поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗАРИПОВ МАРСЕЛЬ

Марсель Харис улы Зарипов 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында укытучылар гаиләсендә туа. Балалык еллары шул районның Петровка авылында уза, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1946–1951 елларда Петровка спирт заводында эшли. 1951–1955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсенең бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм нефть промыселларында эшли.

Шушы елларда аның җирле һәм республика матбугатында беренче мәкаләләре күренә башлый. 1958 елда М.Зариповны Әлмәт шәһәр газетасына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шушы вакыттан алып ул профессиональ журналист һәм язучы. 1962–1966 елларда М.Зарипов «Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли. Бу елларда экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты факультетын читтән торып тәмамлый.

Аның беренче хикәяләре һәм очерклары («Дед Матвей», «Новенький», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц») республика һәм җирле матбугатта басылып чыга. М.Зарипов кечкенә мәкаләләрдән соң документаль һәм матур әдәбият әсәрләре яза башлый. Аның «Родники черного золота» (Р.Сабиров белән бергә язылган), «От Ульяновска до Казани» (Ж.Миндубаев белән бергә язылган) китапларын әдәбият сөючеләр яратып укыйлар. М.Зарипов «Девятая высота», «Жнецы», «Чужой медовый месяц», «Летняя командировка», «Ордер на квартиру», «Звездный час Нижнекамска», «Вершины», «Выгодный оборот», «Черное сокровище», «Поучительные потешки», «Сок с росы небесной», «Год на пасеке», «Бремя престола» исемле китаплар авторы. Рус теленә ул Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» («Завещание», 1966), Г.Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш», 1973), Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» («Итель-река течет», 1978), В.Нуруллинның «Аккан су юлын табар» («С ношей гору не обходят», 1982) һәм башка татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә.

М.Зарипов әдәби иҗат белән шөгыльләнсә дә, журналистика өлкәсен дә читкә тибәрми. Ул чирек гасыр «Советская Россия» газетасының Татарстан буенча махсус корреспонденты булып эшли һәм анда республика тормышына багышланган, үткен икътисад һәм социаль мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра.

Журналистика өлкәсендәге уңышлары өчен М.Зарипов Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек була. Ул – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

М.Зарипов – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чужой медовый месяц: рассказы и повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 132 с. – 15000 экз.
Мы из Казани, с Волги…: очерки / соавт. Г.Ахунов. – М.: Сов. Россия, 1971. – 236 с. – 30000 экз.
Девятая высота: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 119 с. – 15000 экз.
От Ульяновска до Казани: очерки / соавт. Ж.Миндубаев. – М.: Искусство, 1976. – 151 с. – 75000 экз.
Вершины: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 320 с. – 5000 экз.
Звездный час Нижнекамска: докум. повествование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 288 с. – 15000 экз.
Выгодный оборот: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 278 с. – 8000 экз.
Медовый рай: повесть, рассказы, очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 61 с. – 15000 экз.
Сок с росы небесной: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 414 с. – 10000 экз.
Черное сокровище: в 2-х т.: докум. эпопея. – М.: ИП Радиософт, 1998. – 318 и 414 с. – 3000 экз.
Поучительные потешки: анекдоты. – Казань: Волга-Урал, 2001. – 42 с. – 1000 экз.
Бремя престола: докум. повесть. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 230 с. – 1500 экз.

* * *
И кадерле туган як: Татарстан буйлап сәяхәт / соавт. Г.Ахунов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 256 б. – 7000 д.
Кара алтын чишмәсе: очерклар / соавт. Р.Сабиров; кереш сүз авт. Г.Ахунов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 224 б. – 2000 д.
Җәйге командировка: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 160 б. – 10000 д.
Уракчы егетләр: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 184 б. – 10000 д.
Үзеңнеке – үзәктә: повесть / тәрҗ. Я.Халитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 120 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Габиди А. Биеклекләр әйдәп торсын! // Татарстан яшьләре. – 1981. – 27 окт.
Мостафин Р. Түбән Каманың бәхетле язмышы // Казан утлары. – 1982. – № 3. – 156–158 б.
* * *
Давыдов В. В семье российской, братской // Лит. Россия. – 1971. – 20 авг.
Верин Л. Знакомьтесь, Татария // В мире книг. – 1972. – № 5.
Гудов И. Могучий Союз // Книжное обозрение. – 1972. – № 22.
Махмутов А. «Где пел Сайдаш, писал Такташ» // Лит. газета. – 1972. – 13 дек.
Павлова Г. Книжное обозрение // Новый мир. – 1972. – № 12.
Магдеев М. Книжное обозрение // Волга. – 1973. – № 1.
Махмутов А. У книжной полки // Сибирские огни. – 1973. – № 9.
Андреев Н. Его герои – нефтяники // Сов. Татария. – 1976. – 6 июля.
Иванов Д. Понять человека // Лит. Россия. – 1976. – 8 окт.
Мустафин Р. Партийный взгляд публициста // Сов. Татария. – 1981. – 13 окт.
Габиди А. Пути к вершинам // Сов. Татария. – 1982. – 11 мая.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»