|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ЖАРГОННАРКомпьютерчылар сөйләшкәнен читтән генә тыңлап торсаң, әллә нинди кызык сүзләр ишетәсең. Рәсми терминологиядә андый сүзләр юк та сыман, әмма, ни гаҗәп, алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар. Ярый ла «тычкан» сүзен бөтен кеше куллана. Ә башкаларын? Икенче төрле әйткәндә, компьютерчыларның үз жаргоннары бар. Алар һәр төшенчәгә үз исемнәрен бирергә яраталар. Шундый юмор хисле компьютерчылар компаниясенә эләксәгез, аларның телен белү комачауламас. |
Иң күп укылган
|