поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.08.2014 Җәмгыять

Акча корты

Паразитология фәнендә токсоплазмоз (Toxoplasma gondii) дигән гаҗәеп паразит төре билгеле. Кешегә ул күбрәк мәчеләр аша эләгә. Токсоплазмоз, канга үтеп керүгә, баш миенә омтыла башлый, шунда урнаша һәм кешенең психикасына тәэсир итә: акчага, матди байлыкларга, үз-үзеңне тотышка, эшкә мөнәсәбәтне үзгәртә.

Үзгәрешләр шул дәрәҗәдә була ала: кеше исәрләнергә, ягъни шизофрения белән чирләргә мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, аерым төбәкләрдә токсоплазмоз йоктырган кешеләр саны кү­бәйсә, халыкның аңында мәдәни үзгәрешләр килеп чыга. Кайбер илләрдә бу паразит белән зарарланган кешеләр саны 70 процентка җитә икән, Җир шары буенча, гомумән алганда, уртача 25 процент кеше баш миендә токсоплазмоз йөртә дип санала. Паразит аеруча авырлы хатыннарга куркыныч, чөнки яралгыга тө­зәтеп булмаслык үзгәрешләр салырга мөмкин. Шуңа күрә авырлы хатыннардан гадәттә токсоплазмозга анализ алалар. Корткыч мәчеләргә исә тычканнар һәм күселәр аша үтеп керә. Бу ерткыч җәнлекләр канында да ул үзен акыллы җан иясе кебек тота, аны йоктырган киме­рүчеләр песиләрдән курыкмый, шуның аркасында мияуби­кәләр өчен җайлы табышка әверелә. Ток­соплазмозның үрчү һәм таралу циклы өчен нәкъ менә мәче тәненә үтеп керүе кирәк тә инде.

Сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башында без элекке СССР киңлекләрендә аңарчы күз алдына да китереп булмый торган үзгәрешләргә юлыктык: матди кыйммәтләр беренче планга менде, намус, вөҗ­дан, оят кебек кешелек җәм­гыятенең яшәве һәм үсеше өчен алыштыргысыз кирәкле булган кыйммәтләр юкка чыкты диярлек, рухи кыйммәтләргә өстән карау гадәти хәлгә әйләнде, аналар балаларын бугазлый башлады, көнчелек, бер-береңне батыру, арттан пычак кадау, астыртынлык кебек сыйфатлар артты, “брат братның көтү көткәненә рад” дигән әйтем үзенең тискәре төсмерен югалта башлады, ягъни туганлык җепләре өзелү өчен борчылу, аларны яңадан ялгарга омтылу галәмәтләре юкка чыкты. Бервакыт социаль челтәрләрдә матбугат-сәнгать әһелләре арасында кечкенә генә бәхәс купты. Бәхәс объекты – балаларны туган телгә өйрәтү мәсьәләсе иде. Үз баласын туган телдән бизде­рүдә гаепләнгән бер журналист: “Туган телем минем тамагымны туйдырмый икән, ул нәрсәгә кирәк”, – дип игълан итте. Кү­рәбез, тамак туклыгы мәсьәләсе туган телгә һәм милләткә мөнә­сәбәтне дә хәлиткеч рәвештә билгели башлады. Фәкыйрьлек, әлбәттә, күңел сөйми торган, начар әйбер. Бигрәк тә бүгенге технологик җәм­гыятьтә ачлы-туклы яшәүчеләр булу, аларның хәтта артып китүе бер дә сөенечле хәл түгел. Бу берникадәр гаҗәп тә. Әмма акчага, матди байлыкларга мәхәббәт йөрәкләрне яулый, баш миенә чыкмаслык булып кереп урнаша икән, бу да җәм­гыятьтә кискен тискәре үзгә­решләр китереп чыгара. Бу хәлләргә токсоплазмоз дигән паразитның катнашы бардырмы, булса күпмедер, анысын тәгаен генә әйтеп булмый, әмма акча вирусы канга үзе генә дә үтеп керә һәм шаккатыргыч үзгәрешләргә китерә ала.

