26.08.2014 Бәйрәм
Дзержинск Сабан туе сумо көрәше белән башланып китте (ФОТО)
Сабантуйны, традиция буларак, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе, шәһәр администрациясе һәм, әлбәттә, татар җанлы эшмәкәрләр оештыра. Тантанада аларның барысын да шәһәр мэры Валерий Чумазин һәм җирле автономия рәисе Мостафа Фатехов рәхмәтләр белдереп бүләкләделәр.
Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстанның Әлки районы делегациясе дә бар иде. Алар үзләре белән бергә Дзержинск татарларына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен алып килгәннәр.
Куе агачлар белән чолгап алынган шәһәр паркында күңел ачар өчен барлык шартлар тудырылган: күпләп сату нокталары урнашкан, чатыр асларына өстәлләр куелган, балалар өчен аттракционнар эшли. Артистларга чыгыш ясар өчен сәхнә булдырылган, татар музыкасы яңгырый. Көн уртасында сабантуй мәйданы халык белән шыгрым тулды. Татарстаннан килгән “Әлки мишәрләре” фольклор төркеме артистлары популяр җырлар, матур биюләр, кызыклы мәзәкләр белән күбрәк хатын-кызларны, балаларны мавыктырды. Ә ир-егетләр, гадәттәгечә, көрәш мәйданын чолгап бил алышуны карады. Ярышлар көнчыгыш экзотикасы булган сумо көрәшеннән башланды. Аннары мәрәгә “классик“ стильдә билбаулар белән көрәшүче ир-егетләр чыкты, ә инде бу ярышның асылы – “ирекле” стильдә ягъни безнеңчә аяк чәлеп көрәшү булды. Шуны дә әйтергә кирәк, көрәш ярышларында күп санлы таҗик һәм үзбәк егетләре бил алышты. Бу факт билбаулар белән көрәшне милләтара спорт төре икәнлеген тагы да бер кат исбатлый.
Көрәштән башка сабантуй кунаклары канат тартуда, гер күтәрүдә, кул алышуда, капчыклар белән сугышуда, капчыклар киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда һәм башка күп санлы спорт уеннарында сәләтләрен сынадылар. Әлбәттә, бүләкләргә лаек булдылар.
Ярар, сабантуйның йөзек кашы – билбаулар белән көрәш ярышларына кайтыйк. Бил алышу дүрт – 55, 65,75 килограммга кадәр һәм абсолют авырлык категорияләрендә барды.
55 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны Дзержинск шәһәреннән Дамир Хәсәнов яулады. 65 килограммга кадәр авырлыкта 18 егет көрәште. Нәтиҗәдә, пьедесталның беренче баскычына казанлы Рамис Миндубаев менде. 75 килограммга кадәр авырлыкта 11 батыр көч сынашты һәм бәхет Татарстан башкаласыннан Алмаз Хамидуллинга елмайды. Абсолют авырлык категориясендә көрәшүчеләр санаулы гына булса да, ярыш кызу барды. Көрәшчеләр искиткеч алымнары, амплитудалы чыгышлары белән милли спортыбызның бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, өченче һәм икенче урыннарны Түбән Новгород көрәшчеләре Надир Якупов белән Дамир Юсупов яуладылар, ә сабантуй батыры исеменә чыгышы белән Дагстаннан булган, ләкин Дзержинск өчен көрәшүче Мурад Магомедов лаек булды. Аңа, гадәттәгечә, сарык бүләк иттеләр. Башка авырлык категорияләрендә җиңүчеләр кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде.
Парктагы кафеда түләүсез чәй табыны да оештырылган иде.
Менә шулай Дзержинскта сабантуй гөрләп үтте.
1
2
3
Автор фотолары.