поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
23.07.2014 Җәмгыять

Җәяүле төнге сәяхәт

Казанга, көтмәгәндә-уйламаганда чит илдә яшәүче дусларыбыз кайтып төште. Һәм безгә әзерләнергә дә вакыт бирмичә, каланың матурлыгын, бигрәк тә миллилеген күрсәтүебезне үтенделәр. Нәрсәсе бар инде аның, Кремльгә алып барасың, Милли музейга, диярсез сез. Ә кунак­лар төнге сәяхәт сораса, нишләрсең?

Чит илдә яшәүче милләт­тәшләребезнең беренче үте­нече үк аяктан екты. Әйдә, берәр кинотеатрда татарча кино карыйк әле димәсен­нәрме?! Күңелдә “Бибинур”ны яңартып, андый кинолар булса да, билгеле бер көннәрдә генә күрсәтелә шул дип аңла­тырга туры килде. Шуннан капылт Камал театры каршындагы фонтаннар искә төште. Менә бит кая алып барырга кирәк читтән килгән милләт­тәшләребезне! Төсле фонтаннардагы су ташкыны Сәйдәш музыкасына ияреп атыла! Көн­дез үтеп киткәндә дә җан­ны иркәләрлек күре­неш, төн­лә ул тагын да матуррак булачак, билгеле. Килеп җиттек театр каршына, ә анда музыка да юк, фонтан да сүн­гән... Аптырап калуыбызны сизептер инде, дусларыбыз, әй­дәгез, Кремль тирә­ләрен урыйк дигән тәкъдим ясады. Кремль сәгатенең төн­ге уникене сукканын тыңлап, студент елларын искә төше­рә­селәре, ха­тирәләрен яңар­та­сылары килә икән. Вакыт шактый булганга, “Казан Кремле“ музей-тыюлыгына җәяү киттек.

“Казан Кремле“ музей-ты­ю­лыгында ачык һавада да экспозицияләр шактый булып чыкты. Иң тәэсирлән­дергәне – “Мәңгелек кеше” булгандыр, мөгаен. Ул Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал алырга мәҗбүр булган иҗат кеше­ләренә багышланган. Күргәз­мәдә моңа кадәр беркайда да басылмаган материаллар да шактый. Шулай итеп күз алдында Татарстанның 33 язучысы, композиторы, ар­тист­ларының үзәк өзгеч тарихы җанланды. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Габдрахман Әп­сәләмов, Фәрит Яруллин, Һи­даят Солтанов һәм башка күре­некле шәхесләр бар. Күргәзмәнең эшләнеше дә үзен­чәлекле: бөтен мәгълү­мат, шәхеснең портреты багана рәвешендә куелган. Сине һәрберсенең үткен карашы сыный кебек. Менә шул карашлар арасында йөреп, унике туларга биш минут калганны сизмәгәнбез дә икән. Әмма санаулы минутлар узса да, дулкынландыргыч миз­гел­­ләр­­не кичер­мәдек. Спас манарасындагы сәгать­нең телләре тавыш-тынсыз гына унике саны өстенә күчте.

Әллә Казанда граждан­нарның тынычлыгын саклау турындагы закон шулай төгәл үтәләме икән дип белешеп, шәһәр мэриясенә шалтыраттык. Мэриянең матбугат хез­мәте хәбәр иткәнчә, чыннан да, бу фикердә өлешчә хаклык бар икән. Г. Камал театры каршындагы фонтанның төнлә эшләмәвенең сәбәбе шул булып чыкты. Шулай итеп, Сәй­дәш музыкасын тыңлый-тыңлый фонтан белән хозурланасыгыз килсә, 7.30дан 22.00гә кадәр килергә кирәк. Көндезге 12.00дән 15.00гә кадәр техник тәнәфес ясала.

“Казан Кремле“ музей-тыю­лыгында исә курантлар һәр сәгать саен суга, ләкин кайвакыт төнлә техник төзеклән­дерү эшләре башкарыла дип аңлаттылар. Без шундый төн­гә туры килгәнбез икән.

Республика көнендә калада кунаклар тагын да ишәя. Казан аларны тагын нинди үзенчәлекләре белән сөен­дерер соң? Иң элек җәяү йөри торган урыннар артканын искәртеп китик. “Казан” милли мәдә­ният үзәге янындагы җәяү­леләр һәм велосипед белән йөрү юлларында төзеклән­дерү эш­ләре тәмамланачак. Ки­ләчәк­тә бу юллар “Миллениум” күперенә кадәр җитке­ре­ләчәк.

Җәяүлеләр өчен тагын бер матур урын су буенда урнашкан. Ул “Казан” никахлашу сарае тирәсендә. Элек кызыну урыны булган комлык хәзер ял итү урыны булып үзгәр­теләчәк. Комлык яшел газон белән каплана һәм дамбадан өч рәт булып утыртылган агачлар белән ышыкланачак.

Кунакларны Иске Татар бистәсенә дә алып барырга була. Анда авыл тормышын сурәтләгән “Казан ишегалды” скульптур композициясе урнашачак. Тора-бара урам “Манара”, “Вәли абый”, “Мотив” “Күнче” бәйгеләрендә җиңү яулаган әсәрләр белән дә тулыланачак әле.

Дөрес, Республика көненә кадәр Горький паркы төзек­ләнеп бетә алмас. Әмма беренче чираттагы эшләр монда да тәмамлану алдында. Ә бу – юллар тәртипкә китерелә, фонарьлар һәм эскәмияләр куела дигән сүз. Киләчәктә парк юллары сынлы сәнгать әсәрләре белән тулыланып, Казансу елгасының ярына кадәр сузылачак.

Сыннар дигәннән, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Ташлар аһәңе” дигән халык­ара симпозиум тәмамланды. Ул “Казан – төрки илләрнең мәдәни мәркәзе” елына багышланган иде. Төрле илләр­дән килгән сынчылар үзлә­ренең сәнгать әсәрләрендә милли традицияләрне чагылдырырга тырыштылар. Россия, Кырым, Башкортстан, Әзәрбайҗан, Төркия, Татарстан сынчылары цифрлы технологияләр чорында да этник тарих, рухи мирасның үз көчен югалтмаганын раслады. Симпозиум көннәрендә ясалган сыннар Казан Кремле тирәсендә дә, башка урамнарда да урын алачак.

Кунакларга милли Казанны күрсәтә алдыкмы соң без? Бу сорауны, кыенсынып булса да, үзләренә бирдек. Алар, бу урамнарга милли рух кайта, дип җавап бир­деләр. Әнә шул рухны раслардай күренешләр тагын да күбрәк булсын иде. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 106 | 23.07.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»