поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.08.2014 Медицина

Сез донор булырга әзерме? (Сораштыру)

2 август көнне Татарстанда “Донор шимбәсе” акциясе узачак. Бу көнне теләгән һәр кеше кан тапшыру үзәкләренә барып донорга әйләнә ала. Чара 2009 елдан бирле бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Аның нәкъ менә җәен һәм шимбә көнне оештырылуы очраклы түгел.

Белгечләр, бу вакытта донор канына кытлык күзәтелә, ди. “Донор шимбәсе”ндә катнашу өчен Казанда яшәүчеләр иртәнге 8.00дән көндезге 13.00гә кадәр Республиканың кан үзәгенә (Җиңү прос­пекты, 85 йорт) килә ала. Шулай ук акция аның Әлмәт, Чаллы, Түбән Камадагы филиалларында, Чистай һәм Алабугадагы кан алмаштыру үзәкләрендә дә узачак. Ә сез донор булырга әзерме?

Рөстәм ЗИННУРОВ, “Гаилә” мәчете имамы:


– Диндә кан тапшыруга бернинди тыю да юк. Монда бит кешегә ярдәм турында сүз бара. Ә ке­шегә ярдәм итү ислам динендә хуплана гына, дин яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Ураза тоткан кешеләр­гә килгәндә, һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Кайбер кеше бит моны күтәрә алмый. Әгәр сәламәтлегенә зыян кил­мәсә, ул очракта бернинди дә тыю юк. Үземнең канны бер генә тапкыр тапшырганым бар. Бу атнада ук булмас, әмма киләчәктә тапшырырга ниятлим.

Гүзәл ХӘСӘНОВА, Казан кан үзәге баш таби­бының оештыру-методик эш буенча урынбасары:


– Казан кебек эре шә­һәрләрдә җәй көне кан тапшыручылар саны бераз кими. Студентлар өй­лә­ренә кайтып китә, шә­һәр халкы дачага күче­нә. Ә кан көн саен, сәгать саен кирәк. Җәй булуга, көз булуга карамый. Акциянең шимбә көнне узуы очрак­лы түгел. Бу көнне атна уртасында эштә булучылар, якын-тирәдәге авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр килә ала. Кан тапшырырга килүчедән паспорт, Татарстанда теркәлгән булуы һәм яхшы кәеф сорала. Республикада айга 3-4 мең кеше кан тапшыра. Моның бер зыяны да юк. Беренче тапшырганда 350 мл кан алына. Бу – физиологик норма. Кан тапшырганнан соң кан күзәнәкләре яңа­ра. Кешенең кәефе күтә­релә. Кан ике айдан тулысынча яңарып бетә, шуңа күрә аны ике айга бер мәртәбә тапшырып торырга мөмкин. Ә плазманы ике атнага бер мәр­тәбә тапшырырга ярый. Икенче, өченче һәм аннан соң кабат килгәндә, күпме кан алырга икәнен кеше­нең тән төзелешенә карап табиб билгели. Гадәттә, кан – 400 мл, плазма 600 млга кадәр алына.

Раил ӨМЕТБАЕВ, “Яңа гасыр” телеканалында “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:


– 2009 елдан бирле плазма тапшырам. Бер­ара һәр 2 атна саен тапшырып тордым. Кызганыч, соңгы арада моны даими эшләп булмады. Озак вакытка тукталып тор­ганнан соң май аенда кабат тапшыра башлаган идем, әмма ураза ае кер­гәч, тагын өзелде. Якын арада кабат барып тапшырырга җые­нам. Аның, беренче­дән, организмга файдасы бар. Чөнки каннан плазманы алалар, кан әйләне­ше яхшыра. Икен­че­дән, ул плазма Кировта дарулар ясый торган заводка җибәрелә. Анда яман шеш белән авыручы балалар өчен дарулар ясыйлар. Өченче­дән, ике атна саен канның сыйфаты турында бушлай анализлар алып торасың. 60 тапкыр тапшырганнан соң “Рос­сия­нең атказанган доноры” дигән исем бирелә. Мин барлыгы 40 тапкыр тапшырганмындыр инде. Хәл китүен бер тапкыр да сизгәнем булмады. Организм яхшы кичерә. Сәла­мәт плазма еш очрамый. Шуңа күрә даими йөри торган җа­вап­лы пациентлар бик кирәк.

Райнур ӘХМӘТОВ, Саба районы Олыяз авылыннан эшмәкәр:


– Үзем кан тапшыра алмыйм. Чөнки миндә гепатит вирусы бар. Ул зарарлы түгел, әмма канны башка кешегә бирергә ярамый. Ә болай энекәшләр, туганнар, абыйлар барысы да кан тапшыралар. Ерак түгел, Шәмәрдәндә генә плазма үзәге бар. Ике туган энекәшемә “Россия­нең атказанган доноры” исеме бирелде. Аларны, мәгълүматларын язып алып калып, шул плазма үзәгенә тиешле вакытта шалтыратып чакыралар. 



Ватаным Татарстан
№ 110 | 01.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»