|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЗӨЛКАРНӘЙ ЛӘИСШагыйрь һәм хикәяче Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында колхозара ГЭС эшчесе – электрик гаиләсендә туа. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2003 елдан башлап Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес эшенә күчә. |
Иң күп укылган
|