поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗӘКУАН РӨСТӘМ

Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа.

Рөстәм туган авылы Үчәлледә сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм район газетасы «Маяк»та басыла башлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975–1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Университетта актив җәмәгать эше алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара.

Әмма аның киләчәк тормышы башка эздән кереп китә. Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә инде 1985 елда аны районның иң артта калган «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелә.
Табигый ки, Рөстәм Зәкуанның бүгенге әсәрләрендә тасвирланган авыл кешесенең уй-кичерешләре, язмышы, авылның үткәне һәм бүгенгесе, – аның егерме ел авылда үткәргән гомеренең иҗади чагылышы булып тора.

2000 елда Рөстәм Зәкуан Әлмәт шәһәренең «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсенә директор урынбасары итеп эшкә чакырыла, ләкин туган як кире үзенә тарта. 2001–2004 елларда ул кабат Чатыртаулы Азнакайда. Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаковның беренче урынбасары буларак баштанаяк эшкә чума. 2004 елда Татарстан Дәүләт советы депутаты булып сайлангач, Дәүләт советының икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Актив җәмәгать эшләре алып бару белән бергә татар шигъриятендә үзенең сүзен укучыга җиткерергә омтыла.

Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле.

Р.Зәкуан – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшәү мәгънәсе: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Корбан. – Казан: Рухият, 2007. – 239 б. – 2000 д.
Авыл моңы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 150 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйлемханов Р. Ут борчасы // Татарстан яшьләре. – 2004. – 17 гыйнв.
Мансуров З. Р.Зәкуан иҗаты турында // Мәдәни җомга. – 2007. – 7 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»