поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.03.2009 Шоу-бизнес

БӘЛЕШ ПЕШӘ, ИЛСӨЯ!

“Спонсорың кем, чәчең үзеңнекеме, бүген кайда кунасың, курыкмыйсыңмы, күпме акча эшләдең?..” Концерт бизәлешендә чын хатлардан алынган мондый сорауларны Илсөя Бәдретдиновада гына күреп буладыр, мөгаен. “Бер, ике, өч, Ходайга тапшырдык, киттек!” – дип, халыкчан рухта башлады ул концертның үзен дә.

Илсөя Бәдретдинова 21нче мартта йөзенче концертын куйды. Артистлар арасында халык җыялмавы белән дан тоткан Балык Битәсе районының Котлы Бөкәш авылында мәдәният йорты шыгрым тулы иде. “Ышанмыйм! Менә монда килеп карасын зарланучылар!” – диде җырчы.

 

Бәдретдинованың “Эчемдәге тышымда” дигәне хак икән. “Мин дә 20 яшькә кадәр сезнең кебек сыер савып, трактор йөртеп яшәдем”, – дип үз арасыннан чыккан, хәленә керә белүчене авыл кешесе ничек яратмасын? Әнә бит: “Билетларның арты махсус ак итеп эшләнгән, эчегездә яткан бөтенесен яза аласыз, җавап бирәм”, – дип тора үзе!

 

Халык югалып калмады, сораулар яуды гына. Ә темалары, кунагыбыз үзе әйтмешли, “кайда кунасың”нан алып “президентка хат язу”га кадәр барып җитте.

 

– Сез мишәрме әллә?

 

– Әйе шул, ә нәрсә?

 

– Ник кеше ирен алдыгыз?

 

– Ул аерылган иде бит инде!..

 

Илсөя Бәдретдинова үзенең шәхси тормышын да, иҗат дөньясын да ачып салды. Әле 4 көн элек кенә Мәскәүдән, концерттан кайткан икән. Казаннан Илсөяне чакырганнар, тапталмаган, халык отарлык җыр башкарырга кушканнар. Әле яңа “Май милай” җырын халык әллә тиз генә кабул итмәде, әллә ошатып бетермәде, микрофон сузган Илсөягә кушылучы да булмады, алкышлар да көчле түгел иде. Бездә шулай бит: җырны тыңлап туйгач кына ярата башлыйбыз. Яңа әйбергә негатив караш гадәти хәл инде, бер карасаң.

 

“Классика да башкар инде”, – дигәч, булдыра алмый дип уйламасыннар өчен Илсөя Бәдретдинова акапелла белән генә җыр сузды. Үзем дә сокландым: көчле, моңлы итеп җырлады; халык дәррәү кул чапты. “Ләкин үз стиле булгач, башкалардан күбрәк аерыла”, – дип уйлап бетерүем булмады, җырчыбыз үзе аңлатып китте:

 

– Сөйләп җырлау авыррак бит. Сузып җырлаучы кайбер җырчыларга сүзләремне биреп караганым бар, булдыра алмыйлар. Минем җырларның һәрберсе 20ләп куплеттан тора, аларны истә калдыру бик авыр, – ди ул.

 

Мишәрләргә бер бәйләнешебез булмаса да залдан “Мишәрләр гимны”на әйләнгән җырны да сорап алдылар.

 

Соңрак халык кыюланып китеп автограф, дисклар сорый башлады. Соңгы әрсезләренә Илсөя Бәдретдинова “Мә диюче юк, үзегез ни бирәсез соң?” – дип кенә җавап кайтарды. Шулай да 80 яшьлек бабай өчен бер дискын бүләк итеп калдырды әле. Халыкка бер ишарә генә кирәк иде, ахрысы, бераздан “Мунча ягам, бәлеш пешерәм”, – дип кунакка чакыра башладылар.

 

Яраталар Илсөяне. Әнә, берәүләр “Юл булмаганга, арганга да карамадык, күрше авылдан килдек!” дип хат язып салган. “Афәрин, шулай дәвам ит!” – дип мактаучылар да аз булмады.