Миңа ихтыярсыздан авыл­ның тарихи мәчетенә туристлык максаты белән килгән делега­цияләрне каршы алырга һәм озатып калырга туры килгәләде. Шунда теләмәсәң дә күрәсең һәм игътибар итәсең инде: зур түрәләрдән, бай бизнес әһел­ләреннән торган төркемнәр мә­чет эчен әйләнеп чыгу белән канә­гатьләнә, сораулар бирергә, кызыксынырга мөмкиннәр, әмма сәдака тартмасы янына мондыйлар килми диярлек. Уртача һәм аннан түбәнрәк тормыш дәрә­җәсендәге кешеләрдән оешкан төркемнәр исә тартма янында чират тора. Дөрес, читтә мул тормышта яшәүче авылдашлар бар. Алар мәчетнең матди ягын еш кайгырта, шактый эре суммаларны яшерен рәвештә сәдака итеп бирә, еш кына үзләренең бу га­мәлләрен афишаламаска, авыл­­дашларга әйтмәскә куша. Авыл мәчетенең исә матди проблемасы бер генә: ул кышын җылыткан өчен түләү. Ике катлы мәчеткә бер сезонга шактый зур сумма җыела. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сәҗдә урынының бер елны да акчасыз калганы юк.

Аллаһы Тәгалә адәм балаларын төрлечә сыный. Байлык белән сынау – ихтимал, иң катлаулы сынауларның берседер. Авырлык килгәндә, югалту ки­чергәндә кеше еш кына уйлана, бәланең сәбәбен эзли, нәти­җә­дә йә тәүбә итә, йә иманга килә. Байлык белән сыналганда инсаннар исә күп очракта тәкәб­берләнә, ләззәт артыннан куып, тирә-юньдәгеләрне дә, Аллаһы Тәгаләне дә оныта башлый. Еш кына бу халәт төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә ки­терә.

Байлар һәм фәкыйрьләр катлавы белән махсус үткәрелгән экспериментлар шуны күрсәтә: авырлык күреп яшәүчеләр баш­каларның проблемаларына, хәс­рәтләренә күбрәк игътибар итә, аларның хисләрен тышкы кыя­фәтләреннән үк аңлый, кайгы уртаклашучан, ярдәмгә килүчән булалар. Байлык ияләрендә исә бу сыйфатлар югала, сөртелә бара. Алар урынына үз шәхесеңне югары күтәрү, янәшәдәгеләргә өстән карау, мәрхәмәтсезлек, кайвакыт хәтта кансызлык кебек сыйфатлар күңелләрне били. Беркли университетында үткә­релгән бер тикшеренү хәтта уендагы виртуаль акча да кешенең үз-үзен тотышын кис­кен үзгәрт­кәнен раслый. Экспериментта катнашучыларны парларга бүләләр һәм монополия уены уйнарга кушалар. Пардагы бер кешегә баштан ук зур суммадагы виртуаль акча биреп куялар. Уенның башында зур акча ияләре уңайсызлык кичерә, әмма уен кызган саен үзләренең көндәшләреннән өстенлекләре белән мактана, алардан көлә, мыскыл итә башлыйлар. Аларда комсызлык дигән хис уяна.

Затлы чит ил машинасы ияләренең юл кагыйдәләрен сан­ламаулары, аварияләрне күб­рәк ясавы, һәлакәт булган урыннан фаҗига корбаннарын ташлап качып китүләре дә – билгеле факт. Кайберләре хәтта авыр яралы өстеннән машина белән тагын бер тапкыр чыгып китәргә дә мөмкин. Бу җәһәттән акча корты җаннарны яуласа, шактый куркыныч нәтиҗәләргә китерә дип ышанып әйтергә мөмкин. Әмма байлык, күп акча бар кеше өчен дә куркыныч түгел. Акча кулга түгел, йөрәккә үтеп керсә, кеше өчен куркыныч тудыра, кулдагы күп акча исә зыянсыз. Күп акча хәтта кулда булмаганда да йөрәккә үтеп керсә зыянлы. Кеше шәхесе бу очракта да төзәтеп булмаслык дәрәҗәдә үз­гәрә. Тәкәббер фә­кыйрьләр, кесә караклары, телә­сә нинди, хәтта җинаятьчел юллар белән байлыкка омтылучылар шул очракта барлыкка килә.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 110 | 01.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»