поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.08.2014 Җәмгыять

Һөнәрегезне куркыныч дип саныйсызмы? (Cораштыру)

Соңгы арада дөньяда барган вакыйгалар йогынтысында булса кирәк, Россия халкы дөньядагы иң куркыныч һөнәрләр дип хәрбиләр хезмәтен атый. Дүрт ел элек мондый бәя шахтер һөнәренә бирелгән. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган быелгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хәрбиләрдән тыш, иң куркыныч һөнәрләр исемлеген коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, ерак юлга йөрүче машина йөртүче һәм журналистлар дәвам итә.

Иң куркынычсыз һөнәр ияләре дип исә Россия халкы пилот, укытучы һәм табибларны атаган. Ә сез үз һөнәрегезне куркыныч дип саныйсызмы? Һөнәрегезне алмаштыру мәмкинлеге булса, кайсы юлны сайлар идегез?

Алинә Шә­рипҗа­но­ва, җырчы:


– Һәр һөнәрнең куркыныч яклары бар. Әйтик, без – артистлар гел юлда. Бу күренеш үзе үк җырчының гомерен куркыныч астына куя. Тамашачы арасында холыксыз кешеләр дә оч­рый. Алар, сәхнәгә менеп, чыгыш ясаган җырчыга ташланырга да күп сорамый. Аннары без һәрчак электр уты белән эшлибез. Бу шулай ук бик куркыныч. Моннан ун ел элек кайсыдыр бер шәһәрдә чыгыш ясаганда коеп яңгыр яуды. Шунда аппаратурага зыян килеп, бер җырчыны ток суккан иде. Мин үзем рульдә йөрергә яратам. Шуңа күрә һөнәремне алмаштырырга туры килсә, техника өлкәсен сайлар идем, мөгаен. Элек-элек­тән медицина тармагында хезмәт куярга хыялландым. Юристлык тәҗ­рибәм дә бар. Шуңа күрә югалып калмам дип уйлыйм.

Рәис Нуретдинов, Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлекчәсенең лаеклы ялдагы хезмәткәре:


– Юлда басып тору – үзе үк куркыныч. Машина йөртүчеләрнең дә төр­лесен күрергә туры килде. Араларында исерек, авырулары да очрый. Аларның барысы белән сөйләш­кәндә үзеңне тиешенчә тотарга кирәк. ЮХИДИ хез­мәткәре дә робот түгел бит! 90нчы елларда ниләр генә булмады. Атна саен атыш, үтереш иде...

Гөлназ Гыйниятова, “Яңа гасыр” каналында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы:

– Һәр эшнең үз авырлыгы булса да, журналист һөнәрен куркыныч дип санамыйм. Хәтәр дә, куркыныч та түгел. Бары җа­ваплы хезмәт. Хатын-кыз буларак, хәтәр һөнәр ия­ләре дип янгын сүндерү­челәрне, коткаручыларны саныйм. Алар, үз го­мер­ләрен куркыныч астына куеп, кеше гомерен саклап кала. Дө­рес, куркыныч вакыйгаларны яктыртучы журналистлар да шул санга керә. Мисаллары күз алдында. Фотохәбәрче кулга алынды, күпмесе һәлак булды... Һөнәр алмаштыру мөм­кинлеге булса да, журналистикада калыр идем. Мин инде һөнәремә хыя­нәт итә алмыйм. Күп кенә тәкъдим­нәр булды, тик без тегендә-монда сикереп эш­ләп йөрүчеләрдән тү­гел.

Зифа Кадыйрова, язу­чы:


– Мин язучы булырга җыенган кеше түгел. Үзем­не үзем коткарыр өчен генә яза башладым. Әмма китапларым дөньяга чыгып, халык тарафыннан шун­дый җылы кабул ите­лүен күргәч, җавап­лылык һәм шул ук вакытта курку тоя башладым. Оч­рашу вакытында бер укучым: “Сез­нең китабыгызны өс­тәлдә Коръән китабы белән янәшә тотам”, – дип әйтеп куйды. Тормышны ничек аңласам, әсәрлә­рем­дә дә аны шулай җит­керәм. Әгәр дә кеше мин язганны кагыйдә итеп кабул итә икән, бу шулай ук куркыныч. Дөрес юлны беркем дә төгәл генә белми бит. Еракка йөреп эш­ләүче машина йөртү­че­ләрнең дә тормышын бик яхшы бе­ләм. Улым ун ел буе “дальнобойщик” булып эшләде. Кайсы гына һөнәрне алсаң да, аның берсе дә җиңел түгел. Һәркайсында куркыныч хәлгә тарырга мөмкин. Гомер дәвамында үземә дә төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде. Лаеклы ялга чыкканчы төзелештә эшләдем. Аннан китеп, кондуктор булып эшләп алган вакытларым да булды. Киләчәктә балчыктан чүлмәк ясау белән шө­гыльләнеп карыйсым килә. 



Ватаным Татарстан
№ 118 | 15.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»