 

И. Бәдретдинова җырлар арасында  кызыклы вакыйгалар сөйләп, халыкны кыздырып торды. Үз итеп, күршең кебек сөйләшкәнне кем дә яратып тыңлый бит ул! Әнә, янымдагы әни дә: “Сөйләгәнен тыңлап тору кызык икән”, – ди. Күз кырые белән генә залга карыйм: бирелеп тыңлыйлар!

 

Илсөя үзе теккән кызыл костюмын киеп тә җырлады, тамашачы сорагач күлмәк тә киеп чыкты. Көмеш төстәге чалбар белән зәңгәрсу кофта кигәч танымадым хәтта үзен: кара-кызыл киемнән күреп ияләнгән! Җырчы кунагыбыз: “Кием карарга гына киләләр”, – дисә дә, халык җырларны да “эченә кереп китеп” тыңлады. Залга төшкәч, “Авыл көе”нә кушылучы әбиләр дә, “Ленин бабай турында”гысына баш кагып, җыр сүзләрен кабатлап утыручы өлкәннәр, телефонга яздыручы яшьләр дә күп иде. Шулай да күңелдә бер аптыраш калды әле. Минәйтәм, әллә хәзер “алабута” сүзендә басым соңгы иҗеккә төшмиме ул, Илсөя Бәдретдинова бит “у”ны сузыбрак җырлады?

 

Илсөя белән бергә килгән Римма Никитина да “үз тавышым икәненә ышанмыйсыздыр”, – дип ике җыр башкарып китте. Аның Әлфинә Әзһәмовадан да нечкәрәк тавышын ишеткәч, татар мультфимнарына менә дигән җырлар яздырыр иде, дип уйлап куйдым.

 

Инде өч ел Илсөядә Казанның (бәлки Мәскәүнеңдер дә) иң яхшы  гитаристларыннан берсе – Сергей Тихонов эшли. Татар телен аңламаучы музыкант татар көйләрен зеңләтеп уйнап җибәргәч, халык дәррәү кул чапты. Синтезатор артындагы Вадим Фәтхенуров та моңлы тавышы белән сокландырды. Баксаң, күп кенә популяр җырлар авторы да икән әле ул. “Юл буе бисмилласын укыды” дигән яңа алып баручылары Илдар Ямалиев беренче чыгышында “Бик сагынсаң, аягыңны суга тык”, – дип урынсыз гына шаярса да, яхшы дәвам итте. Җырлаганнан соң халык хәтта, алкышларга күмеп, сәхнәгә кабат баш ияргә чыгарды үзен. Төркемдә бердәнбер музыкаль белемле шәхес – шофер һәм оператор кеше икән. Зал артында булуы сәбәпле, аның “сәлам әйтеп” болгаган баш киемен генә күреп калдым.

 

Илсөя Бәдретдинованың беренче дискын Илфат абый Фәйзрахманов бүләк иткән иде миңа. Мәктәптә укып йөргән, “Безнең гәҗит” белән элемтәдә торган вакытлар. Яңа чыккан дискны шулкадәр яраттым, көне-төне тыңлый идем. Өйдәгеләр дә туеп бетте, дуслар да аптырый башлады, ә мин тыңлыйм! Вакыт узгач бераз тынып, “Тыелган” җырларга бераз тынычрак карый башладым. Дисклар чыга торды. Шулай да элекке мәхәббәтем бөтенләй сүрелмәде, Илсөянең яңа җырларын да яратып кабул иттем.

 

Инде менә бу концерттан соң тагын да көчәйде бит шул җырларга талпыныш! Үзе дә гади, җырлары да халыкчан: кем яратмас! Юкка гына концерт беткәнче үк “Безгә тагын кайчан киләсез?” дип чакырулар яумады җырчы кунагыбызга. Инде тагын көне-төне Илсөя Бәдретдинованы тыңлыйм. Туйганчы! Боларыннан туйгач, яңа дискы да чыгып өлегерер әле, Алла бирса!

 


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 22.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»