|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЗӨЛКАРНӘЙ ФӘИЗ
(1951-1997)
Фәиз Мәүлит улы Зөлкарнәев 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында колхозара ГЭС эшчесе — электрик гаиләсендә туган. Балачагы Ык буена урнашкан шул Сөендек авылында һәм әтисенең туган авылы Саскүлдәуза. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970—1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта— колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974—1979 елларда ул —Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан АССР Культура министрлыгының Фәнни-методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр — социолог, аннары, 1980—1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның августыннан ул — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә эшләде.
Фәиз Зөлкарнәев — җитмешенче еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре — шагыйрь Р. Фәйзуллинның иҗат портреты —1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә Шуннан бирле Ф. Зөлкарнәевнең яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкалә, эссе һәм рецензияләре республика газета-журналларында даими рәвештә басылып тора. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем?» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары тупланган җыентыгы чыкты. Фәиз Зөлкарнәев—1985 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Кешем, асылың кем?: Әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары,— Казан: Таткитнәшр., 1984.—128 б. 1000.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|