29.07.2014 Авыл
Вакытына карап якуты
Соңгы вакытларда әледән-әле явып узучы яңгырлар урып-җыю эшләрен сизелерлек тоткарлый. Өстән явып торганда турыдан суктыру түгел, игеннәрне егу да куркыныч. Ярый ла, синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә һава торышы уңай якка үзгәрсә.
Мактанырлык булмаса да...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлегә 60 мең гектар иген турыдан урып суктырылган, 140 мең гектарда игеннәр теземнәргә салынган. Чагыштыру өчен: узган ел бу вакытка турыдан суктырылган мәйданнар – 260 мең, ә теземнәргә салынганы 512 мең гектар булган. Саннардан күренгәнчә, быел урып-җыю темплары әлегә шактый сүлпән. Эшләр болай барса, Зәй районында узган семинар-киңәшмәдә ТР Президенты тарафыннан игенчеләребез алдына август аенда урып-җыюның төп өлешен тәмамлау бурычының тормышка ашырылуы әлегә зур сорау астында кала.
Бик үк мактанырлык булмаса да, терлек азыгы әзерләү темплары узган ел күрсәткечләреннән югарырак. 2013 елгы июльнең бер көнендә 5 мең 200 тонна терлек азыгы әзерләнгән булса, быел бу күрсәткеч 9 мең 800 тонна тәшкил итә. Нәтиҗәдә республика хуҗалыкларында бер баш терлеккә 15 центнер шартлы азык берәмлеге әзерләнгән. Тик бу кадәресе дә әле тиешле күләмнең яртысы гына шул.
Турыдан урып суктырылган мәйданнар буенча иң зур күрсәткеч Буа районы хуҗалыкларында – 8943 гектар. 25326 гектарда игеннәрне теземнәргә салган буалылар әлегә беренчелекне бирергә җыенмый. Бары тик бер гектардан алынган уңыш буенча гына азнакайлылардан беразга калышалар. Урып-җыюда уңышлы старт алган азнакайлылар әлегә бер гектардан 28,6 центнер уңыш ала. Буада бу күрсәткеч – 28,3 центнер, Нурлат районы хуҗалыкларында – 26,7, Актаныш районы хуҗалыкларында – 25 центнер.
Кыр кораблары сынатмасмы?
Урып-җыюга әзерлек эшләре байтак хуҗалыкларда ел дәвамында барды дисәк тә, ялгыш булмастыр. Башкача мөмкин дә түгел. Ни өчен дигәндә, 1 миллион 585 мең 900 гектарда урып-җыю эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗалыкларда булган техниканың күпчелек өлеше инде күптән хезмәт итү срогын узган. Чит илләрдә булса, металлга озатылыр иде дә бит. Безнең механизаторлар – түзем халык. Ел саен ватык комбайннарның җимерек урыннарын төзәтеп, кем әйтмешли, “җитмеш җирдән ямаштырып” булса да, урып-җыюга әзерлек сызыгына куялар. Ни хикмәттер, шундый техника белән дә җае килгәндә тәүлек буена эшләп, чын фидакарьләрчә хезмәт батырлыклары күрсәтүчеләр дә бар. Иманым камил: чит ил механизаторлары безнең кырларны иңләүче кайбер комбайннарда тәүлек буенча эшләү түгел, кабызып җибәрә дә алмаячаклар.
Быелгы урып-җыю чорында республика кырларында 3566 кыр корабы эшләячәк. Бу исә – бер комбайнга 440 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре туры килә дигән сүз. Ягъни Татарстан хуҗалыкларында булган һәр комбайнга тиешле нормативны икеләтә арттырып эшләргә туры киләчәк. Хуҗалыкларда югары җитештерүчән чит ил комбайннары булса, бер хәл дә бит. Юк шул. Андыйлары эре инвестор яки аягында нык басып торучы хуҗалыкларда гына. Дөрес, аларының да күбесе искереп бара. Ә крестьян-фермер хуҗалыкларына башлыча кайчандыр үзебездә җитештерелгән комбайннар белән урып-җыюны “ерып” чыгарга туры киләчәк.
Кыскасы, таушалган техника белән бу кадәр эшләрне кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу – хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, механизаторлары, урып-җыю эшендә катнашучы барлык хезмәтчәннәрдән зур оешканлык та сорый.
Хуҗалыкларга узган елларда сынап каралган эш тәҗрибәсен быел да куллану комачау итмәстер. Комбайнчылар эшен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тулырак итеп файдаланасы бар. Матди кызыксындыру чаралары, эшне ике сменалы итеп оештыру, үзара ярдәмләшүне күздә тотып әйтүем. Кайчагында юк кына сәбәп аркасында югары җитештерүчәнлеккә ия булган техника атналар буе тик тора.
Гадәттә, урып-җыю эшләре хәтта янәшә хуҗалыкларда да төрлесе төрле вакытта тәмамлана. Янәшә хуҗалыкларда эштән бушаган техниканы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге комбайннарны файдалану да һәр як өчен отышлы булыр иде.
Игенче хезмәте нигә табышсыз?
Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан Зәй районында узган семинар-киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ел дәвамында булачак уңыш өчен хуҗалыкларда тулаем алганда 27 миллиард сум чамасы акча тотылуын искә алган иде. Бары тик язгы кыр эшләренә генә дә 12 миллиард сум тотылган. Инде шундый эшләрнең нәтиҗәсе нинди булыр? Бу кадәресе күпмедер күләмдә һәр хуҗалыкның үзеннән торса да, игенчегә бәйле булмаган факторлар да җитәрлек шул. Иң беренче чиратта ашлык бәяләре чыгымнарны капларга мөмкинчелек бирерме? Гомумән алганда, ашлык җитештерү табышлы булырмы? Бүген һәркемне шушы сорау борчый.
Белгечләр әйтүенчә, Россиядә ашлык җитештерүнең соңгы 10-15 елда табышы кимегәннән-кими бара. Дөрес, 2007 елда дөнья базарында бәяләр кискен күтәрелү нәтиҗәсендә ашлык җитештерү табыш китергән китерүен. Шуннан соң Россиядә ашлык җитештерүдән алынган табыш ел саен кими бара. Моның төп сәбәпләрен ил эчендә ягулык-майлау материаллары, башка төр энергия чыганакларына булган бәяләрнең ел саен 10-15 процентка арта баруы, авыл хуҗалыгы өчен бирелә торган кредит ставкаларының югары булуыннан да күрәләр. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып киткәннән соң ил базарына күпләп арзанрак товарлар, шул исәптән азык-төлек кертелә башлавы һәм башка күп төрле сәбәпләр дә тискәре йогынты ясамый калмыйдыр. Svetainės, teisiniai, finansiniai, techniniai ir medicininių tekstų vertimai skrivanek.lt
Мондый шартларда ашлык җитештерүчегә ни эшләргә? Иң беренче чиратта җирдә дым саклаучы технологияләр куллану мөһим, ди Марат Әхмәтов. Корылыктан бары тик соңгы 5 елда гына да хуҗалыклар якынча 50 миллиард сумлык зыян күргән. Минераль ашламалар куллану, артык чыгымнарны киметү, чәчү структурасын дөрес куллану, сугарулы һәм пар җирләреннән нәтиҗәлерәк файдалану да игенче хезмәтен табышлырак итәр иде.