поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.07.2014 Җәмгыять

Самолетка утырырга шүрләмисезме? (Сораштыру)

Соңгы арада очкычлар белән ике зур һәлакәт булды. Аның беренчесе – Малайзия һава юлларының “Боинг” очкычын бәреп төшерелүе. Бу һәлакәттә 298 кеше җан бирде. Икенчесе Алжир һава юллары самолеты белән бәйле. Ул да радарлар күзәтүеннән югалып Малида килеп төште, 51 кеше һәлак булды.

Исегездә булса, моңа кадәр Малайзиянең тагын бер пассажир самолеты, гомумән, юкка чыкты. Озак эзләделәр, таба алмадылар. Узган ел Казанда да коточкыч авиаһәлакәт аркасында 117 кешене җирләдек. Самолетлар белән һәлакәтләр еш була, әмма алар очмый тормый. Ә сез очкычларга утырырга куркасызмы?

Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:

– Эш буенча һәр ай саен кайдадыр барырга туры килә, кайчакта бер илдән кайтып та өлгермисең, икенче дәүләткә командировкага китәр өчен чемодан туты­расың. Көньяк Африкадан Европага, аннары Япониягә очып кире Казанга кайткан вакытлар да булды. Андый зур араларны берничек тә поезд, автомобиль ярдәмен­дә узып булмый. Телисеңме, теләмисеңме, син очарга тиеш. Мин үзем самолетларны бик яратам. Пилотлыкка укырга исәп бар, әмма әлегә бу хыял гына булып кала бирә. Самолетка утыргач та, бу башка транспортка да кагыла, догаларымны укыйм да, Аллаһка тапшырып юлга кузгалам. Миңа аэропортлар мохите ошый, төрле һава юлларының очкычларын чагыштырам, ризыклары да төрле, кешеләр белән аралашу үзе кызык бер дөнья!

Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәре 13 санлы гимназия-интернат укытучысы:

– Элек 12шәр сәгать дә­вамында очканым бар иде, “ыһ” та итми идем, ә хәзер куркам! Әллә яшь бара, әллә шушы авиаһәлакәтләрнең тәэ­сире, белмим. Менә әле без зур сәфәргә чыгып киттек. Сәяхәтләрне бик яратабыз. Быелгы маршрутка Австралия, Яңа Зеландия, Таиланд, Малайзия, Индонезия, Вьетнам, Сингапур һ.б. кебек илләр керде. Самолетка утырган саен калтыранам, әллә ниләр күз алдыма килә башлый, үлермен дип куркам. Якыннарым бу югалтуны авыр кичерер дигән уйлардан йөрәк “жу” итә. Ирем уйлап та бирми: “Тагын 7 илгә барып кайтасы бар”, – дип миннән көлә. Дөресен әйтергә кирәк, Россиядәге һава юллары самолетлары куркынычрак йөри. Шулай да һәлакәт булмый дип берсе дә гарантия бирә алмый.

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:

– Юлга чыкканда: “Уйлап та бирмим”, – дигән кеше­ләргә ышанмыйм, андыйлар белән сәфәргә чыгу да куркыныч. Барысын да Ходайга тапшырам да чыгып китәм, тәкъ­диреңә ни язылган, шул була. Авиаһәлакәтләр турында еш ишетеп куркабыз, әмма җир­дә йөргәндә дә күпме авария була, корбаннар саны коточкыч күп. Самолетларны яратмыйм, йө­рер­гә мәҗбүр булганга гына утырам. Ә болай, мөмкинлек булса, поездда гына йөрер идем. Әмма анда йоклап китә алмыйча ин­тегәм. Мәскәү бе­лән Казанны тоташтырган югары тизлек­тәге тимер юл­ның салынуын көтәм. Индивидуалки Пензы dosug-58.info не благодари ;) Тизрәк салынсын иде, самолетта ин­текмәс идем.

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:

– Курыкмыйм, батып үләр­гә язса, су тулы ләгәндә дә батарга мөмкин. Авиа­һәлакәтләр элек тә булган инде ул, хәзер бары тик мәгълүмат кына тиз тарала, төрлесен ишетәбез, күрәбез. Май аенда гына 12 тапкыр очкычка утырырга туры килде, ансыз беркайда да өлгереп булмый. Туганнарым, дусларым арасында да алай куркучылар юк. Менә мәрхүм Туфан абый Миң­нуллин самолеттан шүрли иде, поезд, машина белән генә хәрәкәтләнде.  



Ватаным Татарстан
№ 108 | 27.07.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»