поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.08.2014 Җәмгыять

Күккә мәхәббәт яки стюард булу җиңелме

Хыялыйларга еш кына, «Күктә йөрмә, җиргә төш», дип әйтергә яраталар. Ә күктә очу һөнәри вазифаң булса? Казан кызы Айла Светличных һәм
Истанбул егете Джунейт Доган таныш түгел, әмма аларны күккә мәхәббәт берләштерә. Икесе дә иң романтик һөнәр ияләре – стюардлар.

 

Айла Светличных, Татарстан, Казан
Яше – 25
Казанның бортпроводниклар мәктәбен тәмамлаган
Гомуми очу сәгате – 927 сәгать
Очкан шәһәрләре: Мәскәү, Пермь, Самара, Минеральные Воды, Уфа, Истанбул, Прага, Баку, Пальма де Майорка, Хургада, Гренобль, Римини, Шарм эль Шейх, Худжанд, Анталия, Гоа, Санкт-Петербург.

Айла Светличных: «Пилотларга һәм язмышка ышанам»

– Айла, самолетта пассажирларга күптән хезмәт күрсәтәсеңме?


– 2012 елның февраль аеннан бирле. Педагогика университетының рус филологиясе факультетын тәмамлагач, Казанда урнашкан бортпроводниклар мәктәбенә укырга кердем. Анда өч ай тирәсе укыгач, эшкә урнаштым. Әлеге вакытта декрет ялында.

– Стюардесса булу өчен таләпләр нинди? Укырга бөтен кешене дә алалармы?

– Безнең һөнәр «бортпроводник» дип атала. Укырга керер алдыннан медицина тикшеренүе – эксперт комиссиясе үтәргә кирәк. Күп кенә анализлар бирергә, вестибуляр аппарат һәм аудиограмма тикшеренүен узарга кирәк. «Сәламәт» дигән мөһер сугылган кәгазьне алгач, Казандагы бортпроводниклар мәктәбенә укырга керергә була. Уку түләүле һәм өч айга якын дәвам итә.

– Курсларда нинди фәннәр укыталар?

– Инглиз теле, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру, авиация һәм очу куркынычсызлыгы, психология, куркыныч йөкләр, беренче ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Укып бетергәч, һәрбер фәннән имтихан тапшырырга кирәк. Имтиханнарны тапшыргач, таныклык бирелә.

– Авиакомпанияләрдә кастинглар ничек үтә? Сайлау критерийлары нинди?


– Төрле авиакомпаниядә төрлечә. Кайсыларында буең 160 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел, икенче бер авиакомпаниядә моңа бөтенләй игътибар итмиләр. Еш кына эшкә урнашучылар 30 яшьтән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел дигән таләп бар. Кайбер җирләрдә фигурага да игътибар зур: кием үлчәме 46дан да артмаска тиеш. Бортпроводник хезмәтенә алынучылар сөйкемле булырга, камил сөйләшергә тиеш. Телләр белү дә мөһим. Ләкин иң мөһиме – авария коткару җайланмаларын, авиация һәм очу куркынычсызлыгын белү, чөнки безнең төп бурыч – бортта куркынычсызлыкны тәэмин итү.

– Сездә күбрәк хатын-кызлар эшлиме, ир-атлармы?


– Бортпроводниклар арасында ир-атлар шактый, шулай да хатын-кызлардан азрак. Һөнәребез авыр, җаваплы һәм куркыныч булганлыктан, бу өлкәдә ир-атлар бик сорала.

– Еш очасызмы?


– Нинди авиакомпаниядә эшләвеңә карап. Кайберләрендә 3-4 атналык командировкалар каралган. Без күп эшләдек, җәй көне икешәр атнага китә идек. Кемдер өчен ике атна Мисырда булу бәхет китерсә, миңа ул авыр бирелде, чөнки гаиләмнән һәм туганнарымнан башка озак тора алмыйм.

– Һөнәреңнең нинди уңай һәм тискәре якларын күрәсең?

– Уңай якларга килгәндә, әлбәттә, бу сәяхәт итү мөмкинлеге, югары хезмәт хакы, матур форма, зур коллектив, пенсиягә иртә китү. Энергиясе ташып торган яшьләр өчен әлеге һөнәрнең плюслары күп. Эшебез кызыклы, ләкин шул ук вакытта физик һәм мораль яктан авыр. Тискәре яклар – сәламәтлек өчен зыяны бар, эш графигы үзгәреп тора, сәгать пояслары еш алмашына. Кайвакыт рейска чыгасыңны берничә сәгать кенә алдан беләсең. Мондый шартларда шәхси тормышыңны җайлауда авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, көндәлек тормышыңны, гаилә бәйрәмнәрен планлаштыра алмыйсың. Эшебездә кешеләр белән еш аралашырга туры килә – моңа уңай да, тискәре яктан да карап була.

– Соңгы вакытта самолетлар белән һәлакәтләр еш була башлады...


