поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.08.2014 Мәгариф

Шәхси балалар бакчасы директоры: Сабыйларга уен җитми

Бүген әти-әниләр арасында балаларын шәхси бакча һәм мәктәпләргә йөртергә теләүчеләр дә аз түгел. Мондый мөмкинлек өчен күбрәк акча түләргә туры килсә дә, балага аерым мөнәсәбәт кызыктыра. Шәхси бакчалар дәүләтнекеннән кайсы ягы белән аерыла? Казанда беренчеләрдән булып бу эшне башлап җибәргән шәхси бакчалар директоры Наталья Реснянская белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Наталья Леонидовна, шәхси бакча ачу теләге сездә ничек уянды?

– Элегрәк бакчалар, гадәттә, тәрбиячеләр, белем һәм тәрбия бирү сыйфаты белән килеш­мәү­че кешеләр тарафыннан оеш­­тырыла иде. Минем, гоме­ремдә дә тәрбияче булып эш­ләмәя­чәкмен, дигән сүзем бар иде. Әниебез тәрбияче булгач, бу эшнең нечкәлекләрен, авырлыгын белеп үстем. Педагогик сыйныфны тәмамладым, Йош­кар-Ола педагогик институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. 14 яшьтә үк бакчада практика үтәргә туры килде. Шул вакытта бу эш минеке түгел икәнлеген аңла­дым. Кайчак кайбер әти-әни­ләрнең сабыйларын килеп ала алмаулары аркасында әни аларны кунарга безгә алып кайткалады. Дөресен әйткәндә, бу хәл апам белән миңа бер дә ошамый иде. Фикерләрем 4 курста укыганда беренче балабыз тугач үзгәрә башлады. Әбиләребез эшләгәч, кирәк чакта баланы куярга урын таба алмый аптырадык. Те­ген­нән-моннан тәрбиячеләр эзләдек, әмма берсе дә таләп­ләргә туры килмәде. Менә шуннан соң шәхси бакча ачу теләге туды да инде. Йошкар-Олада ташландык бина алып, шунда бакча ачтык.

– Казанда ничек эшли башладыгыз?

– Шуннан соң гаиләбез белән Казанга күченергә туры килде. Әмма ул вакытта башкалада шәхси бакчалар, хәтта “Көн­герә”дән кала, балаларның аң-белемен үстерү үзәкләре дә юк иде. Аптырагач, тагын шәхси бакча ачу өчен бина эзләргә мәҗбүр булдым. Ул чакта демография мәсьәләсе кискенләшү сәбәпле, кайбер бакчалар буш торды. Родин урамында, бер бина табып, аңа ремонт ясап, балалар үзәге ачтык. Мин үзем дә шунда ярты еллап дәресләр алып бардым, барысы 50ләп бала җыелды. Башта белдерү бирсәк, соңыннан “сарафан радио”сы эшли башлады. Әти-әниләрнең сабыйларын шәхси бакчага йөртү теләге бар иде. Алар балаларына аерым мөнә­сә­бәт күрсәтелүен тели. Шуннан соң 16 баладан торган төркем ачтык. Әти-әниләр үз­ләре дә ремонт эшләрендә булышты. Беренче өч елда һәр ел сан бер төркем булдырылды. Ә Зорге урамындагы бакчаны 2004 елда булдырдык. “Кварт” заводының бакчасын арендага алдык. Ул ике генә төркемгә калган иде. Аны тәртипкә ки­терү җиңел булмады. Әле дә хәтер­лим: 26 ”КамАЗ” иске әй­берләр генә түктек. Балалар шәһәрнең төрле почмакларыннан җыелды. Безнең Казанда тагын ике урында бакчаларыбыз бар.

– Хәзер шәхси бакча ачарга теләүчеләргә күпкә җи­ңелрәк диләр...


