поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.08.2014 Шоу-бизнес

Салават төш күргән

Һәрхәлдә, Салаватның икенче егерме бишьеллыгының беренче концерты төшкә мөнәсәбәтле булырга охшап тора. Салаватның шәхсән ми­ңа, төшемдә шигырь яздым әле, дип әйткәне булды, ши­гыренең дүрт юлын: “Алай түгел, болайрак иде, болай түгел, алайрак иде, ахрысы”, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстәвенә кеткелдәп көлә-кө­лә укып та күрсәтте.

“Шәп, көн кадагына суга бу”, – дидем... Аннан Ядкәр Хәбибул­лин, Таһир гайнуллин авызыннан да төш дигән сүз шактый еш ишетелде. Шулай да кайбер репетицияләрне күреп-тыңлап кына быелгы концертның төп темасына төшенеп җитеп булмады.

Репетицияләр Салават­лар­ның шәһәр читендәге “база” дип йөртелүче комплекстагы (аңа шушы исем тө­гәлрәк килеп тора сыман) җыйнак кына агач йортның икенче катында җәй дәва­мында диярлек барды. Кичке сигезләрдә-тугызларда баш­лыйлар да иртәнге ике­ләр­дә-өчләрдә таралышалар. Беренче катта чәй кайнап тора, дөнья хәлләре белән танышу мөмкинлеге бар, ишегалдына чыгып чәчәкләргә, җиләк-җимешкә соклана аласың, аю да, башка җәнлекләр, кош-кортлар да синең хозурыңда. Мондагы матурлыкны, тамашаны язып, сөйләп бетерерлек кенә дә түгел. Чын-чын зоопарк, ботаника бакчасы инде менә!

Репетициягә дип ки­лүчеләр дә, Салават үзе дә берникадәр вакыт шушында юаныч таба – кош-кортлар­ны, җәнлекләрне ашата, үсем­лекләргә су сибә, кем ниче­к булдыра ала – шулай мәш килә. Репетициягә йөрүчеләр арасында Хәмдүнәне (массажга да көн дә барам, дип әйтеп алган вакыты да булды), абыйлы-энеле Мортазаларны, Рифат Зариповны һәм дә бик күп яшь талантларны очраттым. Әмма бу әле концертта нәкъ менә алар катнаша икән дигән сүз түгел. Салаватның иләгеннән узу шактый авыр. Концертта башкарылачак җырлар бе­лән дә шундый ук хәл. Үзенә тәкъдим ителгән һәм үзе үк сорап алган җырларны ул биль­ярд өстәленә тезеп салган, кайберләренә фломас­тер белән кул тамгасы да сырлаган. Белүемчә, андыйлар инде концертта, һич­шиксез, җырланачак, дигән­не аңлата.

Салаватның таләбе элек тә, хәзер дә үзгәрешсез: җыр мәгънәле, һәркемгә аңлаеш­лы, тәрбияви булырга тиеш! Репетиция барган арада мин тамашачы хөкеменә тәкъ­дим ителәчәк җырларның кайбер юлларын блокнотка теркәдем, нинди темага өс­тенлек биреләчәге шулардан аңлашылыр булса кирәк. Әйтик, бер җырда:

Бу яңгырны син
җибәрдең мәллә
Мин өзелеп буран
көткәндә?–
дигән юллар бар. Икенче­­сендә:

Ни булды соң, туганнар,
Нигә купты бураннар?.. – диелә, аннан:
Ни булды соң, дусларым? –
дип дәвам ителә.
Гомер тавы, гомер
тавы,
Сынасаң, әйдә, сына...
***
Әй дәва юк, дәвалар юк,
Сары сагышларыма, – дип тә моңланыр, ахрысы, Салават.

Тормышта иң кадерле өч әйбер нәрсә ул? Нинди өч әйбергә ныклап ышанып булмый? Беркайчан да югалтыр­га тиеш булмаган өч әйбер ни-нәрсә? Концерт дә­вамында менә шушы сорауларга да җавап табу ихтималы зур.

Кичә кичен Г.Камал театры сәхнәсендә генераль репетиция булды, салаватлылар тамашачы хөкеменә чыгарга әзер. Җырчының кә­ефе күтә­ренке, юмор хисе, таләп­чән­леге көчле, күңелендә шигъри юллар:

Чирек гасыр – җиде юл
чатында,
Кая барсам, көтәр
халкым бар.
Сез – минеке, мин –
сезнеке, диеп
Бүген, шөкер, әйтер
хакым бар.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»