– Көн саен эшләгәч, курку хисен сизми башлыйсың. Авиация һәлакәтләре, башка төр һәлакәтләр кебек үк, булды һәм булачак. Юлларда көн саен машиналар бәрелешә, әмма без руль артына утырырга курыкмыйбыз бит. Монда да шулай: үзебезнең пилотларыбызга һәм язмышыбызга ышанып, эшкә чыгабыз.

Джунейт Доган, Төркия, Истанбул

Яше – 26
Истанбулның бортпроводниклар академиясен тәмамлаган
Гомуми очу сәгате – 1760 сәгать тирәсе
Очу географиясе бик киң, дөньяның барлык континентларына да диярлек, дистәләгән илләргә һәм шәһәрләргә, шулар арасында Сан-Паоло, Рим, Чикаго, Гуанчжоу, Дюссельдорф, Барселона, Агра, Мәскәү, Кейп Таун, Казан, Лондон, Париж, Измир һәм бик күп башка шәһәрләр.

Джунейт Доган: «Аена 80 сәгать очам»

– Джунейт, стюард булып китү тарихын сөйлә әле.


– Кастинг үтеп, ике айлык махсус курслар тәмамладым. Куркынычсызлык кагыйдәләренә, һәлакәт очракларында нишләргә кирәклегенә, клиентлар белән үзара аралашырга, беренче ярдәм күрсәтергә, янгын сүндерү кагыйдәләренә, кислород маскаларын кулланырга өйрәттеләр. Инглиз теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган кеше буларак, инглизчә әйбәт сөйләшә идем. Кастинг вакытында бу да үз ролен уйнады. Бездә 24 яшьтән яшьрәкләрне стюард итеп алмыйлар.

– Тышкы кыяфәткә, кием үлчәменә карап сайлау сездә дә бармы?


– Тышкы кыяфәт мөһим, әлбәттә, әмма бердәнбер яисә иң мөһим таләп түгел. Инглиз телен яхшы белү, гадәттән тыш ситуацияләрдә үзеңне тыныч тота алу сорала.

– Һөнәреңне яратасыңмы? Аны сайлаганга үкенмисеңме?


– Һәрбер эшнең уңай һәм тискәре ягы бар, әмма мин үземнең эшемне шул кадәр яратам ки, уңай якларын гына күрәм диярлек. Гадәттә, аена 80 сәгать очам. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итү мөмкинлегем бар. Бу эшем булмаса, ерак илләрне күрә алмаган булыр идем. Кешеләр белән аралашырга, аларга ярдәм итәргә яратам, ә мондый мөмкинлекне миңа һөнәрем бирә. Эшемнең тагын бер уңай ягы – коллективның зур булуы. Һәр рейста яңа кешеләр белән эшләргә туры килә, бу исә танышырга, аралашырга этәргеч бирә. Эшем кызыклы булуына карамастан, авыр да. Эш графигы, төрле илләрдә климат алышуына организм ияләшеп бетә алмый, арыйсың. Сәгать аермасы да файдага түгел.

– Пассажирлар үзләрен тәртипле тоталармы? Араларында очарга куркучылар бармы?

– Кешеләр төрле, кайвакытта агрессив та булалар. Әмма мондый вакытта без үзебезне тыныч тотарга тиеш. Коллегалар да ярдәмгә килә. Очарга куркучы пассажирлар да бар, әмма күп түгел. Гадәттә, аларны тынычландырабыз, су бирәбез. Шуны да әйтергә кирәк: безнең һөнәребез киңкырлы: без янгын сүндерүчеләр дә, беренче ярдәм күрсәтүчеләр дә, психологлар да.
Мин бәхетле, чөнки яраткан эшне башкарам, шуның өчен югары хезмәт хакы да алам. Бу да бик мөһим. Мин үз һөнәремә үлеп гашыйк.

Сез беләсезме?

Самолет – дөньядагы иң куркынычсыз транспорт булып санала. Авиаһәлакәт 8 миллионга бер очрак туры килә.

Аэрофобиядән ничек котылырга?

• Куркуны онытыр өчен нинди дә булса шөгыль табыгыз: салонда музыка тыңлагыз, кино карагыз яисә яныгызда утыручы белән әңгәмә корыгыз.
• Куркуыгызны күрсәтмәгез. Төз итеп утырыгыз да, «Мин очарга курыкмыйм», – дип эчегездән берничә тапкыр кабатлагыз.
• Әлеге рейс сезгә кадәр дә очкан һәм барысы да уңышлы тәмамланган. Шул хакта уйлагыз.
• Авыр ситуацияләрдә (самолет менгәндә төшкәндә, турбулент зонасында) күзләрегезне йомыгыз һәм сулышыгызны санагыз.
• Тынычландыра торган дару эчәргә мөмкин (мәсәлән, валерьян төнәтмәсе һ.б.).
• Язмышыгызга ышаныгыз. Язылмаган нәрсә булмас. 


Эльмира КӘРИМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»