поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.03.2009 Җәмгыять

БЕЛДЕКЛЕ ТАТАР СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН БЕР ӨЗЕК

"Милләтебез минем кебек күңеле дә, тышкы кыяфәте белән дә ата-бабаларыбызга охшарга тырыша торган милләтпәрвәр татарлар аркасында гына яши ул. (Бу хакта кычкырып әйтүдән көчкә тыелып торсам да, бөтен килеш-килбәтем, гамәлләрем минем шулай уйлавым турында сөйли.) Сакалымны менә бола-а-ай түгәрәк итеп кистерәм. Тәмәке тартканда, аңа төтен исе сеңсә дә түзәргә туры килә. Чөнки безнең ата-бабалар шәригать кануннары буенча шулай йөргән. Көзге алдына түбәтәемне киеп килеп басам да, бармакларымны кәчтүм төймәләре астына тыккач, Тукайларга, Дәрдемәндләргә охшап китәм, валлаһи! Хатыныма да ак яулык бәйләргә кушам, бөркәнеп кенә йөрмәсен. Югыйсә бүген яшь "татар монашкалары" тапканнар үзләренә "мода" – баштанаяк төренеп, төрек, гарәп хатыннарына охшарга тырышалармыни! Безнең әбиләр алай йөрмәгән! Бәбәй итәкле күлмәк, камзул кигәннәр. Татарның гореф-гадәтләрен онытырга ярамый, аларны сакларга кирәк! Тыңлагыз сүземне, мин беләм!

Улымның да чәчен кыска итеп алдырам, урыс кебек чәч үстереп йөрмәсен әле. Аңа урыс музыкасы тыңламаска кушам, "Яңа гасыр" телеканалыннан "Кара-каршы" дигән тапшыруны карарга мәҗбүр итәм. Чын татарча сүзләр дә өйрәтәм. Мәсәлән, "круто!" урынына "мөкәммәл" дияргә кушам, "расписание"не – "җәдвәл", "Германия"не – "Алмания", "компьютер"ны – "кампитр" дип әйттерәм. Шул сүзләрне улым сөйләмендә кушып җибәрсә, күңелем горурлык хисләре белән тула. Мәсәлән, кичә улым: "Атика! Алман теленнән "пятерку" получил! Мөкәммәл, правда!" – дигәч тә дөрес тәрбия бирү юлында барамын икән, дип үз эчемнән шатланып та куйдым.

 

Мин үзем – күренекле язучы, шагыйрь һәм публицист, язучылар берлеге әгъзасы. Ике шигырь китапчыгым басылып чыкты инде, әнә кибетләрдә китап киштәләрен бизәп торалар үзләре. Дөрес, иҗатым әлегә тиешле бәясен алып бетермәде. Гомумән, минем кебек зыялыларның хәле бүген бик шәптән түгел: кадеребезне бик белмиләр, акчабыз аз. Ләкин милләткә куркыныч янаган заманда, акча эшлим дип, төзелешкә ялланып булмый бит инде... Аннары, дөресен әйткәндә, кулымнан бүтән бер эш тә килми... Хөкүмәт тә, татар байлары да безнең кебекләргә булышмый, ичмасам. Менә минем кебек татар җанлыларга матди ярдәм күрсәтсәләр, милләткә күпме файда китергән булырлар иде бит ә! Юк шул, татар байлары бигрәк маңкорт. Үзләре турында гына уйлый, милләт кайгысы юк аларда.

 

Бу хакта башка милләтпәрвәр дусларым белән дә еш кына зарланышабыз, заманнарны сагынып искә алабыз. Менә кичә генә бер иптәшемнең (ул да – бик күренекле язучы, шагыйрь, публицист) шигырь китабы чыгу хөрмәтенә корылган чәйле-мәйле мул табыннар артында гадәттәгечә милләтебезне ничек саклап калырга кирәклеге турында сәгатьләр буе сөйләштек. Башта яңа фикерләр тумаса да, аларны кабат газетага мәкалә итеп язарга кирәк, дигән карарга килдем. Язма кимендә газетаның бер бите... ә юк, ике бите күләмендә булырга тиеш! Мин бу мәкаләне үзем ике атналап иҗат иттем. Язган-язган икән, милләтебезнең төп проблемаларын һәм анда гаепле кешеләрне дә фаш итеп яздым: "Яңа гасыр" телеканалында татарча тапшырулар аз булуын да, бүгенге яшь журналистларның телне камил белмәвен дә, радио ди-джейларның "һ" белән "х" авазларын бутап сөйләшүләрен дә, яңа "йолдызларның" тавышлары булмыйча, сәхнәгә менеп акырып йөрүләрен дә, хатын-кыз җырчыларның кендекләрен һәм ботларын күрсәтеп тамашачы алдына чыгуларын, шул рәвешле милләтнең киләчәгенә балта чабуларын да – барысын да яшермичә яздым. Аннары "Болгар номерлары"н җимерүчеләрне саклык белән генә битәрләдем, милли-төбәк компонентын бетергән өчен Мәскәүнең тетмәсен теттем. Белсеннәр минем туры сүзле икәнлегемне! Татарның хокукларын яклыйк! Менә без 90нчы елларда азатлык даулап ничек йөрдек, яшьләрне дә шуңа өйрәтергә кирәк! "Син үз балаларыңны мәйданга чыгарасыңмы?" – дип миңа төрткеле сораулар гына биреп азапламагыз. Мин иң катлаулы бурычны башкарам – халыкны кузгатам, бу күпкә әһәмиятлерәк... Мин беләм!

 

Кыскасы, барысын да язып, редакциягә бардым. Коридорлары буйлап күкрәк киереп, гаярь атлап йөрдем. Мәкаләне тапшырганда: "Сез хөкүмәт газетасы шул, минем кыю фикерләремне язарга куркырсыз инде," – дидем. Бер айдан минем мәкаләм чыгып бара, дип шалтыраталар. Мин үзем газетага язылмыйм, киосклардан да эзләп йөрисем килмәде, шуңа күрә туры редакциягә барып, газетаны сорап алдым. Күзем белән ни күрим: материалымны тураклап-кискәләп бетергәннәр икән! Эт итеп сүктем үзләрен. Без монда милләт өчен тырышып йөрибез, алар гына корткычлык белән шөгыльләнеп ята!"

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 46 | 14.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»