|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ЗАРИФ ФИРДӘВЕС
Язучы-прозаик Фирдәвес Зариф (Фирдәвес Зәбихулла улы Зарифуллин) 1961 елның 25 декабрендә Татарстанның Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Күгеш авылында туа. 1977 елда Күгеш сигезьеллык, 1979 елда Норлат урта мәктәпләрен һәм 1980 елда Казанда һөнәри училище тәмамлаганнан соң, пассажир автотранспорты предприятиесендә һәм «Оргсинтез» җитештерү берләшмәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Белемен арттыру нияте белән 1984 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә һәм, кереш сессия узуга, Көнбатыш Себергә – Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә китеп, шахтага җир асты тау эшчесе булып урнаша. (Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген ул 1990 елда тәмамлый.)
1986 елда Ф.Зариф Казанга әйләнеп кайта: башта партиянең Татарстан өлкә комитеты нәшрияты матбагасында басучы (печатник), аннары Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубы директоры һәм Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1994 елда «Мирас» журналы редакциясенә бүлек мөхәррире булып күчә. 1995 елдан бирле ул әлеге журналның баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.
Фирдәвес Зариф балалар әдәбияты өлкәсендә дә нәтиҗәле иҗат итә. Балалар өчен язган хикәя һәм әкиятләрендә ул яшь буынга милли-әхлакый тәрбия бирүне, балалар күңеленә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт сыйфатларын сеңдерүне максат итеп куя («Татлы җәй» җыентыгы, 2002).
2003–2004 елларда Ф.Зарифның повестьлары һәм хикәяләре тупланган тагын ике китабы дөнья күрә («Мин көтәрмен сине...», «Пар дулкын»).
Ул – тәҗрибәле журналист, укучыларга әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Кол Гали исемендәге Халыкара премияләр комитеты рәистәше, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә торган «Сабыйга» журналының редакция советы әгъзасы.
Ф.Зариф – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге, 2003 елдан Язучылар берлекләренең Халыкара бергәлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Татлы җәй: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Инновацион технологияләр үзәге, 2001. – 16 б. – 3000 д.
Мин көтәрмен сине…: повесть. – Казан: Мастер-Лайн, 2003. – 48 б. – 1000 д.
Пар дулкын: повестьлар, хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 207 б. – 3000 д.
Чишмә: хикәятләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 23 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Хәбибуллин М. Хикәя турында хикәят // Мирас. – 1998. – № 1. –134–135 б.
Гаффар Ә. Иҗат чишмәсе // Мирас. – 1998. – № 9. – 150–152 б.
Бәдигый Х. Олы юлда // Мирас. – 1999. – № 7. – 116–130 б.
Сәгъдулла Ш. Киләчәгебезне бүгеннән кайгыртыйк // Ватаным Татарстан. – 2002. – 17 июль.
Хуҗиәхмәтов Ә. Бәрәкәтле иҗат // Ватаным Татарстан. – 2002. – 4 окт.
Гарипова Х. Язмышка ялгызлыкны иш итмик! // Мирас. – 2002. – № 11. – 156–157 б.
Галиев Ш. Теңгел-теңгел, тең-тең // Сабантуй. – 2002. – 5 окт.
Гыйззәтуллин Р. Талантлы әсәр // Мирас. – 2003. – № 10. – 149–151 б.
Мәхмүдов Ә. Шатлыклы буламы яшьлекнең күз яше? // Мирас. – 2004. – № 3. – 84–87 б.
Нуруллин В. Ул аны көтәр иде // Мирас. – 2004. – № 4. – 108–110 б.
Гарипова Х. Кешеләр, акылыгызга килегез! // Ватаным Татарстан. – 2004. – 9 июнь.
Әхмәдуллин А., Хуҗиәхмәтов Ә. Әсәрләрендә – милләт язмышы // Татар иле. – 2005. – № 8 (февр.).
|
|