– Мәктәпләрдән аермалы буларак, 2002 елда шәхси бакчалар ачу белән кызыксынучы бөтен­ләй юк иде. Роспотребнадзордан лицензия алганда да гаҗәпләнеп калдылар хәтта. Соңгы елларда исә шәхси бакчаларга карата караш үзгәрде. Чөнки ил буенча бакчаларда урыннар җитми башлады. Ә социаль киеренкелекне бетерергә кирәк. 2012 елдан азмы-күпме федераль субсидия, бинаны бушлай файдаланып тору мөм­кин­леге бирелә башлады. Ул вакытта СанПин нормалары да бик катгый иде, хәзер бу мәсьәлә бераз булса да йомшарды. Бүген бакча ачу өчен иң кулай вакыт. Дөрес, дәүләт күрсәтә торган ярдәм системасы ахырга кадәр камиллә­шеп бетмәгән әле. Кай­берәүләр бу эшне бизнес дип кенә кабул итә. Алайса, шәхси бакчалар саны ник гөмбә кебек калыкмый соң? Чөнки документ эше җиңел түгел, биналар табу буенча кыенлыклар килеп чыга. Яхшы бакча ачар өчен бер балага, ким дигәндә, 2,5 метр мәй­дан­да урын кирәк. Анда ашау, музыка заллары булдырылырга һәм башка таләпләр үтәлергә тиеш. Бу зур җавап­лылык, әле бит сабый­лар­ның куркынычсызлыгын да тәэ­мин итәргә кирәк.

– Сездә әти-әниләр айга күпме акча түли?

– Уртача 16 мең. Сабыйлар ара­сында гади гаиләләрдән ки­лүчеләр дә, эшмәкәр, түрә балалары да бар. Кайбер әниләр ана капиталы ярдәмендә түли, әби-бабайларының пенсиясе акчасын алып килүчеләр дә бар.

– Тәҗрибәле тәрбияче­ләр­не табу кыен түгелме?

– Белем һәм тәрбияне диварлар түгел, кеше факторы хәл итә дигән фикердә мин. Кадрлар мәсьәләсе, чыннан да, кискен тора. Укытучы булып эшләүче­ләр дә, кызганыч, тәрбияче булып эшли алмый. Бу – башка дөнья. Безгә тәрбияченең шәхес булуы мөһим. Бары тик андыйлар гына шәхес тәрбияли ала. Бездә бу мәсьәләдә таләпләр югары.

– Соңгы елларда бакчаларга тагын да зуррак таләпләр куела. Сабыйларны артык җәфаламыйбызмы?


– Бакчаларда санарга, укырга, язарга өйрәтүгә игътибар бирелә. Яңа стандартлар буенча бала уйлый, фикерли, аралаша белергә тиеш. Әмма фәлән сүз өйрәнергә тиеш дигән нәрсә юк. Барыннан да бигрәк баланың аңын үстерү бурычы куела. Мин моны хуплыйм. Әмма ул очракта мәктәпләр күпне таләп итәргә тиеш түгел дип саныйм. Бакчаларда дәресләр саны кыскартылды. Балалар 5 яшькә кадәр уйнарга гына тиеш. Нәкъ менә уен җитми. Бакча тормышы ашау-эчү, түгә­рәкләргә йөрүгә корылган. Бала­ларның күбесе уйнамый. Гаилә, кибетче һәм башка һөнәр ияләре булып уйганда гына алар тормышка өйрәнә ала. Хәзер дәрес­ләр күп. Муниципаль бакчалар телләр, математика һәм башка фәннәр­не өйрәтүгә өстен­лек бирергә тырыша. Әти-әниләрне дә иң элек шул кызыксындыра бит.

Без исә әти-әниләргә балаларны укырга, язарга өйрәтү бурычын куймыйбыз дип аңлата­быз. Сабыйлар дәресләр белән күп мавыкмый. Балага шәхси якын килү өчен төр­кемнәргә 16 бала гына кабул итәбез. Аларга икешәр тәрбияче билгеләнгән. Дәресләр ике төркемгә бүленеп үткәрелә. Әти-әниләр балаларны үзләре теләгән вакытта ки­терә алалар. Алар күнегүләрдә катнаша ала. Чөнки әти-әни кызыксынганда гына балада нәр­сәгә дә булса теләк артырга мөмкин. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 110 | 01.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»