|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2014 Матбугат
Рәйсә Борһаниева кияүгә чыкты (ФОТО)17 август көнне журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыкты. Рәйсә "Шәһри Казан", "Юлдаш", "Кәеф ничек?", "Сәхнә"дә эшләгән кеше. Хәзер "Идел"дә хезмәт итә. Кияү - Тимур, Казандагы бер банкта эшли. Никахны "Казан нуры" мәчетендә Алмаз хәзрәт укыган. Аннары бәйрәм "Регистан" мөселман кафесында дәвам иткән. Анда 20ләп кунак була. Кияү белән кәләшне уртак дуслары таныштырган. Рәйсә дә, Тимур да бер үк елны туганнар. Хәзер аларга 32шәр яшь. Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Кояштан озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәкләредәй ак бәхетләр телибез!
--- |
Иң күп укылган
|