поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
24.08.2014 Шоу-бизнес

Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналар - бер ананың биш шатлыгы (ФОТО)

Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул.

Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән.

Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул...

Тормышның үз кануннары, агроном туташ яше барган саен оя кору, кияүгә чыгып балалар үстерү теләге көчәюен тоя. Үзе эшләгән авыл егете Рәфәгатькә кияүгә чыга. Ләкин тормыш ул көткәнчә бер эздән генә бармый. Ирен, күңелсез вакыйгадан соң (авария), колониягә озаталар. Мондый авыр чакларда иргә терәк булырга кирәк дигән игелекле уй Зөлфияне декабрист хатыннары сыман ире янына китәргә әйди. Тверь өлкәсендә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. (Беренче баласы дөньяга аваз салганда Зөлфиягә утыз өч яшь була). Ә инде Мамадыш районына кайтып яши башлагач, малай тумасмы дигән өметләрен  «җимереп», тагын ике кызлары дөньяга аваз сала...

Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә... Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә...

- Шунысы кызганыч, яшьрәк вакытта минем өчен беренче чиратта эш, аннан соң гына гаилә кору уе булды. Ирем бик көнчел кеше булып чыкты. Балалар тугач үзгәрер дигән өметләрем акланмады. Киресенчә, ул көннән-көн холыксызланды, кул күтәрә башлады. Даими стресста яшәү мине аяктан ега язды. Тормыш юлдашын сайлаганда хата җибәрүем өчен сәламәтлек, мохтаҗлык, балаларымның яртылаш ятим үсүе белән түләргә туры килде... 1994 елда, иремнән аерылып, ялгыз калган авыру әтием янына, Арча районындагы Шушмабаш авылына күченеп кайттым. Сабыйларымны тынычлыкта, кеше итеп үстерәсем килде. Бер кыек адым атламаган хатынын, ана кешене санламаган ир-ат чын ата да була алмас дип уйлап, бу адымга барырга тәвәккәлләдем. Илдә чыпчык үлми диләр бит. Ирем, мөгаен, биш бала белән беркая да китә алмас, койрыгы бозга катты, ничек мыскыл итсәм дә түзәр әле, дип уйлагандыр, - Зөлфия ханым тормышындагы ул караңгы чакларны әнә шулай искә ала.

Олы кызы Рәфинәгә - тугыз, кечесе Гөлсуга ике яшь тә тулмаган була әле ул чакта. Ләкин Зөлфия элекке эшен дәвам итми. «Әтине, балаларны карарга, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Сәламәтлегем дә көн саен эшкә чыгарга мөмкинлек бирми иде. Пенсия акчасына гына биш баланы үстерүе бик авыр бит. Йөрәгем түзмичә, кыр эшләре вакытында басуларга чыгып китәм дә, район газетасына язмалар әзерли идем. Бу эш минем яраткан шөгылемә әверелде. Кызларым Рәфинә белән Резедә җыр-моңга бик сәләтле булып чыкты: мәктәптәге, авылдагы кичә-концертлар алардан башка узмый иде. 1997 елда, районда үткәрелгән смотр-конкурста дуэт белән җырлап, лауреат исеменә лаек булдылар», – дип сөенә сәнгатькәр ана.

