ЗЫЯТДИНОВ Азат Шәймулла улы 1939 елның 20 гыйнварында Татарстанның Арча районы Таузар авылында туган. Милләте – татар. Белеме – югары, Казан авиация институтын “Инженер-электромеханик” белгечлеге буенча тәмамлаган. Д.М. Менделеев ис. МХТИ аспирантурасын тәмамлаган. Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. Татарстан Республикасының атказанган химигы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек, “Тармак фәннәре һәм компьютер технологияләре предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә “2004 ел җитәкчесе” конкурсында җиңүче. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. XII чакырылыш (1990–1995) Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып сайланган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты. “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
ТР Дәүләт Советы рәсми сайтыннан
Сыркыдыдан кушуч туфрак
РӘШИТ МИНҺАҖ
2 июнь көнне башкалабыздагы Үзәк ял паркының дан аллеясында – күренекле кешеләр каберлегендә бик җылы тантана булды. Бер төркем зыялылар мәшһүр шагыйребез Һади Такташ каберенә әдипнең туган нигезеннән – Мордовия Республикасының Сыркыды авылыннан алып кайтылган туфракны салу мәрасимендә катнашты. Бу вакыйганың сәбәпчесе – Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов.
Берничә тапкыр мәҗлестәш булып утырганым бар. Шунда Габдулла Тукай, Сибгат Хәким шигырьләрен озак итеп яттан сөйләве белән гаҗәпләндергән иде ул. Баксаң, үзе дә шигырьләр яза икән Азат абый.
– Мин Такташны, Тукайдан кала, иң зур шагыйребез дип исәплим. Шуңа күрә Сыркыдыга баруны үзем өчен бәхет дип саныйм. Анда өч мәртәбә булу бәхетенә ирештем. Беренче тапкыр әдипнең туган ягына поездда шагыйрьнең 80 еллыгы җиткәндә барган идем. Ул вакытта шагыйрьнең яшьлеген яхшы хәтерләгән, туганнарын әйбәт белгән Заһидә әбидән күп кенә кызыклы вакыйгалар ишеткән идем. Шул хакта, әлеге сәфәрдән кайткач, “Авылыгыздан кабат үтәрмен” дигән мәкалә дә язып чыктым. Икенче юлы, шагыйрьнең 100 еллыгы алдыннан, 2000 елның августында улым белән машинада бардык. Беренчесендә, туган җирендә шагыйрь онытыла икән, дип сыкранып кайтсам, икенче баруымда шатлыгым эчемә сыймады. Кечкенәрәк булса да музей ачылган. Мәктәпкә Такташ исеме бирелгән. Шагыйрьгә бюст куелган. Бу эшләрнең матди ягын ул вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Камил Зыятдинов белән Мордовиянең сәламәтлек саклау министры Рафаил Аширов күтәргән икән (“Минтимер Шәриповичтан фатыйха алдым да коллегама – Рафаил Зәкиевичка мөрәҗәгать иттем. Ул бик теләп риза булды”, – дип сөйләде соңрак бу хакта тантанада катнашкан, хәзер Казан дәүләт медицина академиясе ректоры булып эшләүче Камил әфәнде. – Р.М.). Музейга материаллар җыю эшенә шушында мәктәп салдырган, 14 ел аның директоры булып торган Равилә Коновалова белән мордва кызы Марина Бадаева алынган. Кечкенәрәк булса да, күңел җылысы салынып, бик матур итеп җиткергәннәр аны. Икенче сәфәремнән кайткач, Һади Такташның “Киләчәккә хатлар”ына җавап итеп, биш шигъри хат яздым, – дип бик матур, тирән эчтәлекле шигырьләрен яңгыратты А.Зыятдинов.
Азат абыйның өченче баруы былтырның июнендә булган. Монысы инде әдипнең 110 еллыгына туры килә. Бу юлы аны шагыйрьнең туганы, Такташларның килене 80 яшьлек Сания Такташева озатып йөргән. Хәзер инде әдипнең туган нигезе авылдан бер чакрым ярым ераклыкта калган. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки XX гасыр башындагы биш мәчетле, 700 дән артык хуҗалыклы Сыркыдыдан хәзер нибары 60 лап кына йорт калган. “Сания апа күрсәтеп торды. Дөрес, гадел булсын дип шагыйрь нигезенең ике ягыннан берәр уч туфрак алдым. Билгеле, аны шагыйрьнең туган көнендә – кыш уртасында каберенә салып булмый. Җир җылынганын, гөлләр ачылганын көттем. Шагыйрь рухы сөенер инде”, – дип моңсу гына елмайды Азат абый.
Ә без, үз чиратыбызда, ике зыялыбызны – берсе химик, икенчесе табиб булган Зыятдиновларны затлы фамилияләре генә түгел, Такташка мәхәббәт тә берләштерүен күреп сөендек. Тантанадан кайтып килгәндә, Такташ яраткан усак яфраклары лепердәшә, дип зифа буйлы агачларга карап сокланды Азат абый. Әллә инде безгә Сыркыды җилләре килгән, бигрәк шаулыйлар, дип җөпләде аны академиядән килгән хезмәттәшләре.
P.S. Тантана ахырында Азат Зыятдинов үзен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итүен, ниһаять, башкалабызда Һади Такташка һәйкәл куелачагын (югыйсә бу турыда ун ел элек үк карар кабул ителгән иде инде), бу максатка бюджеттан акча бүлеп бирелүен хәбәр итте.
Vatantat.ru