поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗӘНКИЕВ ЯКУБ

(1917–2003)

Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк затлы-зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Үзе дә гомерен күңелләргә яктылык өләшүгә, мөгаллимлек итүгә багышлый. 40 елдан артык балаларга аң-белем, ныклы тәрбия бирүче Якуб ага Зәнкиев «Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Себердә, үзе яшәгән төбәк мәктәпләрендә балаларны татар әдәби телендә укыту буенча да сокланырлык уңышларга ирешә.

Бер үк вакытта Я.Зәнкиев журналистика, әдәби иҗат эше белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның көн кадагына суккан үтемле язмалары, очерк-зарисовкалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре район-өлкә матбугатында, Татарстанда чыгучы төрле газета-журналларда әледән-әле күренеп тора. Бер үк вакытта ул үзен фольклорчы буларак та таныта. Укучыларыбызны Төмән татарлары хәяты, гореф-гадәтләре, татар әдәби телендә борынгы төркилек чалымнары аеруча нык сакланган Себер шивәсе белән якыннан таныштыра.

Якуб Зәнкиев укучыларга «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнары, «Кайчы колак» кебек хикәяләр җыентыклары белән таныла.

1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Иртеш таңнары» романы өчен Якуб Зәнкиев 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге исә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләре белән бәяләнә.

Ул 2003 елның 7 мартында бакый дөньяга күчә.

Я.Зәнкиев – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Иртеш таңнары: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 672 б. – 1600 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мортазин М. Иртеш ага да ага... // Татарстан яшьләре. – 1989. – 26 авг.
Әхмәтова-Урманче Ф. Беренче сукмак // Ватаным Татарстан. – 1994. – 21 окт.
Хәбибуллина Л. Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романының идея-сәнгать көче // Яңарыш. – 1997. – 1 апр.
Алишина Х. Себер татарлары елъязмасы: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы // Мәдәни җомга. – 1997. – 11 апр.
Хәмитев Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. – 2001. – № 18.
Хәмитев Г. Ул Себернең асыл егете // Мәгърифәт. – 2001. – 6 апр.
Хәбибуллин Х. Чын мәхәббәт бармы? // Казан утлары. – 2002. – № 2. – 182–184 б.
Әхмәтова-Урманче Ф. Хәзинәдар // Мәдәни җомга. – 2002. – 5 апр.
Речекбаева Р. Онытылмас олуг зат // Яңарыш. – 2003. – 4 апр.
Хәмитев Г. Үлчәшмичә гадел булып // Шәһри Казан. – 2003. – 7 май.
Хатипов Ф. Ерактагы якын Себер // Мәдәни җомга. – 2007. – 11 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»