поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.08.2014 Медицина

Тешләрне кечкенәдән саклыйк

Теш сызлавы – иң көчле авыртулардан санала. Әмма кайбер әти-әниләр балаларының тешләрен вакытында белгечкә күрсәтүне кирәксенми. Зурларга елына ике мәртәбә теш табибына күренү җитсә, балаларны исә анда ешрак алып барырга киңәш ителә. Хәтта авырту сизмәсәң дә.

Диләрә Галиуллина, теш табибәсе: “Сөт тешләрен дә дәвалагыз”

Балаларда теш кариесы еш очрый. Моны: “Тәм-томнар ярату, иртә-кич теш чистартмау аркасында тешләрдә “кортлар” хасил булган”, – дип аңлатабыз үзләренә. Әлеге “корт”ларның баллыны яратуы, тешләрне ашап баруы, күрше тешләргә дә күчү куркынычы булуы хакында сөйлибез. Тешләрдәге әлеге тишекләрне кичекмәстән яматырга кирәклеген әйтәбез. Бер караганда, бу дөрес тә. Ата-аналар еш кына сабыйларына юлда шикәрле чәй, баллы сулар эчертүне гадәткә кертә. Үсә төшкәч, баллы ризыклар ашарга яратуы, сагыз чәйнәве аркасында тешләре шикәр-бал белән каплана торган була. Ә бу, үз чиратында, кариес барлыкка китерә дә. Шулай ук стресс кичергән, хроник авырулы балаларның тешләре дә нык бозылучан. Вакытында дәваламасаң, ул тагын да катлауланырга – пульпит, периодонтит ише көчле авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә, сабыйларның сөт тешләрен дә дәваларга кирәк. Хәзер көмеш белән буяу, фторлы лак белән эшкәртү кебек дәвалау чаралары киң кулланышта.

Энҗе кебек булсын дисәң...


Тешләрне һәр көнне иртә һәм кич чистарту, ашаганнан соң авызны чайкау мөһим. Сабыйның ике теше чыгуга аларны чистарта башларга кирәк. Чистартканда авыртмасын өчен бармакка киелә торган теш щеткасы кулланыла, аларны даруханәдән сатып алырга мөмкин.

Тешләр сәламәт булсын өчен дөрес туклану мөһим. Балаларның көнлек рационында, һичшиксез, кимендә 100 грамм эремчек һәм сөтле боткалар булырга тиеш. D витамины кергән балык ризыклары ашарга һәм күбрәк кояшта йөрергә киңәш ителә. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш тә тешләргә файдалы.

Баланың тешләре нык булсын дисәгез, иммунитетын кайгыртыгыз. Иммунитеты көчле балаларның тешләре дә ап-ак, нык һәм тигез.

Табибтан курыкса...


Теш дәвалау бүлмәсенә бала белән бергәләп керегез. Сабыйны алдыгызга алып, икәү утырыгыз.

Зуррак балаларга исә, теш дәвалауның никадәр мөһим чара булуы хакында алдан сөйләргә кирәк. Табибының сәламәтлек өчен тырышуын ассызыклап үтегез.

“Авырту булмаячак”, “син бернәрсә дә сизмәссең” дип балага ялган сөйләү кирәкми. Ул авыртуга да әзер булсын.

Инде дәвалау курсын узгач, сабыйны мактап кую, теләген үтәү яхшы.

Кайчан барырга?


Беренче айларда сабыйның беренче сөт тешләре күренүгә үк. Табиб тешләрне ничек дөрес чистартырга, нәрсә белән авыз чайкатырга кирәклеген әйтер.

3-4 яшьтә табиб баланың тешләре дөрес формалашуын кайгырта. Дәваланмаган сөт тешләре киләчәктә сәламәт булмаган тешләр чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

6-8 яшьтә белгеч тешләрнең алышканын күзәтә, яңа тешләрнең дөрес үсмәве дә бар ич.

9-10 яшьтә табибка үзгәрешләрне тикшереп тору, теш кариесын булдырмас өчен профилактик чаралар күрү өчен баралар.

12-14 яшьтә баланың тешләре тулысынча формалашып бетә.

Факт


Теш щеткасы эмальне бозмаска тиеш. Аны ачык килеш сакларга кирәк: кулланганнан соң ул кибеп, җилләп торырга тиеш. Әгәр щетка юеш кала икән, анда микроблар арта һәм бу теш уртлары зарарлануга китерә.

Бу – кызык!


Теш – ул тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең өчтән бер өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән.

Теш – кеше организмының яңадан үз хәленә кайта алмаган бердәнбер өлеше.
Тешнең тышкы ягын каплаган эмаль – безнең организмның иң каты өлеше.

Сан


Беренче теш щеткасы 1780 елда Англиядә уйлап табыла. Аның тоткасы сөяктән, ә кыллары кабан йоныннан эшләнә.

Беренче теш пастасы 5 мең ел элек мисырлылар тарафыннан, пемза һәм шәрабтан ясала.

БУШЛАЙ КОНСУЛЬТАЦИЯ


“Йөрәк тибеше кимесә, нишләргә?”


“Йөрәк тибеше сирәк булу нәрсәне аңлата? Бу очракта ничек дәваланырга? Венера”.

Мәүлидә Мифтахова, Чистай район хастаханәсе балалар табибәсе:


Йөрәк тибеше сирәк булган очрак “брадикардия” дип атала. Балаларга бу диагноз алты яшьтән соң гына куела. Авыру билгеләре нык суык яки эсседә, кинәт куркудан, артык талчыгудан, тынчу бүлмәдә, йоклаганда һәм йоклап киткән вакытларда күзәтелә. Бала еш-еш сулый, аның башы авырта, йөрәк турысында авырту тоя, хәлсезләнә. Йогышлы авырулар белән интеккәндә, агуланганда, бала кинәт буйга үсеп киткәндә шулай ук йөрәк тибеше кимү куркынычы бар. Канда үт суы артканда, җитәрлек дәрәҗәдә гормоннар булмаганда, йөрәк катламнарының шешенүе нәтиҗәсендә дә брадикардия күзәтелергә мөмкин. Кайбер очракларда үсмер чорда бозылган кан йөреше күпмедер вакыттан соң үзе үк нормальләшергә дә мөмкин.

Әгәр йөрәк тибеше 40тан түбән булса, балага кофе яки кайнар чәй белән бал, берничә тамчы элеутерококк үләне суы эчерергә, саф һавага алып чыгарга һәм тиз арада табиб чакыртырга, йөрәккә ЭКГ ясатырга кирәк. Брадикардия барлыкка килмәсен, еш кабатланмасын өчен төрле витаминнар эчәргә, көнҗет чикләвеге һәм зәйтүн мае кулланырга була.
 


Рамилә НОТФУЛЛИНА әзерләде
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»