поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.08.2014 Мәдәният

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында Рәшит Ваһапов фестивале үткәрде (ФОТО)

15 август көнне Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале чираттагы бәйрәмен үткәрде. Бу юлы ул мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның туына 65 ел тулуга багышланган иде. Шулай итеп нижгарлар бөек якташларын искә алды, алар икесе дә шушы районнан, күрше авыллардан: Ваһапов – Актуктан, Бигичев – Чүмбәлидән.

Бәйрәмгә килгән халык залга сыя алмыйча, урамнарны тутырды. Нижгар өлкәсенең җитәкчеләре исеменнән эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов чыгыш ясады. Ул фестивальдә катнашучыларга өлкә губернаторы Валерий Шанцевның котлавын ирештерде. Губернатор Ваһапов фестиваленә югары бәя биргән, бөек җырчы мирасын саклауда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, мәдәниятләр багланышын үстерүдәге зур өлешен билгеләп үткән. Җыр-моң бәйрәмен котларга килүчеләр арасында Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Сергач районы башлыгы Евгений Соколов, “Татарстан – Түбән Новгород” сәүдә йорты директоры Шамил Мансуров, Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов, Нью-Йорк татарлары ассоциациясе рәисе Илдар Агиш, Х.Бигичевның бертуган абыйсы Наиль Бигичев бар иде.Финляндиядә яшәүче мөселман татар халкыбыз исеменнән фестивальне мәхәллә рәисе Атик Али һәм мәхәллә имамы Рамил Беляев җылы тәбрикләгән.

Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл салу тәкъдимен тамашачылар дәррәү күтәреп алды. Шуның өстенә, Уразавылның берәр урамы Ваһапов һәм Бигичев исемен йөртәчәк.

Бу ике бөек шәхескә багышланган концерт программасы да гаҗәеп бай һәм әчтәлекле иде.

Х.Бигичевның хатыны, мәшһүр артистка Зөһрә Сәхәбиеваны һәм мәрхүмнең бертуган сеңлесе, популяр эстрада җырчысы Халидә Бигичеваны нижгарлар кайнар алкышларга күмде, үзләренең якташлары – Рамил Курамшин, Найлә Фатехова, Ринат Вәлиевка җылы мөнәсәбәтен белдерде, яшь җырчылар Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Марсель Вәгыйзовны кат-кат сәхнәгә чакырды. “Мирас” инструменталь ансамбле һәм нәфис сүз остасы Замира Гәрәева концертны тагын да бизәде.

Сөекле якташларын нижгарлар әнә шулай кадерләп искә алды.

Югарыдагы фотода Халидә Бигичева

Рәсми кунаклар

Илдар Агиш (Нью-Йорк)



Тамаша залында



Ришат Төхвәтуллин



Рамил Курамшин 

Халидә Бигичева

Зөхрә Сәхабиева, Ринат Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина, Рөстәм Асаев, Найлә Фатехова, Илһам Вәлиев


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»