Җыр-моң балаларны аякка бастырырга ярдәм итте

Шул дәвердән Ганиуллиналар иҗади тормыш белән яши башлый: халык җырларын, классик һәм яңа әсәрләрне өйрәнәләр. Җырлаганда төрле элементлар, бию хәрәкәтләре кертеп җибәрәләр, көн саен репетиция ясыйлар. Үз репертуарларына моңлы көйләрне дә, биеп башкара торган дәртле җырларны да алалар. Тырышлыклары бушка китми, үзләре катнашкан һәр конкурс йә фестивальдә алдынгы урыннарны яулый башлыйлар. Районда, республикада үткәрелә торган чараларга да гел чакырып торалар. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәндә, «җырчы кызлар» дигән даннары була инде. Беренче курста укыганда ук, төркем җитәкчесе Филарит Гасыймов Рәфинәне «Ягымлы яз» конкурсына алып бара. «Гөлҗамал»ны башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынны алып кайта Рәфинә. Икенче елны яңадан, сеңелесе Резедә белән дуэт җырлап, эстрада номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Фортепиано классын алып баручы укытучылары, композитор Роза Мөхетдинова кызлар белән бик теләп эшли, аларга зур өметләр баглый. Көллият каршындагы Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү дә күп нәрсә бирә. Алар инде Казан сәхнәләрен дә яулый, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Рәфинә, Казанда үткәрелгән «Ватан» конкурсында  «Уел» җыры белән катнашып, беренче урынга лаек була.

Резедә исә оста биюче буларак танылып килә. Сеңелләре Люция, Илсөя, Гөлсу да музыкаль сәләткә ия: апаларыннан үрнәк алып, сәхнәдә тәгәрәп үсәләр. Кызлар Арчада укый башлагач, гаиләнең матди хәле тагын да авырая. Район хакимияте рөхсәте белән, Зөлфия ханым сәнгать җитәкчесе вазифасына керешеп, гаилә концертлары оештыра башлый. Шушмабаш Мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән берлектә, бай эчтәлекле программа төзеп,  авылларда концертлар куеп йөри башлыйлар.

Менә шул рәвешле гаилә аякка баса. Кызлар үсеп буйга җитә. Һәрберсе олы тормыш юлында үз сукмагын сала. «Минем язмышны кабатламасыннар иде. Эш, карьераны өстен күреп, гаиләне икенче планга куймасыннар иде берүк», - ди ана кеше. «Аягыгызда нык басып торыгыз, барысына да үз көчегез белән ирешергә тырышыгыз. Кемдер сезнең өчен барысын да әзерләп куячак дигән уйдан ерак торыгыз!» - дип кабатларга ярата кызларына Зөлфия апа.

2003 елда ул «Ана даны» медаленә лаек була. Моны көтмәгән ханымның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Ирләргә хас ныклы характерга ия хатын-кызга да башын куеп хәл алыр өчен ышанычлы, киң җилкә кирәк шул. Андый чакларда сыгылып төшмәскә аңа биш алмасы – биш чәчәге ярдәмгә килә. Әнә үзе дә бит газизкәйләре хакында нәрсә ди:

- Хатын-кызны чәчәкләр белән чагыштыралар. Мин дә кызларымның һәркайсын аерым бер чәчәккә тиңлим. Рәфинәбез, мәсәлән, сирень чәчәгенә охшаган – нәфис, нәзакәтле. Нәҗип Җиһановның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сиреньнәр хуш исләр тарата» җырын бик яратып башкара ул. Бу җыр озак еллар аның репертуарыннан төшмәде. Резедәбезне лилия чәчәге белән чагыштырыр идем: ул чәчрәп тора торган табигатьле, актив. Кеше белән җиңел аралаша, төрле юнәлештә эш алып бара. Люциябез лалә чәчәге сыман нечкә күңелле, туган көне белән котлаган чагында да күзләре дымлана. Илсөябезне энҗе чәчәк белән чагыштырам. Хәтта исемен дә Ландыш дип кушарга уйлаган идем. Ул бик тырыш, эшендә дә энҗе бөртекләредәй берәмтекләп тәҗрибә туплый. Гөлсуыбыз роза гөленә тартым. Вакыты белән чәнечкеләрен дә күрсәтеп алырга мөмкин. Иң иркә, мәхәббәтле төпчегебез. Авылда яшәгәндә безнең урамдагы балалар аның яныннан китми, хәтта эзләп өйгә дә килеп җитә иделәр, - дип горурланып сөйли ана кеше.

Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»