хәер-сәдака малы урнаштырылган, аяк киемнәре тезеп куелган, савыт-саба, китаплар – аерым бер җирдә, кием-салым да эленеп тора. Бер бүлмәдә – ир-ат кирәк-ярагы, икенчесендә – хатын-кызныкы, өченчесендә – бала-чага өчен.

 

Боларны Рамил белән бергә карап йөрдем. “Балалар бүлмәсе”ндә үз чагаларының өс-башына кием сайлаучы бер ир кешегә тап булдык. Үзбәкстаннан туган якларына кайткан милләттәшебез Руслан Хуҗин икән. Биш баласы бар, тормыш кризиска юлыккач, эшсез калган.

 

Хәйрия малын кабул итеп, төрләрен төргә бүлеп, вакытлыча урнаштырып тору өчен махсус бүлмә бар. Бу эштә Рамилгә рус хатыннары Татьяна һәм Юлия килеп-булышып йөриләр. Әлбәттә, түләүсез. Җылы киенгәннәр, бүлмәдә һава температурасы урамдагы кебек бит. Ханымнарга үзем алып килгән зур төргәкне тапшырдым – гаиләм әгъзалары “үсеп чыккан” кием-салым. Оят та инде бер караганда: ничәмә ел буе өйдә җыелып ятса да, китереп бирә алмаганмын шуларны. Хәер, мин алып килгән әйберләр биредә озак ятмас, дип уйлыйм: берсе дә искермәгән, таушалмаган бит әле.

 

“Шәһәр буйлап белдерүләр ябыштырып чыктык, – ди Рамил, – халыктан мохтаҗларга өләшү өчен хәйрия малы сорап. Элегрәк без аларны көн саен өләшә идек, хәзер атнага ике мәртәбә генә. Ярдәм сорап килүчеләр күп, барысына да җитми шул җыелган әйбер. Аллага шөкер, безгә аерым шәһәрдәшләребез дә, оешмалар да гел булышып тора. “Ак Барс” сәүдә үзәге, мәсәлән. Ә “КАМАЗ” китергән аяк киеме әле хәзер дә өләшенеп бетмәгән”.

 

Хәйрия үзәге аерым кешеләргә генә түгел, оешмаларга да ярдәм күрсәтә. Әйтик, психоневрология диспансерына, “Тыкрык” (Перекрёсток”) реабилитацияләү үзәгенә (биредә торырга урыны булмаган кешеләр вакытлыча сыену урыны таба) һәм шәһәрдәге инвалидлар җәмгыятенә. Хәйрия үзәгенә кайвакыт инвалидлар өчен коляскалар, култык таяклары, төрле медицина кирәк-ярагы да китерәләр икән, шуларны оешмаларга озаталар.

 

Рамил Фәсхетдинов үзенең моннан ун ел элек булган хәлдән соң исән-имин калуын, бүген дә үз аягына басып йөрүен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәрхәмәте белән аңлата. Үзе дә шәфкатьле һәм мохтаҗларга ярдәмле булган кешеләргә карата. Шуңа күрә ул “Хәсән” хәйрия үзәге эшен тагын да киңрәк итеп оештырырга уйлый. Үзәк турында бөтен шәһәр халкы белсен, үзләренә кирәк булмаган әйберләрне китереп торсыннар иде, ди ул. Аларга мохтаҗ булган кешеләр гел арта бара бит хәзер.

 

“Хәсән” хәйрия үзәгенең адресы: ГЭС бистәсе, 3/16 нчы йорт. Хәйрия малы көн саен тәүлек дәвамында кабул ителә, ял көннәрне мәчет каравылчысына биреп калдырырга була. Мохтаҗ кешеләргә ул сишәмбе һәм җомга көннәрне, иртә белән 9 дан алын 12 сәгатькә кадәр өләшенә.

 

“КАМАЗ ХӘБӘРЛӘРЕ” газетасыннан.

 


Дания МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»