поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗЫЯЛЫ СӘЙДӘ

Шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова) 1941 елның 27 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул туып күп тә үтми, сугыш башлана, әтисе Закир абзый фронтка китә һәм шул китүеннән инде кире кайтмый – сугыш кырында ятып кала. Шуңа күрә Сәйдәнең балачагы һәм үсмер еллары ятимлектә, күп яшьтәшләренеке кебек ачлы-туклы, күз яшьле авыр тормыш кысаларында уза. Шулай да белемгә омтылыш аны тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә: туган авылында – җидееллык, күрше Олы Нырсы авылы мәктәбендә урта белем алып, ике ел колхозда эшләгәч, 1963 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. 1968 елда университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Министрлар Советы каршындагы архив идарәсендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли, аннары күңеле тарткан, хыялында күптән йөрткән эшкә – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә, соңга таба редакциянең бүлек мөдире вазифаларын башкара. Язучының беренче әдәби әсәрләре дә нәкъ менә шушы газетада эшләгәндә дөнья күрә башлый. Ул 1977 елда Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә.

1983–1992 елларда С.Зыялы «Сөембикә» журналында әүвәл әдәбият бүлеге мөдире, аннары журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта бер-бер артлы «Тугрылык», «Саба җиле» дигән поэмалары һәм шәлкем-шәлкем шигырьләре басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан һәм яшь авторларның әсәрләре тупланган «Беренче карлыгачлар» җыентыгында «Җыелмаган җиләк» дигән гомуми баш астында шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла, 1991 елда исә «Айның тулган чагы» исемле беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә.

С.Зыялы проза әсәрләре – повестьлар («Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту»), хикәяләр («Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б.), публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Үзенчәлекле әдәби образлар һәм вакыйгалар аша үзенең тормыш гаме, яшәү мәгънәсе турындагы уй-фикерләрен, фәлсәфи карашларын гәүдәләндергән бу әсәрләрнең бер өлеше аның 2001 елда нәшер ителгән «Кайнар сукмаклар» исемле проза китабында урын ала.

1991 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

С.Зыялы – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Айның тулган чагы: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 3000 д.
Кайнар сукмаклар: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 192 б. – 3000 д.
Ачылмаган бөре: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 191 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәрәфи Г. Хисләргә тирәнлек бир, каләм! // Казан утлары. – 1990. – № 4. – 148–149 б.
Гыйззәтуллина Ф. «Айның тулган чагы» // Соц. Татарстан. – 1991. – 20 авг.
Хуҗин М. Ямь һәм гамь // Казан утлары. – 2001. – № 2. –119 б.
Сафина Н. Ярый әле һәр ел язлар килә // Сөембикә. – 2001. – № 3. – 5 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»