поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗАРИПОВ РӨСТӘМ

Рөстәм Зәет улы Зарипов 1952 елда Татарстанның Саба районы Түлешкә авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1974 елда Саба урта мәктәбен тәмамлап, Казан төзүче инженерлар институтына укырга керә. Институтны тәмамлап чыккач, үз белгечлеге буенча хезмәт юлын башлый: юл төзүче мастер, төзелешкә бәйле оешмаларда инженер, өлкән инженер, баш инженер, төзелеш оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкара. 1984–1990 елларда Мөслим милиция бүлегендә сәяси эшләр буенча башлык урынбасары булып эшли, аннары озак еллар буена әүвәл Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр идарәсе башлыгы урынбасары һәм «Газпром» акционерлык ширкәтенең җаваплылыгы чикләнгән «Таттрансгаз» җәмгыятендә техник күзәтү инженеры сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.

Р.Зарипов мәктәп елларыннан бирле әдәби иҗат эше һәм музыка белән мавыга. 1976 елда «Идел» альманахында аның «А-у-у-у» дигән беренче хикәясе дөнья күрә, соңга таба хикәяләре һәм шигырьләре белән башка матбугат басмаларында да исеме еш күренә. 1978 елда иҗат иткән «Тамчы гөл» (җыры белән көе дә үзенеке) халык арасында нык таныла. Аның үз сүзләренә язган башка көй-җырлары да бар («Алфавит», «Мөһаҗир җыры», «Бүре» һ.б.).

Рөстәм Зарипов Татар Иҗтимагый Үзәкнең (ТИҮ) Мөслим бүлекчәсен җитәкли, ТИҮ корылтайларында катнаша. 1999 елда аның Казандагы «Мәктәп» нәшриятында эчтәлеге-рухы белән милли яңарыш идеяләрен чагылдырган мәкаләләре, шигырьләре һәм юморескалары тупланган «Тамчы гөл» дип исемләнгән беренче китабы басылып чыга. 2004 елда исә Татарстан китап нәшриятында шул ук исем белән авторның икенче китабы да дөнья күрә. Монысында проза, шигъри әсәрләре, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре белән беррәттән, язучының бер пьесасы да урын алган.

Р.Зарипов – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тамчы гөл: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 206 б. – 2000 д.
Чыңгыз хан китергән бәйрәм: публицистика. – Казан: Фән һәм техника, 2007. – 316 б. – 1000 д.
Әфлисун җиле: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 95 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кыдашева З. Безнең Рөстәм китап чыгарган // Татарстан яшьләре. –2004. – 27 март.
Лотфуллина Й. Йөрәгеннән чыга аның моңнары // Шәһри Чаллы. – 2004. – 16 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»